Данил батыр истәлеге

Аның фотосурәте кабат көрәш залының кыл уртасына урнаштырылган. Ел саен турнирның яңа тарихы язылса да, залның шул рәвешле бизәлеше үзгәрешсез калырга – келәмдә кызу бил алышулар барган мәлдә дә игътибар олпат батырга юнәлергә тиеш. “Әтиебез келәмдә генә түгел, тормышта да гадел, киң күңелле, ачык кеше иде. Шуңа да аның истәлегенә турнирны оештырганда ярдәм итүчеләр, теләктәшлек белдерүчеләр дә күп…” – Түбән Каманың “Шинник” спорткомплексында Данил Галиев истәлегенә егерме дүртенче тапкыр уздырылган көрәш бәйгесе барышында аның улы Фәнис әтисе хакында шундый сүзләр җиткерде.

куреш5Бәләкәй йортта – зур кунак

Түбән Камада уздырылган әлеге традицион турнирга килгән саен, аны егетләрнең бил алышу бәйгесе буларак кына түгел, ә бәйрәм тамашасы кебек кабул итәргә ияләнелгән. Чөнки оештырылышы шундый һәм башлап йөрүчеләрнең мөмкинлекләре чикләнмәгән – көрәш җанлы тамашачылар келәм һәм аның янәшәсендә генә түгел, мәдәни һәм күңел ачу чаралары тынып тормаган ишегалдында да рәхәтләнеп ял итә. Урамда ук чәе кайный, коймагы, шашлыгы кызып тора, хәтта урам сәхнәсенә кадәр урнаштыра белгәннәр.

Җил шул яктанрак иссә, читләтеп узарга теләүчеләр дә “Шинник” спорт комплексына кагылып узарга мөмкин. Кыскасы, шәһәрнең язгы Сабан туе бу. Күптән күрешмәгәннәрне чәй табыны артына җыя, кочаклаштыра, шатлыктан күзләрен чылата һәм, билгеле инде, көрәштерә. Хәер, шәһәрнеке генә микән? Алай дисә, турнирның инде менә ничә еллар республикадагы иң көтеп алынган бәйге булуына шик туарга мөмкин бит. Ә бит берничә ел дәвамында Данил Галиев ярышлары хәтта мастерлык турниры статусына да ия булды. Кызганыч, республикада хәзер көрәшчеләребезгә (нәкъ менә татар көрәше осталарына) Татарстанның спорт остасы, Татарстанның атказанган спорт остасы кебек исемнәр бирелми…

Шәһәрдә Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры уздырып, изге эш башкаралар. Бу ярыш, үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк, кебек гыйбарәнең бер дигән үрнәге. 1993 елда, 45 яше дә тулганчы вафат булган Данил Галиев Татарстанның – 12, Россиянең – 8, Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгенең 6 тапкыр җиңүчесе булып таныла. Алай гына да түгел, грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнеп, СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән шәхес иде ул. Үз шәһәр Сабан туеның ун тапкыр баш батыры истәлегенә көрәш ярышы уздырып, аны үсеп килүче буынга үрнәк итеп күрсәтеп кенә, яшь көрәшчеләрдә милли спорт төренә мәхәббәт тәрбияләп була.куреш9

Кәгазь калынлыгы күтәреп тә, аркасына сала

Быел турнирга барлыгы утыз алты командадан өч йөз көрәшче килгән. Бил алышулар 60 (29 көрәшче), 65 (44 көрәшче), 70 (33 көрәшче), 75 (30 көрәшче), 80 (32 көрәшче), 85 (31 көрәшче), 90 (27 көрәшче), 100 (25 көрәшче), 130 (25 көрәшче) һәм 130 килограммнан югары (24 көрәшче) авырлык үлчәвендә барды. Узган елгы турнирда Зәй, Әлмәт һәм Түбән Кама көрәшчеләре җиңү яулаган булса, быел алар урынын Яңа Савин, Түбән Кама һәм Идел буе районы командалары алды.

