ДӨНЬЯ КАТЛАУЛЫМЫ, БЕЗМЕ?

Егерме беренче гасырның да унҗиденче елын башладык. Гадәттәгечә, киләсе елларга зурдан-зур планнар кордык, теләкләр теләдек. Шул теләкләр арасында иң еш кабатланганы, мөгаен, «дөньялар тыныч, имин булсын» дигәндер. Кешелек алга бара, тик проблемалары да арта түгелме? Аң-зиһене галәм киңлекләренә чыгарлык, ясалма җисемнәр булдырырлык кешенең дус-тату яшәрлек акылы юкмыни? Әллә бу, гомумән, чишеп булмаслык мәсьәләме кеше өчен?!

Баксаң, кешелек үзгәрә, ә кеше галиҗәнапларының табигате әллә ни үзгәрми икән бит. Моның шулай булуына Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы, күпсанлы дини-фәлсәфи, дини-гамәли эчтәлектәге китаплар авторы Шамил Аляутдиновның «Фикерләүнең дүрт дәрәҗәсе» аудиокитабын тыңлагач, тагын бер тапкыр инанасың. Дин белгеченең карашлары кызыклы: бүгенге көндәге Аурупаның төрледән-төрле тәгълиматларын, эзотерик-психологик әдәбиятын өйрәнеп, шуларны ислам тәгълиматы күзлегеннән чыгып аңлатучы, фәнни белемнәрне дини яшәешкә яраклаштырып аңлатучы башка кешене белмим әлегә. Дөньяның төрле почмакларында тренинглар уздыручы имам турында да әлегә ишеткән юк. Бу аудиоязмасында ул К. Альбрехтның «Гамәли интеллект. Зирәк акыл турындагы фән» («Практический интеллект. Наука о здравом смысле») язмасына таянып, фикерләү дәрәҗәләре ягыннан дүрт төркемкә аерылган кешеләрнең яшәешебездәге урынын билгеләргә омтыла.

Фикерләүнең дүрт дәрәҗәсе бар икән: симплементар, дуплекс, полиментар һәм омниментар дәрәҗәләр.

Симплементар фикер йөртүчеләр – тормышта иң киң таралган төркем. Алар арасында мәктәпне тәмамлау белән акыл-зиһеннәрен баетуның юлларын эзләмичә, акрын гына деградацияләнүчеләр күп. Сәгатьләр буена телевизор каршында утырырга мөмкиннәр. Курку һәм наданлыклары сәбәпле, алар гадилекне – гади сорау һәм гади җавапларны яраталар. Алар өчен йә «ак», йә «кара» гына, йә «әйе», йә «юк» кына бар. Әгәр симплементар дәрәҗәдәге кешеләр дини дә булса, алар ультра дини, ягъни алар уйлаганча уйламаган, алар киенгәнчә киенмәгән, алар яшәгәнчә яшәмәгән барлык кешегә дошмани карашта торалар.Шамил Аляутдинов islamreview.ru

Симплементар дәрәҗә – фикерләүнең иң түбән дәрәҗәсе. Андый кешеләрне үз артларыннан ияртерлек көчле хакимнәр җәлеп итә. Бу «көтү»гә «ныклы кул»лы көтүче кирәк. «Без сезнең проблемаларыгызны чишәчәкбез!» дип әйтүче көтүче. Ничек чишәчәкләр – көч беләнме, хакимият ярдәмендәме – монысы мөһим түгел. Иң мөһиме – аларга бу турыда уйларга туры килмәсен. Алар өчен башкалар уйласын! Шулай диюгә, тарих битләрендә чәчелеп яткан парадокслар күз алдына килеп баса. Гитлер… Муссолини… Ленин… Сталин… Коммунизмда яшәү теләге гасырлар буена тупланган рухи (әдәбият һәм мәдәниятнең төрле агымнары, мәсәлән) һәм матди (мәчет, чиркәүләр…) мирасны чүплеккә себереп түгәрлек иткән икән, бу төр кешеләрнең күп һәм куркыныч булуы бәхәссездер. Хәтта татлы җимле кармакка («Кто был ни кем, тот станет всем!») эләккән кешеләр өчен зыялы катлауны юкка чыгару да әллә ни авыр эш тоелмый. Дәрдмәнднең дә алтын приискалары хуҗасы булуы гына искә алына. «Бөек» (!) максатлар булганда мәдрәсә-мәчетләр, нәшриятлар тотуы, мохтаҗларга ярдәм итүе – болар бар да игътибарга лаек эшләрмени. Аяныч хәлләр…

