НӘТИҖӘЛӘР ЧЫГАРЫР ЧАК ҖИТТЕ

Бүре каны

Кыр киң. Төн тын. Тавыш бир тынлыктан –

Кемнәр үле күптән, кем тере?

Ярты-йортыларга ау башлыйм мин…

Миндә бүре каны!.. Мин – бүре!

Чирле гавәм ютәлләвен тыеп,

Йоклый инде…

Ярар, йокласын.

Иртән кояш күккә сибелгәндә

Хәтфә үләннәрне чык басып,

Җир чистарыр… Һава – лаекларга

Күбрәк калыр…

Бүген Мин дәшәм:

«Сиңа – җитте, яшәмә син! – диеп, –

Синең өчен, – диеп, – ул яшәр…»

Горабалар!

Алар, имеш, көн дә

Дөнья сөйри… Өскә, югары!..

Бәй, карагыз инде: аркагызда

Бөкре генә, бөкре нибары! –

Тураерга вакыт!..

Кил яныма,

Татлы бугазыңа үрелим…

Күзләремә кара – күрәсеңме? –

Миндә бүре каны!.. Бүре мин!..

Кыр киң. Төн тын. Тавыш бир (биралсаң!) –

Кемнәр исән һаман, кем – үле?

Нәтиҗәләр чыгарыр чак җитте –

Ярымайның тулып килүе…

* * *

Хәтер мин!..

              Л. Гыйбадуллина

Кыйммәтрәкме тарих шалканлык бәядән? –

Ямыйсы – ямалган, бәйлисе – бәйләнгән,

Тотарлык җире юк! Тик җавап көттерми:

Ирекле идек без –

Үткәннәр хәтерли…

Танырлармы сине йөзеңне капласаң?

Ачуланма «Мин шат», – дип беркөн алдасам.

Ачуланма елап җибәрсәм дә бераз:

Без бөек тә идек –

Хакыйкать алдатмас!

Ни булды, милләтем, күзләрең сагышлы?

Бу җырны мин сиңа, тик сиңа багышлыйм,

Исемен тапмыйча борчулы хисемә… –

Ирекле идек без!

Исемдә… Исемдә…

* * *

Газинур һәм Ркаил абыйларга

Шау-шуыннан дөнья тынып калгач,

Ак кәгазьгә каләм эзе сеңеп…

 – Күпме иҗат! – дип уйланыр кемдер,

Кемдер: «Чүп ич…» – дияр, усал көлеп.

Җөмлә-җөмлә кереп китә барып

Тыныш билгеләре сихеренә…

Кемдер, бәлки: «Шигырь!» – дип сокланыр.

Кемдер әйтер: «Бу бит – шигырь генә…»

Һәм бар фикерләрен мөмкин кадәр

Ихласлыгы белән иш сугарып,

Кемдер: «Шагыйрь ул!» – дип сөрән салыр!

Кем төзәтер: «Бары – шагыйрь, шагыйрь бары…»

…Бер тынлыкта, моңсулыкта калып

Дөнья мәшәкатен уйлый-уйлый:

 – Нинди моң бу? – дип сискәнәм, ә ул –

Мыштым гына әдәбият елый…

* * *

Син зәңгәрсу төтен куенында…

Хисләреңә нокта куя тор:

Безнең вакыт кимеп бара бугай…

Казан. Кабан күле. Театр. –

Бу – сиңа аш, сиңа илһам, тәхет.

Бу – шифаң да синең, чирең дә…

Каләмдәшләр

Шигырь сөйләп йөргән биредә.

Син монда шат, ахры… Син канәгать,

Син килмисең монда – кайтасың.

Син монда – юк, әмма булган вакыт

Ике тапкыр ешрак тартасың –

Син яңадан төтен куенында…

Җыена тор, берни калмасын…

Күпме яшик тагын?

Җавабымны

Үпкәң белән тоя аласың…

Мин кем сиңа? Без кем? Күләгәләр…

Ут сүнде дә, кабат кавыштык…

Казан. Кабан күле. Спектакль бара…

Һәм җанөзгеч ютәл тавышы…

* * *

Мин – үсемлек…

Су сибегез миңа…

Юкса сулам… Корыйм… Корыйм ич!

Җылы кирәк миңа… Якты кирәк!..

Туфрак кебек дымсыз, коры кич…

Мин – үсемлек…

Туфрак кебек дымсыз,

Туфрак кебек коры бу кичен

Таптамагыз мине!.. Утамагыз…

Мин яшәргә хаклы… Яшимче!

Мин – үсемлек…

* * *

Мин – бер шагыйрь, Дәрдемәнд…

Җай чыкканда

Язган булам – кәгазь бите буйыйм…

Һәм, нигездә, сүгәм һәммәсен дә…

Бездә бүген башкача булмый…

Безнең бүген күзләр тонык,

Хисләр

Йөрәк кысаларын тарсына.

Түбәтәйне салып ыргыттык та

Хуҗабызның аяк астына,

Якты чырай өмет итеп аннан,

Кан суынды, тындык, сүнде дәрт.

Чиркәү кыңгыравы тәэсирендә

Махмыр авыр икән, Дәрдемәнд…

Кичә генә әле яз иде дә,

Җан пакь иде, җан ап-ак иде –

Бу иблиси сүзләремне кичер…

Чоры нинди – шундый шагыйре…

Мин дә – шагыйрь… Мин дә иҗат итәм…+

Минем каләмдә дә хаклык бар!

…Әмма ничек ярдәм итим, Дәрдемәнд,

Шигырь укып арган халыкка?!

Комментарийлар

  1. Минзифа
    Окт 10, 2017 @ 01:11:27

    Укып туеп булмый, рәхмәт!

Комментарий язарга