Чулпан – чемпион!

Бүген Балтачта яшәп иҗат итүче, 2017 елда шашка буенча Бөтенрусия чемпионы булган спортчы Чулпан Габделганиеваның туган көне! Аның белән аралашу үзе бер дөнья! Йөзеннән елмаю, күңеленнән шигырь бөркелә. Ә рух ныклыгына сокланырлык! Үзе кебек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Фикердәшләр» клубын да җитәкли. Бер кешегә азмы бу, күпме?

lc-lFj4Vqug

 «Күтәреп кенә йөрделәр»

Зур, ишле гаиләдә үскән икән Чулпан. Алты бала – өч малай, өч кыз хәзер төрлесе төрле якка сибелгән, әнисе Гөлнур апа белән икәү генә яшәп яткан көннәре. «Туганнарым сау-сәламәт булгач, үземне язмыш кимсеткән дип, кыенсынып үсмәдем, – ди Чулпан. – Алар мине күтәреп кенә йөрде. Балалар бакчасында берәр бәйрәм икән – мин дә шунда, мәктәптә булса, анда да алып бардылар. Бу якты истәлек. Без гел бергә булдык».

Өйгә килеп укыткан беренче укытучысы Мансура апа Ганиева белән бүген дә аралашып яши ул, белем бирергә тырышты, ди: «Мансура апаны хөрмәт белән искә алам. «Нәрсәгә вакыт әрәм итеп укытып йөрисез», – дип әйтүчеләрне тыңламады, «Аның дөньяга чыгасы бар, белем алсын, укысын, язсын, каләме белән югалмаячак», – диде. Хәер, классташларым да бик әйбәт булды. Бер генә чарадан да калдырмадылар. Киләләр иде дә, дәүррәү күтәреп, чанага утыртып алып та менеп китәләр. Тәнәфес вакытында да сугылалар иде. Берсендә хезмәт дәресендә кыстыбый пешерергә өйрәнгәннәр. Тәслимә: «Әйдә, кайнар чакта авыз ит әле!» – дип, тиз генә миңа китергән. Сыйныфташларымның күбесе бизнеста үз юлын тапты, дәрәҗәле кешеләр булды. Мине дә ташламадылар, спортта уңышларга ирешә башлагач, бик еш булышалар».

Үзе кебекләр белән аралашып тора Чулпан. Һәм… «Яныңда шундый яхшы кешеләр, безнең тирәдә беркем юк», – диючеләргә аптырый. «Мин үзем дә кешеләрне яратам. Килгәннәрен көтеп ала идем. Аралашу кирәк. Болай да язмыш безне дүрт стена арасына бикләп куйган. Сыйныфташларым да ачык булуымны яраткандыр. Әгәр язмышыма елап утырсам, ошатмаслар иде. Киресенчә, күңелләре күтәрелеп китә иде аларның. Кайбер инвалидлар эчкә йомыла. Алай ярамый. Яшь узгач, ачылу бик читен ул…»

чулпан

«Ике тәүлек медаль кочаклап кайттым»

Чулпан балачактан ук спортка гашыйк була. Фигуралы шууны карарга ярата. Тимераякка басам дигән өметләре юкка чыккач та, спортка күңеле сүрелми кызның. Көннәрнең берендә районга көчле тренер – Марс Сәлахетдинов кайта. Районның яшьләр оешмасы белән килешеп, мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында команда туплый ул, Чулпанны да чакыра. Кызның шашка уйнаганы бар да, әмма болай гына. Спортчы чемпионнар белән танышкач, алар кебек булырга дигән мотивация барлыкка килә. Казан тренеры Сергей Масликов, шашка уйнау сәләтең бар, дип хуплап тора. Аның ярдәме белән күп нәрсәгә өйрәнә, спортның чын хасияте ачыла. Берничә ел Мәскәүдәге гроссмейстерлар белән хат алыша, хат аша яратып уйный. 2003 елларда, Казанда урын ала башлагач, республика командасына кертәләр. «Ике тапкыр Мәскәүгә ярышларга да барып кайттым, – дип сөйли Чулпан. – Уйный алам, дөрес йөрим кебек, әмма нәрсәдер җитми, җиңеләм дә чыгам. Аннан күпмедер вакыт спорттан читләшеп тордым. Тренер белән ныклап шөгыльләнә башлагач, ярышка Кабардино-Балкариягә киттек. Хатын-кыз уенчылар азрак булганда, ир-атлар белән дә уйнаталар. Ун көн буе бер генә хатын-кыз белән туры килдем, калганнары – ир-атлар, алар спорт осталары бит! Җиңү турында уйламыйм да, ярар, уйнап чыктым, ичмасам, дөнья күрдем, рәхәтләнеп һава суладым, дидем. Берзаман апай килеп керде. Икенче урын, ди! Шунда, әй сөенгәннәрем!!! Бөтенрусия буенча бит! Ике тәүлек кайтасы, ә мин шул медальне тотып кайттым. Былтыр Волгоградта алтын медаль яулап, спорт остасы дәрәҗәсенә дә ирешергә насыйп булды. Андый ярышларда тәртип бик көчле. Алты йөзләп спортчы, барысының да беренче урын аласы килә. Көрәшчеләр кебек. Беренче көнне туганнар кебек күрешәсең, аннан бер-береңне күралмый башлыйсың… Соңыннан янә үз халәтеңә кайтып, җылы итеп саубуллашасың, котлашасың…»

