Дөньямны оныттырган Үзбәкстан

 Казан-Ташкент самолетына билет алдым, Үзбәкстанга китәм! Бу сүзләрем күпләрне гаҗәпкә калдырды, кемнедер хәтта көлдерде. «Монда үзбәкләр беткәнме әллә, анда ук бармасаң», – дип мыскыл аралаш елмайды алары. Сәяхәт өчен бу илне сайлавым үземдә дә ирония уятты анысы. Әмма Урта Азиянең нәкъ уртасында утырган мәмләкәткә аяк баскач дөньямны оныттым…

Үзбәкләр хөрмәткә лаек

          Үзбәкстанда майда ук эссе көннәр башланганнын белсәм дә, бәлки кирәге чыгар дип, чемоданның бер почмагына бөкләп тыккан «ветровка»мны беренче көнне үк алып кидем. Самолеттан төшүгә йөзгә бөркү һава килеп бәрелүгә карамастан, кичен салкынча җилдән бала йоннар кабара. Әллә Казанда май буе тәмам газиҗләнеп җылы көткәнгә, мондагы һава да салкын тоелдымы дисәм, юк икән, соңгы елларда бездәге кебек анда да климат үзгәрә, халык аптырашта. «Элек бу вакытта эссегә чыдый алмый идек инде, быел әнә салкын яңгыры да ява, җилләс җиле дә исә», дип сөйләп китте без кич кунарга тукталган кунакханә администраторы Фирүзә дә. Яшәү урынын алдан ук интернет аша белешкән идек. Үзәктән ерак түгел дигәненә кызыксак та, шәһәрнең «йөрәге»ннән – үз дәверендә Тимуридов империясенә нигез салып тарих битендә үз эзен калдырган гаскәри Әмир Темурның атка атланган һәйкәле торган сквердан ун чакрым ераклыкта булып чыкты. Ташкентның СССРда мәйдан ягыннан дүртенче урынны биләгәнен, Мәскәү, Питер, Киев кебек калалардан гына калышканын истә тотканда, билгеле, бу ара әллә ни күп тә түгел. Ни дисәң дә, башкала унбер районны берләштерә, халык саны өч миллионга якын. Ә инде теләгән урынга метро да, җәмәгать транспорты да тиз генә барып була. Такси бәясе дә чагыштырмача арзан – 5-6 мең сумнан башлана. Үзбәк сумы белән, билгеле. Курс исә 1 * 115. Машиналарның күбесе газга көйләнгән, үзбәк егетләре теләгән җиреңә җилдереп илтеп куярга һәрчак әзер. Ә менә җилдереп диюем чагыштыру түгел, чынбарлык: монда җәяүлегә дә, кызыл утка чыгучыга почет юк, иминлек каешын эләктерү дә көлке. Машинага утыргач, каешка үрелгәнеңне күрсә, таксистлар: «Кирәкми, эләктермә! Минеке дә юк!» – диләр. Пассажирның бу гамәле аларны кимсетә кебек сизелде миңа. Аларның тагын бер үзенчәлеге – барысы да Мәскәүдә булып кайткан, диярсең. Русияле икәнне белүгә «О, Равил Гайнетдин! Ул бит Бохарада укыган… Мәскәүнең Җәмигъ (яңа мәчет) мәчетендә татарча вәгазь тыңладык, аңлашылды, үзбәк һәм татар телләре охшаш», – дип, сабыйларча сөенеп сөйләргә керешәләр. Ә менә аларның үз телләренә хөрмәтен, мәхәббәтен күреп чын-чынлап көнләштем. Кайда да беренче урында – үзбәк теле. Өлкән буын урысча аралашса да, яшьләр аны белми диярлек. Чөнки гаиләдә туган телләрендә сөйләшәләр.

20180530_102051

          Бездә үзбәк дип мыскыллап караган бу халык ачык, ярдәмчел, кунакчыл булулары белән дә хөрмәт уята. Беренче көнне үк урам исемен сорарга туктаган уңайдан чәчтараш ишек төбендә утырган егет һәм кызга, сүз иярә сүз чыгып, Сәмәрканд, Бохара шәһәрләренә барырга теләвебезне әйткәч, эсседә автобус яки машинада интегеп йөрмәскә, тиз йөрешле поездга утырырга киңәш иттеләр. Ләкин билетлар алдан алмасаң сатылып бетә икән. Егетебез (соңыннан чәчтарашханә хуҗасы икәнен аңладык) тимер юл вокзалы җитәкчесе белән дус булып чыкты. Шул арада шылтыратып, кирәкле көннәргә билетка «бронь»да ясады. Икенче көнне барып кына алдык.