Ш. Аляутдинов бер әңгәмәне мисал итеп китерә:

– Коръәндә «йоклаган кешене үтерергә ярый» дигән аять бар икән. Без бу турыда агай-эне белән бик күп сөйләштек, бәхәсләштек. Дөресме бу, юкмы? Без моны белергә тиеш.

– Сиңа ничә яшь соң?

– Утыз җиде.

– Синең шуннан да мөһимрәк сорауларың юкмы тормышта?

Утыз җиде яшьлек ир уртасы кешенең ниндидер, кемнәндер ишетеп калган сүзләрне суперглобаль проблема ясап, шуңа вакыт сарыф итүе яки кемнәрнеңдер гомерләренең күп өлешен сериаллар карап юкка чыгаруы, Аляутдинов фикеренчә, симплементар дәрәҗә өчен хас күренеш.

Мондый кешеләрнең гамәлләренә эчке курку нык йогынты ясый. Примитив җәмгыятьләрдә бу – йола-гадәтләрне тайпылышсыз үтәүгә, башкача тәртипнең булу мөмкинлеген инкяр итүгә кайтып кала. Биредә бүтән фикер әйткән яки үз яшәешләренең дөреслегенә шик белдергән кешеләргә урын юк: аларны ырудан куалар, җәзалыйлар… Кешелекнең үсеш баскычларын барласак, һәр яңалыкның җәмгыять тормышына үтеп керүе утлы-каһәрле каршылыклар аша барган түгелме?! Гайсә пәйгамбәрне шул фикерләүләре түбән дәрәҗәдәге кешеләр тәрегә кадакламыймы? Мөхәммәт пәйгамбәрне Мәккәдән нигә куалар? Пәйгамбәрләр яңа кыйммәтләр алып килә, шул гына… Алдагы карашларга караганда прогрессиврак булган фикерләр. Күпчелекнең моны кабул итәрлек аң дәрәҗәсе булмавы һәм үзләренчә яшәү рәвешенең иң дөресе булуына чиксез инанулары кебек каршылыклар аша узарга туры килә аларга. Ә Джордано Бруно? Коперник? Ә җәдидчеләр? Беренче театрларны оештырып йөрүчеләр… Һәр чорда да фикерләү дәрҗәсенең югарырак баскычында торган кешеләргә күпчелекнең стереотип карашлары белән көрәшә-көрәшә алга барырга туры килгән.

Кешелек дөньясы үсеш-үзгәрештә булгач, аң-фикер дәрәҗәсенең иң түбәненә ия кешеләр булмаска да тиеш кебек юкса. «Тик олау һаман шул урында!» Телевизорны ачу белән моның шулай икәненә инанырга туры килә: анда терракт, монда үтереш… Бер-берсен алыштырып торган сериаллар, өч тиенлек җырлар, шау-шулы шоу-тамашалар… Кемгә хезмәт итә бу мәдәният? Караучыга, тыңлаучыга. Караучысы нинди азыкны йота ала – шул тәкъдим ителә.

Алга киткән җәмгыятьләрдә дә симплементар фикерләүче кешеләр күпчелек икән (К. Альбрехт раславынча). Биредә дә шул ук проблемалар: эчке курку кешене үзенекен генә якларга, башкаларның дөньяга карашларын инкяр итәргә этәрә. Кеше үз эчке дөньясын җимерелүдән сакларга маташа. Хәтта югары белемле кешеләр арасында да шул тип кешеләр байтак. Ш. Аляутдиновтан тагын бер мисал. Ул югары белемле психолог танышының ничек итеп мөселман кешеләре арасындагы бер юнәлешкә тап булуын тасвирлый. Кешеләргә (ә биредә күпчелек укымышлы, белемле кешеләр, ди) аять һәм хәдисләрнең аерым сайланганнарын гына тәкъдим итеп, аларның карашлар системасын бозалар (компьютерга вирус кертәләр!), соңрак яңа информация яздырыла икән. Бары тик бу юнәлеш дөрес, бары шулай гына булырга тиеш дигән уй сеңдерелә. Кеше әллә ничә югары белем алырга мөмкин, ләкин мөстәкыйль уйлау сәләтенә ия түгел икән, бу – бары тик симплементар дәрәҗә – кем кулына да булса эләгеп, билгеле бер калыпта әвәләнер өчен йомшак матдә.

