Чебурек пешерәбезме?

Декабрь – ит сезоны. Бердән, салкын кышны иттән башка сау-сәламәт уздырып җибәрү, ай-һай, кыенлык тудырса, икенчедән, суык кыш мал-туарны да каты сыный – авырлыкларын, шуның белән ит сыйфатын югалтуга китерә.

Монысы кереш сүз иде, әлбәттә. Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, кышын ит җитәрлек, тәмле ашыйсы килә, чебурек пешерергә уйладым. Белепме, күптән түгел генә Кырымда ял итеп кайткан танышым берсеннән-берсе авыз суларын китерә торган чебурек фотоларын җибәргән иде. Кырым татарлары шулкадәр тәмле итеп пешерә әлеге ризыкны дип тә өстәде…

22a4fa1c-4afa-4496-9c35-0dd85c19b2ed

Кырымныкы булмаса да, искиткеч тәмле килеп чыкты мин пешергәне дә, телеңне йотарлык менә! Мин моның белән Америка да ачмыйм, шок хәлендә калдырырлык яңа рецепт та язмыйм, бары тик үз тәҗрибәм белән генә уртаклашам. Бер вакыт табып, пешереп карагыз әле. Бәлки сез чебурекны башка ысул белән пешерәсездер, рәхим итеп язып җибәрсәгез иде.

da188c27-a7c2-4fa3-81ed-2abb414cb1a1

Камыр өчен: ярты кило онга бер йомырка, 0,3 л су, бераз тоз салабыз.

Иң башта аерым савытка йомырка салып, аңа тоз һәм су өстәп, яхшылап туглыйбыз. Шуңа, әкренләп, онны өсти барып, бик каты итмичә генә камыр басабыз. Шуны полиэтилен пакетка салып ярты сәгатькә суыткычка тыгып торабыз. Шул арада эчлекне әзерлибез.

Эчлек өчен: 600 г ит (мин сыер ите алдым), 2-3 баш суган, 2-3 аш кашыгы аш шулпасы, кирәгенчә тоз, борыч.

Итне һәм суганны иттарткыч аша чыгарабыз, тоз, борыч өстәп, каты булмасын өчен шулпа салып яхшылап болгатабыз.

Суыткычтагы камырны алып тигезләп җәябез, түгәрәкләр кисеп, эчлекне салып, формага китерәбез. Шуларны майда кыздырасы гына калды.

Пешкән чебурекларны майдан алгач кәгазь салфеткаларга куеп торырга кирәк. Болай иткәндә артык май кәгазьгә сеңеп кала.

чибурек

Идел Кызы

Комментарий язарга