Зәңгәр чәчәкләр

Сез, табигатьнең җанлануы белән әйләнә-тирәнең башта ак һәм алсу, артыннан зәңгәр һәм ачык шәмәхә, соңыннан сары, кызыл һәм башка куе төстәге чәчәкләр белән бизәлгәнен абайлаганыгыз бар идеме?

Кара диңгез бүлгесенең табигате дымлы һәм уртача климаты аркасында яшелнең барлык төсмерләрен үзендә сыендыра һәм язын, чираты белән, алда саналып киткән төстәге чәчәкләр белән бизәлә. Сезне Кадыралак җәйләвен бизәгән әнә шул зәңгәр чәчәкләр белән таныштырам.

Кадыралак җәйләве – Трабзон шәһәренең көнбатышындагы бер бүлгесе булган Тоньядан 9 чакрым ераклыкта, якынча 1300 метр югарылыкта урнашкан бер җәйләү. Мондагы җир, кардан арынгач, искиткеч матур зәңгәргә төренә.

Зәңгәр чәчәк (лат. Scilla)1 Спаржевые (лат. Asparagaceae) семьялыгына керә һәм умырзая2 чәчәгенә охшаган. Шуңа күрә күпләр аны “зәңгәр умырзая” дип тә атый. Төркиядә бу чәчәкләрне җирле халык “зәңгәр йолдыз чәчәге”3 дип йөртә. Чәчәкләре зәңгәр йолдызга охшаган, әмма зәңгәр йолдыз чәчәге башка семьялыкка керә.

Сцилла чәчәкләре киң таралган дип язалар, Төркиядә дә танышлар берничә җирдә күргәннәрен сөйләделәр, әмма үзем гомеремдә беренче тапкыр Кадыралак җәйләвендә күрдем һәм күргән гүзәллеккә хәйран калдым! Тау битләвендә җәелгән бу зәңгәр келәм бары тик 15 көн тора. Быел бу чор 25 март – 8 апрель арасына туры килде. Гадәттәгечә бик күпләрне: якын-тирәдә яшәүчеләрне, табигать сөюче һәм өйрәнүчеләрне, фотографларны үзенә җәлеп итте.

Искәрмәләр:

1mavi çiçek: лат. Scilla, лат. Asparagaceae (Спаржевые) семьялыгына керә; рус. сцилла, пролеска, җирле халык арасында “голубой подснежник”

2kardelen: лат. Galanthus, лат. Amaryllidaceae (Амариллисовые) семьялыгына керә; рус. подснежник

3mavi yıldız çiçeği: лат. Amsonia Orientalis, лат. Apocynaceae (Кутровые) семьялыгына керә; рус. амсония, “голубая звезда Америки”

Сүз уңаендан, зәңгәр йолдыз чәчәкләре Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе (IUCN: International Union for Conservation of Nature) тарафыннан ифрат юкка чыгу куркынычы янаган үсемлекләр категориясенә (Cr: Vahim) кертелгән. Аларны Төркиядә Истанбул, Бурса һәм Балыкесир шәһәрләренең кайбер бүлгеләрендә бик сирәк очратып була.

1 2 3 4 5

Фотолар өчен профессиональ фотограф Али Фатих Акчайга рәхмәт!

Комментарий язарга