Читтән караш: Казанда татар теле укыган фин егете, татар телен өйрәтүгә булган карашын белдерә

Мин фин, ләкин нәселемдә башка милләт кешеләре дә бар. Татарлар юк. Татар теле Идел буенда яшәгән фин-угыр халыклары теленә нык тәэсир иткән. Шуңа күрә, аны өйрәнергә булдым.

Казанга беренче тапкыр 2011 нче елда бардым. Ул вакытта мин Мәскәүдә эшләп, Рәсәй буйлап сәяхәт итә иттем.

Казанга килгәнче Татарстан һәм татарлар турында мәгълүматым бик аз иде. Фин татарлары турында гына белә идем. Шулай ук Татарстанда бөтен Рәсәй өчен нефть чыгаруларын да ишеткәнем бар иде. Мина шәһәр, мондагы халык бик ошады һәм мин монда Казанга укырга керергә булдым.

Татар телен өйрәнү шактый авыр булды. Мин аны өч тапкыр өйрәнә башладым һәм ташладым. Телнең логикасын аңлап бетерми идем. Татар сүзләре фин, рус һәм инглиз сүзләренә охшамаган, шуңа күрә аларны исемдә тоту авыр булды.

Татар теле тирәсендә булган конфликт хакында ишеттем. Мин дә мәҗбүри рәвештә телләр өйрәнүгә каршы. Татарча белмәгән бала татар телен мәктәптә өйрәнсә дә, үскәч татарча сөйләшмәячәк. Өйдә татарча сөйләшкән бала гына татар телен саклый ала. Минемчә, телне саклап калу өчен татар мәктәпләре ачарга кирәк. Шулай ук татарча университет булдырырга кирәк. Ул бик престижлы булсын. Эш урыннары булдырырга, документацияне татарча алып барырга. Әгәр дә тел чыннан да файдалы, кирәкле һәм модалы икән, аны башка милләт кешеләре дә бик теләп өйрәнәчәк.

Финляндиядә, мисал өчен, фин телен белү мәҗбүри түгел. Яшәү рөхсәте өчен дә фин телен белү шарт түгел. Ә менә Финляндия гражданлыгы алырга теләгән кеше фин яки швед телләреннән имтихан бирергә тиеш. Финляндиядә ике дәүләт теле — берсе фин теле икенчесе швед теле. Без швед телен 7 нче  сыйныфтан өйрәнәбез. Швед телен өйрәнергә яратмыйлар. Чөнки ул киң кулланылышта түгел. Шведлар да мәктәптә фин телен өйрәнә.

Үзенең тел мәсьәләсенә булган карашын фин егете Робин Истон (Robin Easton) саф чиста татар телендә белдерде.

Q70FUAD0Af8

Комментарий язарга