Бу төр кешеләр арасында хайвани ихтыяҗлар белән, түбән инстинктлар белән генә яшәүчеләр байтак. Шул кешеләрнең кулына корал тоттырып, «Син әнә ул кяфер профессордан, шигый (яки сөнни) имамнан һ.б.дан өстен, чөнки син Хак юлында, Изге китапта шулай диелгән (!), синең эшең – изге гамәл, җиһад!..» кебегрәк сүзләр белән «эшкәртеп» торуларын хәзер дә күрмибезмени?! Үтерергә рөхсәт, дошманыңның хатынын, кызын көчләргә рөхсәт, җитмәсә, җәннәт рәхәтлекләре дә вәгъдә итәләр – тагын ни кирәк?!

Икенче баскычка күтәрелгән дуплекс фикер сөрешле кешеләр дөньяны ике яклы гына кабул итәләр: ак яки кара, башка вариантлар булуы инкяр ителә. Дуплекс фикерле кешеләр иң түбән дәрәҗәдән иҗтимагый зирәклекләре белән өстенрәк тора, ләкин аларның фикер офыгы да шактый тар. Алар бар нәрсәгә «яхшы-начар», «дөрес-дөрес түгел», «әхлаклы-әхлаксыз», «безнең белән-безгә каршы» күзлегеннән чыгып карый.

Боларда да эчке курку бар: кеше сүзеннән курку, ни дә булса эшләп уңышсызлыкка тап булудан курку, ялгыш эшләп көлкегә калудан курку… Шул рәвешле, җәмәгатьчелек, тирәлек фикеренә бәйлелек мондый тип кешеләрне тәвәккәл булудан тыеп тора. Болар һәр нәрсәнең ике ягы бар дип кабул итә, төрле ягы булу мөмкинлеген күрми. Күп кенә журналистларның шул рәвешле фикер йөртүе чир дәрәҗәсенә җитеп, җәмгыятьнең яшәү рәвешенә куркыныч тудыра дип саный Ш. Аляутдинов. «Көнчыгыш белән Көнбатыш каршылыгы», «ислам белән христиан диннәре көрәше» кебек сүзләр белән проблеманы гомумиләштереп, ике яклы гына итеп күрсәтү ул каршылыкларны тагын да тирәнәйтә дип саный автор. Күпкырлылыкны күрмәү… (Кызык, Жириновскийны кайсы төркемгә кертеп була икән?)

Әгәр дуплекс фикерле кеше дини икән, ул диннең тышкы чагылышларын энәсеннән җебенә чаклы үтәргә тырышачак. Намазны ничек укырга, нинди догалар кайсы вакытта укылырга тиеш, «Фатиха»дан соң «амин» дип кычкыру кирәкме-юкмы, имам артына оеган мөселманнар аякларын аерып басарга тиешме-юкмы һ.б. – ничек өйрәткәнчә, боларны ул бер хилафлык китермичә үтәргә тырышачак, чөнки болай эшләү – аның фикеренчә, иң дөресе. Башкача үтәсә, әйтсә, укыса… – Аллаһның рәхмәтенә ирешмәячәк. «Хак-хак түгел!» Башка вариантлар була алмый. Төрле карашларны чагыштырып карап, мөстәкыйль нәтиҗә ясау бу төр кешеләргә хас түгел. Биредә дә каршы якка карата агрессия булырга мөмкин, ләкин симплементар дәрәҗә белән чагыштырганда күпкә азрак.

