Дөнья чемпионаты — 2018

2018 елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты яңалыклары

«Казан»га юллар төрле яктан ачыла

“Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкны Җанатарлар фестиваленә әзерләү эшләре тәмамлана. Әлеге вакыйга шәһәргә бик күп мөһим инфраструктура объектлары бүләк итәчәк: Бондаренко урамы 4 полосага кадәр киңәйтелә, Чистай урамыннан “Казан”га юл ачыла, Декабристлар урамында “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән “Казан”га кадәр төзекләндерелгән бульвар барлыкка килә.

Алга таба

3

Эльмира Кәлимуллина чемпионатта кем өчен җан атачак?

Дөнья чемпионаты илчесе кем ул һәм аның вазыйфасы нидән гыйбарәт? Футбол мундиале илчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина бүген «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты.

Алга таба

art-myach-vorota-igra-futbol (1)

Футбол буенча чемпионат уеннарын бушлай карап булачак

Бүген «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында футбол буенча чемпионаты вакытында «Казан» гаилә үзәге территориясе янында узачак җанатарлар фестивале турында сөйләделәр. Журналистлар белән очрашуга республиканың премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Казан башкарма комитетының беренче урынбасары Дамир Илдус улы Фәттахов килгән иде.

Алга таба

IMG_0795

Җырчы Айнур Каюмов футбол буенча дөнья чемпионаты турында (видео)

Еш кына безнең редакциябезгә кызыклы шәхесләр килеп китә. Һәм без һәрвакыт аларны шатланып каршы алабыз. Видеода җырчы һәм спортсмент Айнур Каюмов якынлашып килүче футбол буенча дөнья чемпионатыны турында үз фикерен белдерә.

Алга таба

“Казан” милли-мәдәни үзәге каршында төзелеш кайчан бетәр?

“Казан” милли-мәдәни үзәге каршында җир асты паркингы төзү барышында төзекләдереләчәк территорияне Фукс бакчасына кадәр киңәйтәләр. Хәзер ул 30 мең 88 квадрат метр тәшкил итә. Әлеге карар Казан Мэры Илсур Метшин уздырган күчмә киңәшмә вакытында кабул ителде.

Алга таба

Камал театрына 50% ташлама белән йөр!

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры футбол җанатарлары өчен үзенчәлекле акция игълан итә. Акция шартлары буенча, театр кассасында җанатар паспортын (FAN ID) күрсәткән очракта билетлар 50% ташлама белән сатыла.

Алга таба

Футбол буенча дөнья чемпионаты турында актуаль сорауларга җаваплар

 Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанда кемнәр уйнаячак һәм бездә кайсы командалар яшәячәк, дип сораулар әле дә килә тора. Шулай инде без, теге яки бу чара якынлашкач кына, аның турында кызыксына башлыйбыз һәм хәтта уеннарга барырга да теләк туа.

Алга таба

3

Алексей Песошин: Казан дөнья чемпионатын уздырырыга әзер!

Казан FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты кубогы турын кабул итә. Дөнья беренчелегенең төп трофее белән махсус чатыр Меңьеллык мәйданында ачылды – беренчеләрдән булып кубокны Казан Мэры Илсур Метшин каршы алды. Өч көн дәвамында казанлылар чемпионатның чиста алтыннан эшләнгән оригиналь кубогын күрә һәм аның фонында фотога төшә алачаклар.

Алга таба

кубок