Черчесов һәм Ко: ниләр көтәбез?

18 май көнне футбол буенча Россия җыелма командасы дөнья чемпионатына әзерләнүнең соңгы — хәлиткеч этабын башлап җибәрә. Әйе, җыелма командага чакырылган кайбер уенчылар буенча да, чакырылмаучылар буенча да сораулар бар.

Хәбәр иткәнебезчә, 11 май көнне Станислав Черчесов җитәкчелегендәге тренерлар штабы дөнья чемпионатының хәлиткеч өлешенә әзерләнәчәк уенчылар исемлеген игълан итте. Исемлек бик үк гадәти түгел, ул ике өлештән тора. Беренчесенә Новогорск һәм Австриядә узачак җыеннарга юл тотачак уенчылар кертелгән. Менә алар:

Капкачылар: Игорь Акинфеев (ЦСКА), Владимир Габулов («Брюгге», Бельгия), Сослан Джанаев («Рубин»), Андрей Лунев («Зенит»);

Сакчылар: Владимир Гранат, Руслан Камболов, Федор Кудряшов (өчесе дә — «Рубин»), Илья Кутепов («Спартак»), Роман Нойштедтер («Фенербахче», Турция), Константин Рауш («Динамо»), Андрей Семенов («Ахмат»), Игорь Смольников («Зенит»), Марио Фернандес (ЦСКА);

Ярымсакчылар: Юрий Газинский («Краснодар»), Александр Головин, Алан Дзагоев (икесе дә — ЦСКА), Александр Ерохин, Далер Кузяев, Юрий Жирков (өчесе дә — «Зенит»), Роман Зобнин, Александр Самедов (икесе дә — «Спартак»), Антон Миранчук («Локомотив»), Александр Ташаев («Динамо»), Денис Черышев («Вильярреал», Испания);

Һөҗүмчеләр: Артем Дзюба(«Арсенал»), Алексей Миранчук («Локомотив»), Федор Смолов («Краснодар»), Федор Чалов (ЦСКА).

Резерв

Моннан тыш, тренерлар тагын җиде футболчыдан торган исемлек булдырдылар. Әйтүләренә караганда, алар дөнья чемпионатына индивидуаль программа нигезендә әзерләнәчәк. Ягъни Россия чемпионаты тәмамланса да, бу футболчылар үзләрен физик формада тотарга тиеш булачак. Бу исемлекне резерв уенчылар дип атарга мөмкин. Алар төп исемлектәгеләрнең берәресе җәрәхәт алган очракта, я булмаса, тренерларны канәгатьләндермәсә, ашыгыч рәвештә аларны алмаштырырга тиеш, мөгаен. Болары җыеннарга бармый, әмма тренерлар штабы белән элемтәдә торырга тиеш. Менә алар:

Капкачы: Маринато Гилерме («Локомотив»);

Сакчылар: Владислав Игнатьев («Локомотив»), Дмитрий Комбаров («Спартак»);

Ярымсакчылар: Денис Глушаков («Спартак»), Антон Швец («Ахмат»);

Һөҗүмчеләр: Антон Заболотный, Дмитрий Полоз (икесе дә — «Зенит»).

Бар өметләр — «Рубин»га

Әлбәттә, ике исемлек буенча да сораулар бар. Хәер, бу очракта төп җаваплылык Станислав Черчесов җилкәсендә. Бу очракта баш тренер фигурасы үзе үк сорау уята бит. Черчесовның үзебездә узачак дөнья чемпионаты уеннарына тәҗрибәсе, алай гына да түгел, осталыгы җитәрме — әлегә сорау астында. Аерым бер уенчыларның булуы яки булмавы да тренерның үз шәхесе белән бәйле бугай. Әйтик, элеккеге капкачыбыз җыелмага командага яшь уенчыларны бик күпләп чакырды. Шәхсән мондый сайланышка Черчесовның олы уенчылардан «шүрләве», яшьләр белән идарә итү җиңелрәк булуы сәбәпче түгелме икән? Исемлеккә карасагыз, монда берничә уенчыны гына «йөз пот тир түккән» дип атарга була: Акинфеев, Жирков, Дзагоев, Дзюба, Самедов…

Капкачыларга килгәндә, Игорь Акинфеевның беренче номер булачагы шик уятмый. Инде дистә еллар ЦСКА һәм җыелма командада төп капкачы булган Акинфеевның команда капитаны итеп билгеләнүе дә күп нәрсә турында сөйли. Составка әлегә «Рубин» капкачысы Сослан Джанаев та кергән. Заманында Яр Чаллының «КАМАЗ» клубында чыгыш ясап танылу ала башлаган Джанаев, әлбәттә, әлегә очраклы килеп кергән дияргә була. Чөнки ул кинәт кенә җәрәхәт алган «Спартак» капкачысы Селихов урынына «гына» чакырылган. Узган ел «Ростов»та ышанычлы уен күрсәткән Джанаевны ул чакта да җыелма команда тренерлары артык «күрмәде».

