Чын син, Туфан абый…

Туфан абыйның яшьләр белән мөгамәләдә «Иң мөһиме – яшьләрнең дошманына әйләнмәскә», дигән кагыйдәсе бар иде. Шулай да, үзе әйтмешли «артык яшьләр» белән “куркыныч дәрәҗәдә яшь бу», дип, саграк аралаша иде ул.

Өч ел элек арабыздан капыл гына китеп бармаган булса, Туфан абыйга быел 80 яшь тулыр иде. Бу көннәрдә мәш килеп шул түгәрәк датаны уздырырга әзерләнер – архивларын актарыр, интервьюлар бирер, бусагасыннан кеше өзелмәс иде. Олыдан алып кечегә кадәр һәркемгә хәерхаһлы Туфан абый, үзенә дә бик игътибарлы булды. Бу юлы да соңгы арада язган һәр юлын ишеттерергә ашыгыр, ул юллар хакында фикер ишетергә теләр, театрларда премьералардан соң матур актрисалар арасында төшкән яңа фотолар белән бераз «мактанып» алыр иде. Бу вакытта татар театрлары узыша-узыша аның әсәрләрен куеп ятар иде инде. Туфан абый, театрлардан да битәр дулкынланып, шул спектакльләрнең премьераларын көтәр иде. Оренбурдамы, Туймазыдамы, Уфадамы, Татарстан театрларындамы алар – барысына да, һичшиксез, барыр иде. Спектакльне кабул итсә, кайткач: «Шәп куйганнар», – дияр, ә бик үк ошатмаган булса: «Ярар инде» – диюдән узмас иде.

Театр журналында бергә эшләгән елларыбызда Туфан абыйның күп кенә әсәрләре сәхнәгә куелды. Премьералардан соң күмәкләшеп спектакльләрне үзебезчә сүтеп-җыю гадәте дә бар иде. Аның соңгы әсәрләренең берсе булган «Төш» драмасының Тинчурин театрындагы премьерасы җомга көнгә туры килде дип хәтерлим. Аның хакында редакциядә сөйләшер өчен дүшәмбене көтәргә кирәк… Ләкин ялларда ук шылтыратты миңа Туфан абый: «Син спектакльне карадыңмы?». «Карадым, Туфан абый». «Алайса ник шылтыратып бер сүз дә әйтмисең соң?» Ул спектакль хакында фикерем тәгаен түгел иде әле… Үзем аңлап бетермәгән, кабул итмәгән җирләрен атадым. Туфан абый өчен ул спектакль аерым бер әһәмияткә ия иде кебек, һәр «тәнкыйтемне» дәлилле кире кагып барды. Ул аны тулаем кабул иткән һәм бик канәгать иде. «Төш» белән бер үк вакытта диярлек Кариев театрында «Нигез ташлары» чыкты. Премьера театрның иске бинасында – Алафузов йортында узды. Спектакль тәмамлангач, Туфан абый сәхнә алдына килде, нигәдер сәхнәгә менмәде. Зал алдына басып театрга спектакль өчен рәхмәт әйтте, аннан: «Ләкин исерекне бик тиз айнытасыз, егетләр. Исерек алай тиз айнымый ул!» – диде. Әсәрдә төп геройның эчеп юлдан язып йөри торган улының бер мизгелдә шома чәчле ыспай иргә әверелү хилафлыгы спектакльдә чынлап та бар иде, театр ул хатаны соңрак төзәтте.

Зимфира1

Туфан абыйның яңа язган әсәрләрен редакциядә кулдан кулга йөртеп беренче тапкыр без укый идек – Асия Юнысова, Илмир Хәбибуллин һәм мин. Иң соңгы, әле беркем диярлек күрмәгән ике пьесасы бар аның. Берсендә «кызларны кызарта торган» диалоглар шактый. Укыдык та – аптырадык, Туфан абый язганмы моны, әллә шайтан котыртып яздырганмы дип шаярттык. Пьесаны иң беренче күргән, аны компьютерда җыйган Рәйсә генә: «Мин аны җыйган чакта ук оялып беткән идем инде», – дип, «гайбәт сату»да катнашмады. Әлегәчә куелмаган ул әсәрнең татар театры өчен «бомба» булачагын, кызык сүз артына сәясәт яшерелгәнен безгә һәрчак хаклы булучан Илмир аңлатты. Туфан абый килеп, фикер әйтер сәгать суккач, әлбәттә, Илмир җиңде. Чөнки бу пьеса да Туфан абыйның аеруча яратып язган әсәре булып чыкты. Әнә шундый күңелле, бәхетле, бәхәсләрдән тәм таба торган, яклаулы һәм ышанычлы еллар яшәдек без Туфан абый белән. Их, бәхетле чакларыбыз…

