Көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерлек башлана

Көрәш буенча дөнья чемпионаты бер үк көнне башта Теләчедә, аннан Миңгәрдә узачак. Россия җыелмасы көрәшчеләре инде чемпионатка әзерләнә дә башлаган.

Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, көрәш буенча дөнья чемпионаты көннәре тәгаенләнгән. Дөньяның төрле илләреннән көрәш батырлары Казанга 15 июньдә килеп, теркәлү һәм үлчәнү узарга тиеш. 16 июньдә спортчылар Теләченең «Батыр» спорткомплексына килеп бил алыша башлаячак. Финал очрашулары исә шул ук көнгә атаклы Миңгәр Сабан туена билгеләнгән.

Чыганакларыбыз хәбәр иткәнчә, Россия җыелма командасы 13 май көнне Казанда җыеннары уздыра башларга ниятли. Әлегә төгәл состав билгеле түгел. Билгеле булганча, җыелма команда Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча билгеләнгән иде. Әмма Айвар Билалов җәрәхәт алу сәбәпле, дөнья чемпионатында катнаша алмаячак. Шуңа күрә 100 кг.га кадәр авырлыкта Татарстаннан Булат Мусин яки Башкортстаннан Айнур Сыртаев чыгыш ясарга мөмкин, дигән сүзләр йөри. Мөгаен, алар арасында «прикидка» ясалыр. Шулай ук Сергей Павлик та дөнья чемпионатында катнаша алмаячак. Беренчедән, җәрәхәт алган, икенчедән, дөнья чемпионатында авырлык категорияләре 130 кг. белән чикләнәчәк. Димәк, Муса Галләмов Россия данын якларга мөмкин.

Шулай ук Россия җыелмасы составында Азат Нурмөхәммәтов, Ренас Кәлимуллин һәм Илмир Төхвәтуллиннарның чыгыш ясавы көтелә. Ярышлар җиде үлчәү категориясендә узачак.

3

2015 елда дөнья чемпионатында Россия җыелмасы менә шул составта чыгыш ясаган иде.

Комментарий язарга