Гөнаһлы тау сере

Әй, рәхәт тә булды соң бу бәйрәм яллары! Дөнья мәшәкатеннән азга гына булса да арынып, үз көеңә генә ял итүгә ни житә? Бала-чаганы да, әти-әниләрне дә рәхәт басты. Ни дисән дә, әче таңнан торып, ачылып бетмәгән кузләренә «шырпы кыстырып» кайсын мәктәпкә, кайсын бакчага урнаштырып, шәһәр бөкеләрен ерып эшкә чабу «әпипә» көенә бию белән бер ләбаса…

Көтеп алган ялларда гаиләң белән бергә ял итүдән дә рәхәт нәрсә юктыр. Ходайнын рәхмәте, кыш та безнең бала вакыттагыча мул кары белән сөендерде. Кышкы чатнама суыкта да кояш нурлары иркәләп жанга рәхәтлек өсти. Бала-чагаларыбызның чыр-чу килеп тау шуганын карап торып йөрәк түзәме соң инде?!

Кылт итеп бала вакытымдагы бер вакыйга исемә төште бит…

Нәкъ бүгенге көн кебек кояшлы кышкы көн. Дәү әни миңа бик жаваплы эш кушты. Элек ерак туганнар, дуслар арасында посылка салу гадәте бар иде. Хатлар еш килгәләсә дә, посылкалары бик сагындырып кына килә иде шул. Әле анысы да бик сирәк кешеләргә, зарыктырып кына… Менә бәхет, дәү әнинең Мәскәүдәге дусты Сания ападан посылка килгән!

Миңа шуны почта ташучы апалардан барып алу эше йөкләнде. Утыргычы буйлы агач рәшәткәләр белән ясалган артлы тимер чанам бар иде. Мондый яхшы транспорт булганда, күтәргесез посылкалар безгә чуп кенә. Әле барасы юлым да искиткеч шәп. Тау башыннан чанама утырам да, чыжылдап кына күпер төбенә кадәр төшеп тә җитәм. Бу юлы нинди тәмлүшкәләр бар икән? Гадәттә, зәңгәр калай савытта куертылган сөт, сары тышлы зур фил төшерелгән һинд чәе, матур фантиклы тәмле «Маскарад» конфеты һәм өшемәсен дип, тукымаларга төрелгән әфлисуннар килә. Хыялларга бирелеп тау башына килеп тә җиткәнмен бит. Ике рәхәт берьюлы килүдән куанычым эчемә сыймый. Инде «разгон» алып, таунын яртысына җиттем генә дигәндә, ни күзем белән күрим: тауның астында бәкедән су алып менеп килүче көянтә-чиләген аскан Галия апа пәйда булды! Я Хода, инде нишләргә?! Бар көчемә кычкырам: «Галия апааай, кит юлдан, киииит, туктый алмыйм биииит!!!» Шөкер, ишетте бугай, суларын чайпалта-чайпалта кырыйга чыгып азаплана. Мин дә ситуацияне кулга алып, үземчә, аякларым белән тимер атымның тизлеген киметергә тырышам. И гөнаһым шомлыгы, мин уңга каерсам, Галия апа да уңга чыга. Инде бар көченә ыжгырып барган чанамны көч- хәл белән сулгарак борсам, ул да бу як юлны сайлый. Секундлар эчендә ни булганын да абайламый калдым, жәмәгать. Очып барган хуттан башыма ниндидер каты әйбер бәрелгәнен чамалыйм, куркуымнан өстемә бер чиләк әллә бозлы, әллә кайнар су койган кебек тә булды шунда. Бар да томан эчендә… Мүкәләп торып башымны күтәрүем булды, миннән өч метрлап читтә «Ай, билем, вай билем» дип төрле якка чәчелгән көянтә-чиләкләр арасында торырга мәтәшеп азапланучы апа шәйләнде. Әлеге «юл һәлакәте»ннән шыпырт кына качып китү мөмкинлеге дә бар иде югыйсә, кем баласы сугып екканын да белми калыр иде. Булмый шул, ярамый… Куркып кына янына килдем, торырга булыштым, өсләрен дә каккалагандай итенәм. Үзем, көянтә белән ярмаса ярар иде, дип тә шөллим… Башымны иеп, гафу сораудан  гайре нишли алам соң?!

Дәү әнигә посылканы алып кайтып тапшырдым. Куркуымнан бер атна буе урамга тау шуарга да чыкмадым. Капкабыз ачылган саен дерт итеп сикереп китә идем. Менә Галия апа килеп керер дә, өйдәгеләргә минем зур гөнаһымны сөйләр диеп, котым очып утырганнарым истә.

Гомерләр үтеп, инде дәү әни дә, Сания апа да арабызда күптән юк. Галия апа да бер-ике ел элек мәрхүм булды, безнен зур серебезне ул мәңгелеккә үзе белән алып китте. Искә алу рухларына дога булып барсын иде!

Ә көн чыннан да искиткеч! Тормыш дәвам итә. Тау шуып кайтучыларны минем балачак истәлеге — тәмле һинд чәе белән табын түрендә балкып утыручы әфлисуннар көтә.

сани2

Комментарийлар

  1. Айнур
    Фев 26, 2018 @ 16:41:49

    Милеуше,ай-яй кызык вакыйга булган бу!
    Искитеч матур истэлек!

  2. Эльмира Г.Т
    Фев 26, 2018 @ 16:51:19

    Шэп язма!!! Мин дэ балачактагы тау шуу вакытына «кайтып» килдем.

Комментарий язарга