«Черек күл»дә шугалак кайан ачыла?

 «Черек күл» паркында шугалакның рәсми ачылышы 14 декабрь көнне 18:00 булачак. Ләкин теләгән кеше шугалакка иртәрәк тә килеп шуа алачак.

«Черек күл» паркындагы шугалак инде бик тиздән, 8 декабрьдән эшли башлаячак. Шул ук көнне шугалак янында тимераяк прокаты  пункты да ачыла. Тимер аякны бер сәгатькә алып тору 150 сум булачак.  Үз тимераякларын алып килгәннәр шугалакка бушлай кертелә.

Шугалак эш көннәрендә 13.00дән 22.00 гә кадәр, ял көннәрендә, 10.00 — 22.00 га кадәр (техник ялга 15:00 дән 16:00гә кадәр).

Тагын тимераякта шуа торган урыннар турында:

Тимераякта шуарга кая барырга?

Комментарий язарга