 Фәнис Яруллинга рәхмәтле

Чулпанның кулына каләм алу тарихы кызыклы та, гыйбрәтле дә. Көннәрнең берендә әнисе Балтачтагы китап кибетеннән Фәнис Яруллин китабын алып кайта. «Менә кызым, ул да синең кебек инвалид арбасына беркетелгән. Әмма сынмаган, сыгылмаган. Укып кара, нинди шигырьләр яза ул!» – ди. Үсмер кызның күңелендә ташкыннар уйнаган чагы, кимсетелгән, ялгыз итеп хис иткән көннәре. Шигырьләрне укый да… якты дөньяга күзләре ачылып киткәндәй була аның. «Фәнис Яруллинны укырга да рәхәт. Башка бер-бер артлы дөрес уй-фикерләр килә, сафка тезелә башлады. Күңелем кабынып китте дә кулыма каләм алдым. «Хисләремне тездем ак дәфтәргә, янган йөрәгем түзмәде, очып йөргән хыял кошым никтер юл юлларга тезелде…» – дип, беренче юлларымны яздым. Аннан минем бу сәләтемне укытучыларым сизеп алды. Мәктәптәге шигырь түгәрәкләренә чакырдылар, бәйгеләрдә катнаш әле, дип, максатчан эш куша башладылар. Шулай итеп шигырьләрем туплана барды. Аларның барысы да бик камил дә булмагандыр, остазларымның: «Әйдә болайрак итеп төзәтик әле», – дигән сүзләренә колак сала идем». Каләм яза-яза чарлана, диләрме әле? Чулпанның тормышында яңа бер максат барлыкка килә: шигырьләрен китап итеп туплап, дөньяга чыгарырга иде. Әмма ничек итеп чыгарырга соң? Кирәк бит: шул көннәрнең берсендә кулына килеп эләккән бер гәҗиттәге игъланга күзе төшә: «Кемнәр тели, шуларның китабын бастырып чыгарабыз», – дип язганнар түгелме? Шул рәвешле, 2004 елда «Йолдыз бүләк итәм» дигән беренче китабы дөнья күрә.

mLy-3VCw_CE

Мәхәббәтнең төсе алсу

Икенче китабын әнисенә багышларга уйлый Чулпан. Тышлыгына ул яраткан алсу болын чәчәкләре арасына фотосын куеп. «Әниемә» дигән әлеге китабы 2007 елның 25 ноябрендә – әниләр көненә кайтып җитә. Ана белән кыз шатлыгын күзалдына китерә аласызмы? Бүген алар икәү генә яши. Калган туганнарының үз тормышы, аларны борчырга тырышмыйбыз инде, диләр. Шулай да, унбер яшендә үзе дә аягын авырттырган Гөлнур апа, без икебез бер кеше, безне онытмагыз, дип әйткәли. Әни кеше шулкадәр әдәби, матур итеп сөйләшә. «Белемем – дүрт класс та бер коридор инде минем, – ди. – Китап күп укыдым. Мөхәммәт Мәһдиевне хәзер дә бик яратып, кабат-кабат укыйм. Үз әнием Тукайның шигырьләрен яттан сөйли иде. Әтием агроном да, колхоз рәисе дә булып торды, фикерле кеше иде».

Ә Чулпанның «Бәхет миңа үзе илде» багышланган китабы Брайль системасына яраклаштырып күчерелә, хәзер Мәскәү шәһәре күрмәүчеләре дә бик теләп укый икән.

2012 елда дөнья күргән тагын бер китабы турында сөйләшәбез. «Мәктәпкә очрашуга баргач, бер укучы торды да, Чулпан апа, мәхәббәт турында китап чыгара алмассыз микән, диде. Шуннан уйга калдым. Яшьләр мәхәббәт турында укырга ярата бит. Мин дә мәхәббәт турында язам, аларны туплап биргән генә юк, кыенсынам, димме…»

Шулай да яшертен генә язган шигырьләрен бер бәйләм итеп туплый ул. Кереш сүзне шагыйрә, авылдашы Гөлназ Гарипова яза. Тышлыгын алсу төстә итүнең дә хикмәте бар: «Яшьлек таң белән тәңгәлләшә минем. Мәхәббәтнең төсе менә шундый – офыклардан килгән алсу төс, дип уйлыйм».