Бик күп сораулар, әлбәттә, сакчыларыбыз белән бәйле. Авырткан җиребез бу безнең. Бер яктан тәҗрибәле, икенче яктан инде «карт» Игнашевич, бертуган Березуцкийлар булмагач, аларны алмаштырачак яшьләр үзләрен ничек күрсәтер? Җитмәсә, төркем уеннарында ук безнекеләргә быел бөтен Европаны сокланырга мәҗбүр иткән Мөхәммәт Салахлы Мисыр җыелмасына каршы уйнарга туры киләчәк бит. Салах безнекеләрне уңга-сулга селтәп, шаккаттыргыч уенын Россиядә дә дәвам итмәсме?

Әле бит Черчесов җитәкчелегендә төп сакчыларга әверелгән Джикия белән Васин да җәрәхәт алу сәбәпле дөнья чемпионатында катнаша алмаячак. Мондый шартларда, мөгаен, аз-маз исемнәре мәгълүм Гранат, Кудряшов, Нойштедтер кебекләргә, ә бәлки «Рубин» сакчысы Руслан Камболовка ышанырга калыр. Ә бәлки Черчесовка сакчылар итеп бары «Рубин» уенчыларын гына куяргадыр да: Гранат, Кудряшов, Камболов… Сакчыл футболга зур игътибар биргән Корбан Бердыев аларны нәрсәгә дә булса өйрәткәндер инде дип ышанасы килә…

Комбаров белән Глушаков нигә юк?

Исемлектә Россия паспорты алган Фернандес белән Рауш кебек уенчыларның булуы… Белмим. Сагайта. Аларның үзләре өчен яңа ил әләмен, данын бөтен көчләреннән яклаячагы бераз шикле тоела. Хәер, профессионал булсалар, якларлар анысы. Җиренә җиткереп. Аларның төп конкурентлары Смольников белән Жирков икәнен дә онытырга ярамый. Дөрес, беренчесе быел әллә ни уен күрсәтә алмады, икенчесе — ветеран… Бу очракта бары тик резервка гына кертелгән Дмитрий Комбаровның булмавы сәеррәк, әлбәттә.

Шундый ук фикерне Денис Глушаков буенча да әйтергә була. Черчесов үзе футболчы белән конфликтта булмавын расларга тырыша, янәсе Глушаковның төп составка эләкмәве быел күрсәткән уен белән бәйле, ди. Миңа калса, Глушаков кебек уенчылардан баш тарту кирәкмәс иде. Мондый шартларда ярымсакчылар позициясе дә сагайта бит. Соңгы уеннарда төп футболчыларга әйләнгән, ләкин осталыклары да, тәҗрибәләре дә ташка үлчим генә саналган Кузяев, Головин, Зобнин өсләренә өелеп төшкән җаваплылыктан сынып, сыгылып калмаслармы? Анысы да вакыт һәм уеннар гына күрсәтер.

Һөҗүмчеләребез шул ук Салах янында — ничек йомшаграк әйтергә икән? — кечкенә генә «йолдыз» булса да, бу позицияләр артык сорау уятмый, чөнки бу позициягә иң көчле футболчылар чакырылган. Инстаграм йолдызы Кокоринның булмавы гына кызганыч, ни әйтсәң дә, соңгы елларда матур гына уен күрсәтә башлаган иде. Федор Смолов, Алексей Миранчук — сезон дәвамында голлар керткән уенчылар. Артем Дзюба… Әйе, сезон уртасында ул «Зенит»ны баш тренеры белән уртак тел таба алмады. Уен күнекмәләренең югалачагын аңлаган Дзюба, һич көтмәгәндә, «Арсенал»га китеп барды. Аренда хокукында. Ни өчен «Арсенал» гына диярсез. Бу очракта «»Зенит»ның төп көндәшләрен көчәйтергә, ныгытырга теләмәве ачык ярылып ята. Алар бит үзләре дә көндәшләренең составын йомшарту өчен барысын да эшләргә күнеккәннәр. Дзюбаның нәкъ менә уен күнекмәләрен югалтырга теләмәве, җыелма командада уйнарга теләве, миңа калса, хөрмәткә генә лаек.

Максат — плей-офф

Станислав Черчесов үзе состав буенча дөрес карар кабул ителде дип саный. «Сүз дә юк, Россия җыелмасына тәҗрибәле уенчылар кирәк. Әмма баланс турында да онытырга ярамый. Командада яшьләр дә уйнарга тиеш», — дип саный ул. Әйткәнебезчә, карарның дөреслеген бары тик уеннар гына күрсәтә алачак.

Җыеннарга килгәндә, 18-20 май көннәрендә Черчесов һәм Ко Новогорскта җыела, аннан Австриягә юл тотачак. 5 июнь көнне безнекеләр Төркия командасы белән иптәшләрчә очрашу уздырачак. Аннан инде — дөнья чемпионаты. Көндәшләребез — Уругвай, Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны командалары. Станислав Черчесов үзе плей-офф турында хыяллана. Максатлар чынга ашармы — карап карыйк.

Һәм ни генә, нинди генә булса да, барыбер үз командабыз өчен җан атыйк!

Тагын укырга:

Мәгъсүм Гәрәев: Дөнья чемпионаты — Татарстан өчен зур бәйрәм! (ВИДЕО)

Футболлы балачак

Наил Ишмөхәммәтов: «Зур бәйрәм булачак!» (ВИДЕО)

Салах килеп, биш гол кертеп куйсамы…

Балтач

Комментарий язарга