Данил Галиев – көрәш дөньясы өчен билгеле шәхес. Үз чорының бил бирмәс батыры Биектауның Татар Әйшәсе авылында туып-үскән, гомеренең шактый елларын нәкъ Түбән Камада уздырган. Ике төбәктә хөрмәт зур әлеге шәхескә – берничә ел элек Биектауда көрәшчеләрдән беренче булып бюст куелса, Түбән Камада ел саен турнир уздырып, милли спорт төрен үстерүгә зур өлеш кертәләр.

Нефтехимиклар каласында әлеге мәртәбәле бәйгегә әзерләнә беләләр. Шәһәр җитәкчелеге, иганәчеләр, милләт җанлы шәхес – Рөстәм Ганиев җитәкләгән “Шинник” спорт комплексы коллективы… Саный китсәң, турнирны оештыруга саллы гына үз өлешен керткән шәхесләрнең берәрсенең төшеп калу ихтималы зур. Чөнки аларның саны бихисап күп булачак. Көрәш турнирын шәһәрнең язгы Сабан туена әйләндерә алган төбәктә ошбу ярышны ел да оешкан төстә уздырырга тырышалар. Һәм барысы да табигый килеп чыга: келәмдә көрәш кызса, аның читендә дустанә мөнәсәбәт, бәйрәм рухы тантана итә.

– Данил Галиев истәлегенә уздырыла торган турнирның дәвамлы булуына күңел сөенә. Чөнки ул яшь көрәшчеләрбезгә зур келәмгә юл ача торган бәйгеләрдән санала. Быел 24 нче тапкыр оештырылган бил алышуларда да әле кайчан гына яшьләр арасында мәйдан тоткан көрәшчеләребезне күрәбез. Алар билләрен ныгытып кына калмый, ә көрәш легендасы булган Данил Галиевны, гомумән, көрәшебез тарихын да белеп үсәчәк, – диде Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин.

Ул шулай ук мәрхүм көрәшче белән яхшы таныш булуын, аның көрәшкәнен тамаша кылуы белән үзен бәхетле хис итүен дә җиткерде. – Данил Галиев кебек алымнар кулланып көрәшүчеләр арасында бүген Әлмәт батыры Ильяс Галимовны күрсәтергә була. Шул ук вакытта Данил Галиевның үзенә генә хас алымнары да бар иде. Көндәшен җирдән кәгазь калынлыгы күтәреп тә, аркасына сала алган көрәшчеләрне башка күргәнем булмады. Гадел көрәшче иде. Көндәш ягыннан канәгатьсезлек белдерелсә, Данил Галиев икенче тапкыр көрәшергә беркайчан да каршы килмәде. Ләкин икенче тапкыр көрәшкәндә, тагын да чистарак алым белән көндәшен аркасына сала иде, – ди Равил Хәйруллин.

Гаделлек дигәннән, Түбән Камада да көрәш ярышларында тамашачылар аерылып тора икән. Биредәгеләр беркайчан да үз көрәшчеләре өчен генә җан атмый, чөнки алар гаделлек, чисталык ягында. Хөкемдарлар аз гына ялгышып, бу як батырларын «тарта» башлыймы, халык шунда ук ду килеп, тиешенчә хөкем итүләрен таләп итәргә тотына. Димәк, хөкемдарларга үз эшенә җаваплы карарга, көчлеләрне «якларга» туры килә. Хәер, андый хәлләр артык күп дип әйтеп тә булмый.

Ярышларның баш казые, Данил дусты истәлегенә турнирны оештырып җибәрүчеләрнең берсе, атказанган спорт остасы Габбас Әхмәдиев тә гаделлек сагында торучыларның берсе. «Әгәр дә без үзебезнекеләрне җиңдереп, башкаларны «батыра» башлыйбыз икән, турнирның дәрәҗәсе үзеннән-үзе төшәчәк. Данил бит үзе дә чиста көрәшне үз итә, гадел көрәшергә ярата иде», – ди ул чәнти бармагы белән генә 36 килограммлы герне күтәрүче батыр турында.куреш7

 Нәсел дәвамчылары көрәшне үз итә

Данил Галиевның Әхмәтҗан атлы бабасының да бил алышуы мәгълүм. Ә Данилның юлын улы дәвам иткән. Данлыклы батыр, мәйдан тоткан пәһлеван Данил Галиевның оныклары көрәшче булып китмәсә дә, барысы да спорт юлын сайлаган икән.