Аның иҗаты, тормыш юлын өйрәнеп, диплом язарга алынган студентлар да бар икән инде. Киләсе китабы калыбы да әзер. Анысы рух ныклыгына багышланачак. Үзе шикелле үк кешеләрдә көч уятырга тели ул, шул китапны укып, өмет тудырасы килә.

W-BnnytN_ls

Бәхет була түгәрәк

Тормышка ашмаячагын белсә дә, иң кызыкканы – бер генә көнгә булса да, аякка басу Чулпанның. «Шундый чаклар була, спорт ярышына баргандамы, яки берәр китап чыгаргандамы – бөтен мәшәкатем бер этапка җиткәч, акчага килеп терәлә. Сорагач, кайберәүләр аңламый – уйнап кына йөри, дип уйлый. Их бер көнгә генә аягым булсын иде, дим андый чакларда. Акча эшләр идем дә яңадан шушы язмышыма кайтыр идем. Акча эшли алу мөмкинлекләре булганнарга җиңелрәк, минем ул мөмкинлегем дә юк бит. Калганнары Аллага шөкер, дуслар булганда, туганнар булганда, тагын ни кирәк?»

«Бәхет – күрсәтә торган нәрсә түгел, – ди әнисе Гөлнур апа. – Мин кайвакыт кызым өчен шатланмаган кебек, ә эчемнән ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Артык шатланам икән, аның бер ягы кителә, күз тия. Хәзер гади итеп кенә карарга гадәтләндем».

Чулпанның хаҗга барырга да хыялы бар. «Әмма йөрәгем җитми әле, аннан кайткач, хаҗда булдым дип кычкырып йөрисе түгел бит, тагын да тыйнаграк итеп, хаҗия булып яшисе», – ди. Чулпан әбисе белән үскән кеше. Менә бу догалар сиңа хәер китерә, дип, йоклаганда, торганда әйтәсе догаларны ул өйрәтеп калдырган. Хәзер намазын да укый, ярышына барып кайтырга да, дуслар белән аралашырга, башкасына да өлгерә.

Алты ел элек Балтачта «Фикердәшләр клубы»н оештырып җибәргән. Мөмкинлекләре чикле кешеләр белән концертлар да куялар. Халык шундый яратып кабул итә алар чыгышларын. «Гыйбрәтле концертлар да кирәк, – ди ул үзе. – Кешегә кеше итеп карарга өйрәнсеннәр дип, мәктәп балаларын да чакырам».

Республикакүләм «Энҗе бөртекләре» бәйгесендә катнашкан, «Ел хатын-кызы»нда «Алтын йөрәк» номинациясендә җиңгән Чулпан Габделганиеваның яшьләргә теләкләре дә бар:

– Ялкауларны күреп, йөрәгем әрни. Үзалдыңа максатлар куярга кирәк. Түгәрәк бәхетегезне кадерләгез. Күзең күрә, аягың йөри, эшкә бара аласың. Мин укый да алмадым бит. Киләчәк тормышны кайгыртып яшәгез. Начар юлга кереп китү бик җиңел. Нәрсәгә ул тарту һәм аракы эчү? Аны без дә эчә, тарта алабыз, әмма ямьсезләнмик, дибез. Аллаһ Тәгалә матур итеп яралткан һәм матур итеп яшәргә тиешбез. Кабардино-Балкариягә баргач та исем китте – анда кешеләр шәфкатьлерәк, димме… Арба белән кибеткә кергәнне күреп, бер егет машинасыннан сикереп тә төште, булышам дип, арбага да ябышты. Ә бездә… әлегә кызык эзләүчеләр күбрәк. Мөмкинлекләре чикле кешеләр егылып китсә, ничек торыр дип карап тора, әле телефонга төшереп, социаль челтәрләргә дә куючылар бар. Аллаһ бу эшне яратмый, күңелне әшәкелеккә бирмәгез.

Авылда торуым белән бәхетле мин. Кеше бер-берсен белә, такси чакырам, алар таный. Шулай да минем дә башны игән чаклар була. Андый чакта кул бирергә кирәк. «Фикердәш клубы»н оештыруым да, кемгәдер ярдәм итәргә омтылышым белән бәйле. Тормышка карашны яхшы якка үзгәртергә кирәк.

Комментарий язарга