          Шул ук кичне аптырашта калдырган тагын бер хәлгә юлыктык. Безнең Бауманны хәтерләткән Бродвей урамы буйлап йөргәндә, карын ачканны чамалап, картиналар сатып торган рәссамнан милли ашларыгызны кайда авыз итеп була дип сорагач: «Хәләл җефетем белән озакламый авыз ачарга китәбез. Бераз көтсәгез, бик шәп кафе күрсәтербез»,  – диде. Шул арада хатыны белән тиз-тиз картина-сурәтләрен җыеп, остаханәгә урнаштырдылар да, безне машиналарына утыртып, милли ашлар кафесы ишек төбенә китереп тә җиткерделәр. Үзләре шунда ифтарга йөридер дип уйласак, безгә ярдәм итү йөзеннән кырык эшләрен кырык якка ташлаган булып чыкты алар. Мондый хәлләр сәяхәтебез вакытында күп тапкыр кабатланды әле.

          Ташкент ачык күңелле кешеләре белән генә түгел, киң урамнары, төзек юллары, мәһабәт биналары, биек-биек агачлары, берничә чакрымга сузылган парклары, куак-куак булып утырган гөлчәчәкләре, концерт залларының күплеге, бай музейлары, тузансыз чиста һавасы аша да күңелне яулады. Халкы элеккечә мәхәллә булып яшәгән Иске шәһәрендә аеруча җылы мохит саклана.  Яңа каладан аны Анхор каналы аера. Анда унтугызынчы гасыр ахырында төзелгән иске йортлар, урта гасыр архитектурасы үрнәкләре – Хәзрәти Имам мәчете, Барак Хан һәм Муйи мөбарәк мәдрәсәләре һ.б. урнашкан. Муйи мөбарәк мәдрәсәсендә Осман империясе чорыннан сакланып калган, болан тиресенә язылган Коръән дә бар. Бу – бөтен дөньяда дүртәү булган изге китапның бер нөсхәсе. Юкка гына эссе, коры һавалы Урта Азия урта гасырларда чын мәгънәсендә фән һәм мәдәният «оазисы»на әйләнми инде. Ул чакта мондагы шәһәрләр мәчет-мәдрәсәләре белән дан тота. Хәзер күбесе  һәр кирпеченә кадәр тарихны үзенә сеңдергән һәйкәл ролен үти. Иске шәһәрнең күрке – Кукельдаш мәдрәсәсе генә әле дә уку-укыту үзәге булып хезмәт итә. Архитектура корылмасы урам яктан гүзәл манаралары белән каршылый. Аркадан эчкә узгач, чынбарлыктан борынга шәрык мохитенә эләккәндәй буласын: таш түшәлгән киң ишегалды, тоташтан төзелгән ике катлы биек корылмалар, шунда ук михраблы намаз уку урыны, берәр почмакта шәкертләр дин сабагы өйрәнеп утыра… Дини белем үзәкләренең тагын берсе – Минор мәчете берничә ел элек ап-ак мәрмәрдән торгызыла һәм җирле халыкның да, туристларның да яраткан урынына әйләнә. Хәер, Ташкенттагы мондый  истәлекле урыннар бихисап һәм аларның барысын да әйләнеп чыгу өчен берничә көн дә җитми.

Без – Ташкент татарлары

          Заманча, тиз йөрешле поезд белән Урта Азиянең иң борынгы шәһәрләреннән берсе Бохарага кузгалдык. Кайда да үзебезне «Ташкент татарлары» дип таныштырабыз. Моның үз хикмәте бар: истәлекле урыннарга керү Үзбәкстан кешеләре өчен унике-унбиш сумнан артмаса, чит илләрдән килүчеләргә ун-унике мәртәбә кыйммәтрәк. Бохарада да, татарча сөйләшүебезгә алданып, безне үз кеше итеп каршы алдылар, кунакханәдә саллы гына ташлама ясадылар. Урнашуга Арк кирмәненә кузгалдык. Риваятьләр буенча аны Туран Афрасиаб патшасының кызына ире бүләк итеп төзетә. Монда элеккеге заманнарда хәлифәләр, алар гаиләсе, хезмәтчеләре яши. Калкулыкта урнашканга күрә, өстән шәһәрне күзәтергә мөмкин. Бохараның төп архитектура үрнәкләренең тагын берсе – Пои Калян  архитектура үрнәге дә шуннан ерак түгел. Урта гасырда сафка бастырылган бу комплекс мәчет, мәдрәсә, бездәге башняны хәтерләткән манараны берләштерә. Манара азан әйтү өчен генә түгел, ә тирә-юньне күзәтү, дошман килгәне күренмиме, шуны карау һ.б. өчен хезмәт иткән. Ефәк юл Бохара аша узганга, биредә алтмышлап кәрван-сарай гына була, аларда төрле ил сәүдәгәрләре туктала. Пои Калян базарында әле дә ниләр генә сатмыйлар: бизәнү әйберләре, кулдан эшләнгән сувенирлар, савыт-саба, кием-салым, келәм, агач эшләнмәләр һ.б. күреп күзләр камаша.