Полиментар фикерләүчеләр тагын да югарырак баскычта торучы кешеләр. Болар инде тормышның ике төстә генә булмыйча, бик күп төрле төсмерләре булуын аңлап эш итәләр, төрле фикерләр барлыгын таныйлар һәм аларны ихтирам итәләр. Түземлелек, билгесезлектән курыкмау, киресенчә, билгесезлеккә каршы бару…

Алар һәр проблеманың берничә чишелеше булуын аңлый, башкаларның фикерен тыңлый, каршылыкның сәбәбенә төшенергә тырыша. Аңлы рәвештә һәркемнең үз хакыйкате булуын таный. Алар өчен, хаклы булуга караганда, рухи үсеш кыйммәтрәк. Үзләреннән аң-зиһен ягыннан түбәнрәк кешеләр белән аралашканда да үз өстенлекләреннән начар максатларда файдаланмыйлар. Фикерләү офыклары биредә инде бөтенләй башка. Бу төр кешеләрдә ихтыяр көче нык булып, негатив хисләргә тышка чыгарга, әхлаксыз гамәлләргә барырга киртә булып тора. Бу кешеләр дә башкалар кебек яхшы һәм начар сыйфатларны үз эчләрендә туплаган, ләкин эчке контролерлары аларга вакытында тыелырга, сабыр булырга ярдәм итә. Ш.Аляутдинов фикеренчә, иманлы кеше (гомумән, шул дәрәҗәдәге фикер иясе) үзенең кимчелекләре өстендә эшли, аларны бетерергә тырыша, башкалардан кимчелек эзләми.

Полиментар фикерле ата-ана, мәсәлән, баласы берәр ялгышлык эшләсә, почмакка бастыру яки башка җәзаларны кулланырга ашыкмый. Башта тыңлый, баланың бу хәлгә мөнәсәбәтен белергә, мотивларын аңларга тырыша. Алар өчен чынбарлык берничә төрле: баланың үз чынбарлыгы, атаның үзенеке, ананың – үзенеке…

Ш. Аляутдинов ассызыклаганча, дини кеше нәкъ менә шул баскычта торырга тиеш (кимендә!) Үзен хөрмәт иткән фәнни-атеистик карашлы кешеләр дә дип өстик. Начар белән яхшының бер үк булмавын аңлап, үзенә карата әшәке сүз ишетсә, начарлыклар эшләнсә, бу ситуацияне үзүсеш максатында файдаланырга тиеш: сабырлык күрсәтергә, начарлыкка яхшылык белән җавап бирергә. (Күпләребез моңа сәләтлеме?) «Уң яңагыңа суксалар, сулын куй»… Әшәкелекне арттырма. Ә без нишлибез? «Урынына утыртабыз!». Кеше чынлап та әшәке икән, яхшылык эшли алмыйсың икән, аның белән юлларың кисешмәү ягын кара, күрмәмешкә салыш, беркайчан да аның турында начар сөйләмә. Бу да әшәкелекне арттырмауга керә. Уйлар материальләшә…

Бу урында бер хәдис искә төште. Мөхәммәт пәйгамбәрнең күршесендә бер яһүд яши. Көн дә иртәнге якта ул үз йортындагы чүп-чарны пәйгамбәр йортына ташлый. Көн дә пәйгамбәр дәшми-нитми генә чүпләрне җыеп түгә. Күрше хакын хаклап бер сүз дәшми. Шулай шактый вакыт дәвам итә. Көннәрдән бер көнне ул йортында чүп-чар күрми. Аны дошман санаган яһүд күрше дә күренми. «Моңа бер-бер хәл булмадымы икән?» дип, Мөхәммәт пәйгамбәр аның өенә керсә, чынлап та, яһүд күрше чирләп ята икән. Шуннан соң боларның аралары җайланып китә, ике йорт арасында ташландык чүпләр дә күренми.