Туфан абыйның яшьләр белән мөгамәләдә «Иң мөһиме – яшьләрнең дошманына әйләнмәскә», дигән кагыйдәсе бар иде. Шулай да, үзе әйтмешли «артык яшьләр» белән “куркыныч дәрәҗәдә яшь бу», дип, саграк аралаша иде ул.

Бервакыт яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин газетага интервью биргән. «Нигә яшьләргә баш мөхәррир урындыклары тәтеми?» – дигәнрәк сорауга Рүзәлнең җавабы хәйран әтчәйенни: «Бөтен урыннарда – картлар. Безгә юл бирмиләр» рәвешендә. Бары өч ел мөхәррир булган, исеме белән театр журналын чын мәгънәдә дәрәҗәле иткән Туфан абый бу сүзләрне, нигәдер, үзенә дә кабул итте. Шуннан соң озак та үтмәде һәрчак дулкынланып торган «Идел» журналында кабат «дулкын» купты – журналның кәмит баш мөхәррирен җүнлерәккә алмаштыру матавыгы. Иделлеләр, Рүзәл Мөхәммәтшин «баш астында», Туфан абыйдан үз кандидатларын баш мөхәррир итеп куюда ярдәм итүен сорап керделәр. «Сез, егетләр, картлар безгә юл бирми дип сөйләргә беләсез, үзегез көрәшмисез. Ник хат язып үзегез җитәкчеләргә бармыйсыз, ник үзегез «Яхшы редактор бирегез безгә», дип сорамыйсыз», – дигән иде Туфан абый. Бу һич тә аның үпкәсен чыгаруы, үч алуы түгел. Яратып шелтәләве һәм «сөйли белгәч – көрәшә дә белегез» дип өндәве иде. «Идел» журналына талантлы егет Рөстәм Галиуллинның баш мөхәррир булып килүендә Туфан абый тырышлыгы зур булды. Аның хәерхаһлыгы белән куелган соңгы мөхәррир иде ул. Шуңа да Рөстәмнең «Идел»дән китүен шәхси трагедиям дип кабул иттем. 

«Туфан абый «Идел» журналының якын дусты, таянычы иде. Әлегедәй хәтеремдә: эшли башлаган беренче көннәрем. Туфан ага редакциябезгә ромашка чәчәкләре төшерелгән самавыр күтәреп керде. «Бу – миннән бүләк. Дус, тату яшәгез, бер-берегезне хөрмәт итегез», – диде ул аны тапшырганда… Бүген без «Идел» кунакларына чәйне шул чәчәкле самавырдан эчертәбез. Ул түрдә булганда, әңгәмәбез дә җитдиләнә, әйтерсең лә, каяндыр күкләрдән Туфан абый безне күзәтеп тора һәм шушы самавырның шифалы суы ярдәмендә аңыбызга милләт, тел язмышы өчен никадәр җаваплы булуыбызны сеңдерә. Туфан самавыры киләчәк буын татар яшьләрен дә үзенә җыеп торган кадерле мирас булыр, иншАлла!» Туфан абый бакыйлыкка күчкәч, бу сүзләрне Рөстәм Галиуллин язды.

