Cу спорты безгә дә тәтеде ул

«Идел» журналы хезмәткәрләре Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты нинди тәэсир тудырганлыгын сорагач, артык исем китми дип җавап кайтардым. Берәр сәгать чамасы вакыт үткәч, кулга каләм алдым менә.

Беркем белмәгән бу серне «Идел»дән яшереп кала алмый идем шул. 13 ел гомеремне «Идел»гә гашыйк булып, гел аның турында гына уйлап яшәдем бит мин. Ул да мине ярата иде кебек…

Парлы йөзү һәм парлы сикерү бәхете тәтеде миңа.

Безнең Кәче авылында (Арча районы бу) «Текә тур» дигән урын бар. Казансуның яры беркайда да булмаганча биек җир бу. Еллар узган саен ул да шактый тәбәнәкләнде бугай инде. Менә шул яр чирәмендә мин, унынчы сыйныф укучысы бугай, кызынып ята идем, шунда кинәт Илсөя исемле кызый пәйда булып, «әйдә, бергә ярдан сикерәбез!» диде. Кыю егетләр генә сикерә шул бу ярдан, мин исә сикерү түгел, ул турыда уйларга да курка идем. Күптән күзем төшеп йөргән, ләкин сүз катарга кыюлыгым җитмәгән кыз авызыннан шундый сүз чыккач исә бу юаш малай әллә каян тәвәккәллек табып, ризалык бирде. Артка бер ун метрлап чигендек тә, чабып киттек, мин сиңа әйтим! Ярга якын төшсәң, имгәнәсең, ләкин ул турыда уйлау юк. Аяклар юлның авырлыгын, хәтәрлеген дә тоя, әмма ничектер пар канатым да бар кебек. Шулай янәшә очып бардык инде. Шунда «яратам сине!» дип тә әйтсәм, язмышым гел бүтән булыр иде дип уйлыйм. Суга килеп төшкәч, Илсөя: «Тотынышып сикерербез дип уйлаган идем мин», – диде. Бу сүзләр мине янә теге җебегән малайга әйләндерде дә куйды.

Икенче җәйдә бугай, дустым Фәрит белән комбайнда салам төшерүче булып эшләдек. Фәритнең велосипеды белән чиратлап ашарга кайтып киләбез. Бик эссе көн, ашаудан алда су коенырга килдем, теге турның сөзәк ярына. Ә суда… Илсөя йөзеп йөри! И йөздек тә соң бергәләшеп!.. Ләкин бу татлы «йөзү»не корыда дәвам итәргә тагын хисси тәвәккәллек җитми калды шул. Көзен Илсөя Алабуга культура училищесында укый башлады, тагын бер елдан мин армиягә киттем. Өч елдан кайтсам, Илсөя кияүгә чыккан иде инде…

Бүген менә шунысын да уйлап куйдым: сикергәндә 15 яшь кенә иде бугай Илсөягә. Тиешле урында яшәп, форсат чыкса, дөнья чемпионы буласы кыз иде бит ул. Шул Текә турдан ир-атларны да шаккатырып баш белән суга сикергәнен дә күргән булды минем.

Миндә дә эзе калды бу сикерүнең. Кырымда бушлыкка терәлгән тау сукмакларыннан йөри алдым. Казанда сигезенче һәм унынчы катта тәрәзә аша (тәүбә, тәүбә!) күрше бүлмәләргә керә идем.

Комментарий язарга