          Бер көнебезне Бохара шәһәрендәге әүлияләр җирләнгән изге урыннарга багышладык. Алар монда бихисап. Без җидесендә булырга өлгердек. Риваятьләр буенча, җиде урынны әйләнеп чыксаң, хаҗ кылу савабы аласың. Әллә шуңа, әллә рамазан ае булганга, андагы халыкның күплеген күреп шаккатасың. Һәркем дин әһелләреннән дога кылдыра, теләк тели, үзләре белән изге су алып китә. Ерактан килүчеләр тамак ялгап алсын өчен якын-тирәдә яшәүчеләр, хәйрия йөзеннән, камыр ризыклары пешереп китереп куя. Әлеге урыннарның берсе генә камил дәрәҗә ясалган, калганнарында төзелеш эшләре бара. Бу инде туристлар, хаҗилар тарафыннан кызыксыну булганга бер ишарә. Ә туристлардан Үзбәкстанда кемне генә күрмисең, аурупалылар, японнар, кытайлар, кореялеләр. Бездә көлке уяткан бу дәүләт, башкалар өчен тарихы, бай мәдәнияте белән кызыклы.

          Под/ Шәһәр эчендәге шәһәр

          Дөнья картасында Үзбәкстан артык зур урын биләмәсә дә,  төбәкләрендәге һава торышы сизелерлек аерыла. Хорезм өлкәсенең Хива шәһәренә таба кузгалгач, Бохарада бөркү һаваны җилләс җил алыштырды. Тиз йөрешле поезд анда ук бармый, шуңа да дүрт йөз чакрым араны машинада узарга туры килде. Бу якта чүл патшалык итә, юл буенда бернинди авыл-мазар да күренми. Чүлдә исә чәнечкедән башка берни үсми, сирәк-мирәк сарык көтүе очрый. Ә юлга метр-метр ярымлы кәлтәләр атылып чыга! Шуларны сагалап бара торгач, биш сәгать вакыт узганы сизелмәде дә. Хорезм өлкәсенең башкаласы Ургенч шәһәренә җиткәндә янә бер хозурлык ачыла – юлчыларны диңгезгә тиң Амудәрья елгасы каршы ала.

          Ургенчтан нибары унбиш чакрым ераклыктагы Хива туристлар арасында аеруча популяр. Монда шәһәр эчендә шәһәр – «змейка» рәвешендәге таш кирмән белән уратылган Ичан Кала – ЮНЕСКО объекты урнашкан. Риваятьләр буенча ул безнең гасырга кадәр үк Хейвак дигән кое янында барлыкка килә. Тарихи кыйммәткә ия кое бүген дә саф суы белән халыкны сөендерә. Гомумән, биредә коеларның күплеген күреп таң каласың. Кирмәннең монысы башкаларыннан һәр яклап та шәһәргә чыгу капкасы булуы белән аерыла һәм монда халык әле дә көндәлек тормыш алып бара. Аларны яшәү рәвешен тоярга теләп, кунакханәнең дә кирмән эчендәгесенә – күптән түгел ачылган «Зөһрә» исемле кунак йортында тукталдык. Урамда караңгы төшеп килә иде инде. Монда күк шундый аяз, йолдызлар баш очындагы кебек якын. Урам тулы халык, күбесе әлеге дә баягы чит ил кунаклары. Франциядән килгән Леонс берара Мәскәүдә эшләгән һәм шул чагында ук Үзбәкстанны күрү теләге белән яна башлаган. Ниһаять, хыялы чынга ашкан. «Дөньяның кайсы гына мәмләкәтендә булмадым, тик  матурлыкны моңарчы очратмадым», – диде ул да тәэсирләнеп. Дөрестән дә, монда ханнар заманы рухы саклана, тар урамнар, таш йортлар, агачка уеп бизәк төшерелгән биек-биек капкалар, берәр чаттан атка атланган җайдаклар килеп чыгар төсле. Әнә, төсле кирпечтән тышкы яктан бизәкләп эшләнгән Мөхәммәд Әмин хан мәдрәсәсе балкып утыра. Джума мәчетенең түбәсен тотып торган 210 колоннаның барысы да төз, уелган бизәкле. Мөхәммәд Рәхим ханның ике катлы гаремы үзе бер тамаша. Хәлифә дүрт хатын белән генә канәгатьләнмичә, кырык сөяркә дә асраган. Хатыннары ирнең төнне кайсысының куенында уздырганын белмәсен өчен, ул, кич җитүгә,  махсус ясалган лабиринт ярдәмендә эзен югалта торган булган. Егерменче гасыр башында яндырылган кирпечтән төзелгән Ислам Хуҗа манарасы Хивадагы гына түгел, илдәге иң биек корылмалар рәтендә. Илле метрга якын биеклектәге манараның диаметры – ун метр. Эчендә бормалы агач баскыч саны йөздән арта. Баскычта кара-каршы ике кеше очрашса, берең туктап юл бирмәчә, икенчең уза алмый. Өстәвенә караңгы, ярыктан көн яктысы гына төшә. Текә   баскыч буйлап менә башлагач, ничек төшәрмен дип, куркып, кире борылырга да уйлаган идем. Алдымдагы инглиз «lets go» дип, шайтанымны котыртты. Ә менә өскә менгәч төшәсе барлык гомумән онытылды: манара башында үзеңне коштай хис итәсең. Ичан Кала уч төбендәгедәй күренә, күз алдына шәрык әкиятләрендәге ханнар, патшалыклар килә… Төшкәндә һәр баскычка утырырга, артсан белән шуышырга туры килде.