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның Туфан абыйны сагынуы: «Киресенчә булырга тиеш, ләбаса… Әмма, телисеңме-юкмы, барлык кануннарга каршы килеп, яшәеш дисбесе иң нечкә, иң нәзек түгел, ә иң нык, иң ышанычлы тоелган урыннан өзелә… Гәрәбәләр чәчелеп китә… Бер тирәгә җыйналган да алар, әмма – ни кызганыч! – берләштереп торган җеп юк инде… Барысы да шул ук та кебек, шул ук түгел дә. Әйе, хәзер Туфан абый эшкә йөрми башлады. Коридорда тавышының да күптән ишетелгәне юк. Әмма театрда һаман аның спектакльләрен уйныйлар, китап киштәләрендә – аның әсәрләре, интернетта, газета-журналларда, телләрдә – ул элеккечә һәммә җиргә өлгерә, ләбаса! Шуңа күрә, бәлки, китмәгәндер дә ул? Без бәлки алданабыз гынадыр? Чөнки яшәү – аяк-кулларны селкеп, сикереп йөрү дигән сүз генә түгел әле! Алай икән, димәк, Туфан абый һаман исән, мәңге исән! Моңа чын күңелдән ышанырга гына кирәк… Мин ышанам” – дигән юлларда.

Әлеге егетләрнең сүзләрен сеңдереп әйтерлек кодрәтләренә, Туфан абый васыять итеп әйткәнчә көрәшерлек кыюлыкларына да ышанырга кирәк.

Туфан абыйга киңәш тә, ярдәм дә сорап килүчеләр, шылтыратучылар күп иде инде ул. Берара аңа татар театрының иң яшь, иң чибәр актрисаларының берсе көн дә шылтыратты. Сайлаган юлым дөресме, дип бәргәләнә иде булса кирәк ул бала. «Боекма. Күңелең тыныч булмаганда, утыр да, шул минутта уйлаганыңны кәгазъгә яз. Үз эчеңә бикләнмә. Борчуыңны язып куйгач җиңелрәк була» – дип Туфан абыйның ул кызны тынычландырганы истә калган.

2012 елның февраль азагында Камал театры директоры Шамил Зиннурович вафат булды. Ул көннәрдә Туфан абыйның телефоны ярылыр чиккә җитте. Бу актив шылтыратуларның сәбәбен белми дә калыр идек, берсендә Туфан абый йөрәксеп: «Нишлисез сез, егетләр. Җидесе узганын булса да көтегез инде. Шулкадәр мәгънәсезлек буламыни. Театрның аның үз кешесе юк дисезме», – дип, тавыш күтәреп сөйләште. Баксаң, аңа әлеге дәрәҗәле урынга утырырга теләүчеләр үзләре хакында югары урында сүз әйтүен сорап шылтырата икән. Кәнәфи шулай ул – мөселманлыкны да, сабырлыкны да, әхлакны да оныттыра. Берничә айдан – без Туфан абыйны күмеп зираттан кайтканчы, аның урынын сорап җитәкче бусагасында йөрүче, җидесе узганчы урынына килеп утырырга әзер берәү дә бар иде инде…

Туфан абый белән эшләгән өч ел дәверендә күңелгә уелып калган бихисап матур вакыйгалар, кызык-мызыклар сөйләшеп чәй эчүләр, Туфан абыйның һичшиксез мактавына ышанып алып кигән матур күлмәкләребез, бәйрәм саен кызларның барысына да ул алып бүләк иткән алтын-көмешләр, Оренбург шәлләре, табыннарда бергә җырлаган җырлар бихисап. Редакциядә ул исән чакта җыелган соңгы табын – минем туган көнем иде. Аның мине котлаганда әйткән, күңелемә уелган сүзләр бар: «Холкың җиңел түгел, яраткан кеше дә, яратмаганы да бардыр сине, әйе. Ләкин чын син, егетләр холкы бар синдә. Сүзеңне кистереп әйтәсең, әйтсәң – эшлисең. Андый холык егетләрдә дә аз хәзер, әйе. Гел шундый бул. Тавышың да беркайчан бетмәсен, җырла!»

Имән шавын тыңлаган – төп шыгырдавына, чын сүз ишеткән – чүп сүзгә игътибар итмәс. Хөрмәтне – ләббәйкәдән, тыйнаклыкны – битарафлыктан, горурлыкны – буш пафостан аеру өчен шактый гомер итү кирәк. Шул гомердә юлыңа Ходай даһи берәүне очратса – хакыйкатьне тизрәк ачарсың.

Рәхмәт…

Комментарий язарга