«Дөньяңны онытма!». Виртуаль утырмага җыелганда

Дус кызларга керим әле дисәм, олылар шулай кисәтеп чыгара иде мине үсмер чакта. Ә бүген рәхәтләнеп, «дөньяны онытып» кич утырдык кызлар белән. Күптән болай бергә җыела алган юк иде. Йә беребез баланы вакытында йоклата алмый, йә икенчебезнең эше килеп чыга. Ә бүген менә барыбыз да җыелдык! Виртуаль утырмада!..

фото автора

Бүген, гомумән, үз өеңдә диванга кырын ятып кына да бөтен эшне башкарып була. Җәһәт интернетлы компьютер йә телефон гына кирәк. Читтән торып эшләрдәй эш табасың да хезмәт хакыңның банк карточкаңа килүен генә көтеп ятасың. Ашарга ризыгың бетсә, кибеткә бару да мәҗбүри түгел, заказ бирсәң, өеңә китерәләр. Кием-салым, йорт җиһазлары турында әйтеп тә тормыйм инде. Түләүләрне дә әлеге дә баягы телефон аша гына юлларга өйрәнеп беттек бит тәки. Ә инде түрәләргә соравыбыз туса, йә берәр документ кирәк булса, тизрәк дәүләт хезмәтләре сайтына кереп китәбез. «Гугл абзый» безгә киңәшче дә, табиб та, дус та… һәм тагын әллә кемнәр. Ә иң кызыгы шул: бүгенге яшь буын өчен болар барысы да шулкадәр табигый ки, күпләр минем сүзләрне яңабаштан Америка ачуга тиңлидер. Ләкин мин – ике каналның берсе аклы-каралы телевизорның өстенә сугып күчерелгән заманда туып, тасмалы кассеталар, видеомагнитофоннар чорында үскән, бөтен мәктәпкә дүртәү генә булган компьютер ватыла күрмәсен дип, аларны читтән торып кына өйрәнгән, кәрәзле телефонны да, хәзерге балалар шикелле, биләүдә үк түгел, университетның икенче курсында гына кулыма алган кеше. Шуңа да замананың баш әйләндергеч тизлек белән үсүче мәгълүмати технологияләренә карашым башкачарак.

Бүгенгедәй хәтерлим, берничә ай акча җыеп, әнием әтиемне аш бүлмәсенә гарнитур алырга шәһәргә җибәрде. Кич җиткәч, шкафлар төяп кайтырга дип ялланган машина капка төбенә килеп туктады. Әнием белән без, кайсы савыт-сабаны кайда урнаштырачагыбыз турында хыялланып, әтиемне каршы алырга чыктык. Ә ул капкадан кечкенә генә тартма күтәреп кереп бара. Гарнитур урынына видеомагнитофон алып кайткан! Ул чакта мин моңа артык борчылмадым бугай. Буш вакыт булган саен шул видеомагнитофон белән кайткан ике татарча концерт яздырылган кассетаны әйләндердем. Кызык бит! Ә әниемә бер дә кызык булмаган инде. Хәзер генә бар тирәнлеге белән аңлыйм мин моны. Шкаф-купега дип тәгаенләнгән акчага айфон алу белән бер бит бу. Ирем шулай эшләсә, мин дә рәхмәт әйтмәс идем. Ә менә әтиемнең ул чакта ни өчен видеомагнитофонга өстенлек бирүен хәзергә кадәр төшенә алмыйм. Гаилә җанлы, ашыгыч карарлар кабул итмәскә тырыша торган кеше ул минем. Күрәсең, бер мизгелгә заман шаукымына бирешкән…

Ул видеомагнитофон хәзер кайда дип сорасагыз, әйтәм: чолан киштәсендә тузан җыеп ята. Чүплеккә чыгарып атарга кызганыч, кулланам дисәң, заманнан артта калган техника. Ә бит нибары егерме еллап кына вакыт узган! Бүгенге алдынгы җайланмалар исә тагын да тизрәк искерә. Дуслар белән «утырмалар» оештыру көннән-көн җиңеләйсә дә, болай эшләргә мөмкинлек бирүче җайланмаларның бер-ике ел эчендә «картаюы» эчемне пошыра минем. Монысының камерасы начар төшерә, тегесендә интернет яхшы эшләми һәм тагын әллә нинди сәбәпләр табып, яңадан яңага алыштырып кына торабыз бит. Күпме исраф акча дим.

Игътибар иттегезме, җитештерүчеләр күп дигәндә ун еллык техника эшләп чыгара икән ләбаса! Шушы вакыт эчендә ул йә хуҗасына хезмәт итеп ватылырга, йә мораль яктан искерергә тиеш. Хәер, күп очракта без аны ун ай узуга ук алыштырырга мөмкинбез. Чөнки ул, әлеге дә баягы, заманнан артта калган була. Югары технологияләр заманыннан. Шул югарылыкка җитик дип, әй сикергән кыланабыз бит әле! Кайчак, баштан югары да сикерергә маташып, шул башыбыз белән кредитлар сазлыгына кереп чумганыбызны сизми дә калабыз. Миңа калса, монысы да психологлар яратып сөйли торган «бәйлелек» дигән авыруның бер төре. Ләкин белгечләр «бәйлелек» дигәндә беренче чиратта аның башка ягын күз алдында тота, билгеле.