20180604_165903

 Сәмәрканд – мәдәниятләр кисешкән кала

          Хивадан Сәмәркандга поезд белән ун сәгать дигәндә барып җиттек. Күп туристлар самолетта Ташкентка очуны кулай күрсә, поезд бәясе күпкә җүн. Сәмәрканд – Тимуридов империясе башкаласы, мәдәниятләр кисешкән кала. Егерменче гасыр башында да берара Үзбәкстан башкаласы булып тора әле ул.  Аның күрке – данлыклы Регистан, тәрҗемә иткәндә «ком белән капланган җир» дигәнне аңлата. Әлеге ансамбль шулай ук ЮНЕСКОга кертелгән, ул Улугбәк, Шердор, Тилля-Кари мәдрәсәләрен берләштерә. Аларның һәркайсына күз явын алырлык шәрык бизәкләре төшерелгән, барысы да кулдан эшләнгән һәм бер-берсен кабатламыйлар. Кичен исә Регистан төрле төстәге утларга күмелгән мәлдә бу бизәкләр аңа ниндидер серлелек өсти.

          Сәмәркандда Ташкент татары диюбезгә генә ышанмадылар, паспортларыбызны күрсәтүне сорап аптыраттылар. Ике мең елдан артык Бөек Ефәк юлның Кытай белән Аурупа арасындагы төп урыны булгангамы, халкы  гына эре, дорфа кебек тоелды. Сатулашканны да өнәмиләр, туристлардан ничек тә, хәтта ки алдау юлы белән дә, акча каерырга гына торалар. Әмма, тарихи урыннар белән чикләмичә, бу як табигатен дә күрик әле дип, тауларда йөреп кайткач, сәмәркандлы турындагы тискәре фикеребез үзгәрде. Урыны-урыны белән ташлы, «итәге» аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә төренгән мәһабәт таулары, серпантинлы юлдан узганда яктыртып ачылып киткән үзәнлекләре булган, шунда ук тау елгасы агып төшкән бай табигать янәшәсендә яшәүче халыкны ничек дорфалыкта гаеплисең инде, ә?!

          Ислам Кәримов президентлык иткән чорда Үзбәкстан күпләр өчен ябык булса, хәзер ул әкренләп ачыла бара. Чикне узганда элеккеге төсле букчаңдагы әйберне санап, валютаның тиененә кадәр күрсәтеп, декларация тутырасы да юк. Ләкин теркәлүсез ике көннән артык торырга ярамый. Юкса, депортацияләүләре һәм штраф түләтүләре ихтимал. Кунакханәдә теркәүне турыдан-туры уздыралар. Тиздән мондый хокукны шәхси кешеләргә дә бирергә җыеналар. Ул чагында алар да үзләрендә туристларны кабул итә алачак. Туристлар хисабына ил казнасын баетып  булганын монда да сизеп алганнар инде. Шуңа да тарихи-архитектура үрнәкләре, кунакчыллыгы, милли сыйлары белән дан казанган Үзбәкстан озакламый иң популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнергә мөмкин. Ике атнага сузылган сәяхәтебезне онытылмаслык мизгелләргә, маҗараларга бай иткән, киң күңелле, миһербанлы кешеләр белән таныштырганы өчен бу илгә бары тик рәхмәт әйтәсе һәм уңыңлар гына телисе килә.

Комментарий язарга