Сорау туа: безнең хөрмәтле ил җитәкчеләре фикерләүнең нинди дәрәҗәсендә тора икән? Санкция арты санкция кертү юлы белән генә араларны җайлап булмасын аңламыйлар микән алар?! Сергей Капица кебек уйламыйлар бугай шул: «Әгәр хәрби көчләргә түгелә торган миллиардлар урынына мәгариф белән сәламәтлек саклауга миллионнар табылса, террорчылык булмас та иде…»

Омниментар фикерләүчеләр – иң югары дәрәҗәдәге фикер ияләре. Алар күптөрлелекне күреп сөенәләр, алар үз «Эго»ларын җиңә алган кешеләр. Тормыштагы гаделсез мөнәсәбәтне күреп (хыянәт, ялган, гайбәт һ.б.), алар беркемне дә гаепләмиләр, ә алга бару өчен яңа юллар эзлиләр. Ш. Аляутдинов фикеренчә, уңышсызлыкка ирешсәләр яки кемнәндер кимсеткеч, усал сүзләр ишетсәләр, моның Тудыручы тарафыннан җибәрелгән сынау булуын һәм аның нинди дә булса сабак өчен булуын аңлыйлар. Алар билгесезлектән ләззәт алалар, аларда билгесезлектән курку юк. Гомумән, курку хисе юк. Аларда кемнедер гаепләү, «сабакларын укыту», үч алу кебек теләкләр юк. Тормышның агышына читтән карап, яшәүнең һәр мизгеленнән рәхәтлек алалар. Авырлыкларны да рәнҗү-сыктау, газап-әрнү аша түгел, ә чынбарлык буларак кабул итәләр. Сәер, бу төр кешеләргә мисал китерүе дә кыен икән. Пәйгамбәрләрне искә алсак кына… Будда, Конфуцийлар микән? Әллә булганына шөкерана кылып, һәр кешегә карата хәерхаһлы, изге догада булган, гайбәт-хөсетлекләрдән өстен торган үзебезнең Акъәбиләрме?..

Рухи ачлык, матди хәерчелек кебек сынауларны сабыр, түзем һәм… рәхмәтле булып кабул ит. Ай-һай… Вөҗданыңны таптадылар, мал-мөлкәтеңне тартып алдылар, якыннарыңны югалттың… Моны сынау итеп кабул ит… Түзем булсаң, югалып калмасаң, бирешмәсәң, югалтканнан күбрәк бирелер… «Без Илаһидан килдек… Аның янына китәчәкбез». Килешәсездер, моны аңлау авыррак һәм иң мөһиме, шул рәвешле яшәү дә мөмкин түгел кебек. Төрле психологик һәм эзотерик әдәбият, тренинглар да безне моңа өнди анысы. Ләкин бит белү бер нәрсә, шул белемне үзеңнең яшәү рәвешеңә әйләндерү бөтенләй икенче. Кем әйтмешли, пәри башка, җен башка.

Омниментар карашлы кешеләр гыйлемлелекне югары бәяли, яңадан-яңа белемнәргә омтыла, һәрдаим үзенең йомшак яклары өстендә эшли, «яңа нейрон юллары ача». Бәлки, бәлки… «Уйлар, истәлекләр, хис-кичерешләр – бар да нейроннарның электрохимик үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә туа», – ди бит Н. Карр үзенең «Пустышка: Что Интернет делает с нашими мозгами» китабында. Бүгенге көн нейробиологиясендә минең пластиклыгы төшенчәсе бар икән: безнең уйлар, хисләр тәэсирендә мидәге электрохимик схемалар да үзгәрә.

Позитив психология дә шул ачышларга нигезләнә түгелме? Яхшы уйларны гына башыңа кертсәң, билгеле бер вакыттан соң аңасты (подсознание) шул рәвешкә көйләнә, ди. Хәер, халыкның зирәк акылы да шуны тәкрарлый: «Юраганың юш килер». Бүгенге тел белән әйткәндә, уең материальләшер. Моның чынлыгына ышаныр өчен тирә-юнегезгә күз салып карагыз әле: төксе, бар нәрсәдән канәгатьсезлек белдерүче кешеләр сәламәтрәкме, әллә уен-көлке яратучы оптимистлармы? («Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә» ).

Озын сүзнең кыскасы: бу дөньяның матурлыгын күрерлек күңел күзебез булсын да күңел күзебезне ачарлык акылыбыз булсын! Ә моның өчен үзебезнең шәхесебезне камилләштерүдән туктамыйк: фикерләүнең полиментар һәм омниментар дәрәҗәләренә җитик. Бу – шәхсән үзебез өчен генә дә түгел, ә гомумән кешелекнең имин, тыныч яшәве өчен дә кирәк.

Комментарий язарга