«Әле кайчан гына, һәр укучы компьютерны өйрәнергә тиеш, дип тырышсалар, бүген күпчелек әти-әни балаларын аның каршыннан ничек тартып алырга белми, – ди Казан мәктәпләренең берсендә психолог булып эшләүче танышым Люция Закирҗанова. – Әлеге заман техникасына без шулкадәр күп вакытыбызны багышлыйбыз, чынбарлыкны онытып, виртуаль тормыш белән яшибез. Шул рәвешле минутлар, сәгатьләр, көннәр, димәк, гомер үтеп бара. Чынбарлыкта яшәмибез дә булып чыга».

Ә ничек була соң ул чынбарлыкта яшәү? Сезнең берәр атна гына булса да телефонсыз, интернетсыз яшәп караганыгыз бармы? Ә менә минем бар! Беренче көн шок халәтендә уза. Кул берөзлексез телефон эзли, баш мие интернет, социаль челтәрләр, чынбарлыкта, бәлки, бер тапкыр да күрешмәгән виртуаль дусларны таптыра. Бушлык, күңелсез. Бер-ике көннән күзләр әйләнә-тирәне күзәтә башлый. Болай гына түгел, кызыксынып! Колаклар башкача ишетә, борын башка төрле сулый кебек тоела. Күңел иркенләп ял итә! Рәхәт халәт!

Юк, уйлый күрмәгез, мин заман технологияләренә каршы түгел! Бары тик аларга сукырларча бәйле булмау яклымын. Ә моның өчен ихтыяр көчен ныгытырга, мөһим һәм артык мөһим булмаган эшләрне дөрес аера белергә, үзеңә кызыклы шөгыль табарга киңәш итә минем психолог дустым. Олылар белән азмы-күпме аңлашыла. Тугач та кулына телефон, планшет алган балаларга нишләргә соң? Бүген аларның күбесенә урамда «сызыклы» уйнап җиңүгә караганда (мондый уен барлыгын белсәләр ярый әле!) «Майнкрафт»та яңа дәрәҗәгә күтәрелү мөһимрәк. Кайбер әти-әниләр балаларын телефон, компьютер, социаль челтәрләрдән булдыра алган кадәр озаграк мөмкин кадәр ераграк тотарга тырыша. Минемчә, монысы – икенче бер чиккә ташлану.

«Компьютер һәм интернетның мөмкинлекләре чикләнмәгән, шуңа да безнең заманда аннан тулысынча «котылу» кирәк түгелдер, – ди Люция Закирҗанова да. – Әти-әниләргә баланың кызыксынуларын уртаклашырга һәм аларны үстерергә тырышырга киңәш итәр идем. Сабый кәнфит кәгазе җыярга яратамы, берәр спорт төрен үз итәме, әлләни аерма юк. Әти-әни аңа терәк булырга, булышырга тиеш. Бала белән сөйләшә белү дә бик мөһим. Гадәттә, мәктәптә, дуслары белән ике арада булган проблемаларын кемгә сөйләргә белмәгәндә, бала үз эченә бикләнә, компьютер уеннарында «онытыла». Баланы заман техникасыннан, ташла ул компьютерыңны, тузан суырт, савыт-саба ю, дип аерырга тырышу да хата. Ул, ирексездән, компьютер – кызык, көндәлек эшләр – күңелсез, дип уйлый башлый. Балага иң элек компьютерны алыштырырдай башка кызыклы шөгыль тәкъдим итәргә, аннан соң гына өйдәге вазифаларын исенә төшерергә кирәк. Тагын бер киңәшем: кечкенәләргә компьютер, интернеттан файдалануны тыюга караганда, аннан дөрес файдаланырга өйрәтү хәерлерәк. Татар халкында, суга керми йөзәргә өйрәнеп булмый, дигән әйтем бар бит. Бу очракта да нәкъ шулай. Балага заман җайланмаларының файдасы һәм зыяны турында сөйләү җирдә басып торган килеш йөзү алымнарын үзләштерергә тырышу белән бер. Үсмернең «геймер»га әверелүендә, инстаграмда иң күп «лайк» җыярга хыяллануында компьютерның гаебе юк. Димәк, әти-әниләр бу баланы вакытында аннан дөрес файдаланырга өйрәтмәгән».

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, кызлар белән телефон аша гына кич утырдык, дип сөйли башлаган идем ләбаса. Ни хикмәт, гел бер темага әйләндек тә кайттык бүген. «Загранпаспорт ясаттым бит әле. Төркиягә ялга барырга исәп, – дип сөенечен уртаклашты бер дустыбыз. – Өч атнада ясап бирделәр. Дәүләт хезмәтләре сайты аша бик җайлы икән». «Элек ул сайттан башка ничек яшәгәнбездер, – дип дустыбызның сүзен күтәреп алды икенчебез. – Бөтен эшне шуның аркылы эшлибез бит. Түләүләр, табибка язылу… Баланың билгеләренә кадәр карап булсын инде! Әй заман диген! Көндәлек тә электрон бит хәзер!» «Бездә андый нәрсә юууук, – дип сузды Киров өлкәсендә яшәүче Филүзәбез. – Билгене укытучыбыз гадәти көндәлеккә куя…» Безгә шул гына кирәк тә. Үзебезнең «текәрәк» яшәвебезне аңлап, әй мактадык инде заман технологияләрен. Ә бездә, ә бездә… Ул дәүләт хезмәтләре сайтының еш кына «эленеп» калуы турында ләм-мим. Белми торсын әле Кировлар.

…Шул акыллы башлар телефон аша гына тәм-томнар юллау ысулын да уйлап табар дигән өметем бар әле минем. «Виртуаль утырмаларыбыз» күңеллерәк узар иде. Чынбарлыкта күрешергә вакыт юк…

Комментарий язарга