– Җиде яшьтән көрәш белән шөгыльләндем, Сабан туйларында да бил алышканым булды. Чөнки әти әлеге спорт төренә кечкенәдән мәхәббәт тәрбияләде, үзе белән Сабан туйларына йөртә иде. Үсмер вакытымда татарча көрәш буенча “Татарстан яшьләре” газетасы призына узган республика турнирында җиңү яулаганым да булды. Шулай да спортчы буларак үземне ирекле көрәшкә багышладым, көрәшнең әлеге төре буенча спорт остасы исемен яуладым. Әти ярышларга килеп, көч бирергә вакыт таба иде, – ди Данил Галиевтан 15 яшендә ятим калган Фәнис Галиев.

Фәнис инде хәзер үзе дә өч ир бала әтисе. Легендар батырның оныклары көрәшче булмаса да, спорт юлын сайлаган икән.

– 18 яшьлек олы улым Данил (исемне бабасы хөрмәтенә куштык) – профессиональ хоккейчы. Бүген Русия Яшьләр хоккей лигасында Түбән Каманың “Реактор” командасында уйный, плей-оффта Харламов кубогының ярымфиналына уздылар. Улымның максаты – Континенталь хоккей лигасында уйнау. Моның өчен беренче адымнар ясалды инде. Ул 15 яшеннән аерым яши, тырыша һәм аның белән горурланабыз, – ди Фәнис.

Улларының тагын берсе – Данис та хоккейны сайлаган, Биектауның 11-12 яшьлек үсмерләр командасында чыгыш ясый. “Кем белә, бәлки төпчегебез көрәшче булыр”, – ди Фәнис әле 1 яшь тә 4 айлык улы турында.

Фәнис белән әтисе истәлегенә уздырыла торган турнир турында да сөйләштек. Аның фикеренчә, бу турнир татар көрәше буенча дөнья чемпионатына тиң ярыш. Аның елдан-ел дәрәҗәсе арта гына бара:

– Моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Бездә татар халкы милли көрәшебезне ярата, ә көрәшчеләр бер-берсе белән дус яши. Әтинең дә дуслары күп иде.

 Батырларга Мәскәү ишеген ачты

Шөкер, милли көрәшебезне илнең һәр почмагында да үстерергә тырышалар. Бил алышулар массакүләм төсмер алмаса да, аерым шәхесләрнең тырышлыгы бәрабәренә татарларга кулына сөлге алырлык мөмкинлекләр тудырыла.

Данил Галиев истәлегенә быелгы турнир тагын бер танылган шәхес – Мәскәүдәге Татарстан якташлык клубы әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе, төзелеш оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев белән дә очраштырды. Туган ягындагы ошбу турнирда тәүге тапкыр гына катнашуы икән аның.

– Әтием Фәиз – 1970 елларда Түбән Камада көрәшкә нигез салучыларның берсе. Шул вакытта салынган гадел көрәш традицияләре шәһәрдә әле дә саклана. Әтиемнең яраткан көрәшчеләренең берсе – Данил Галиев иде. Шуңа да әлеге турнирда катнаша алуым белән үземне бәхетле хис итәм, – дип сөйләде безгә Рөстәм әфәнде. – Данил Галиевның тормыш юлында сынаулы еллар булганы да мәгълүм. Менә шул вакытта аңа беренче булып әтиебез булышты: аны Сабан туенда көрәштерү өчен, партия шәһәр комитетына кадәр барып җитте.

Мәскәүдән кайткан кунак белән милли көрәшебезнең башкаладагы үсеше, тел, милләт мәсьәләләре хакында да сөйләштек. Әйтүенчә, Мәскәүдәге татар мәктәбендә көрәш белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар икән.

– Мәскәүдә көрәш кагыйдәләре Татарстандагыдан бераз аерыла. Шуңа да биредәге көрәшчеләрнең бил алышуын шаккатып тамаша кылам. Шәһәребез батырларын Мәскәү Сабан туена да чакырдым әле. Алар башкала мәйданында да үзләрен күрсәтергә лаек, – ди Рөстәм Ямалиев. – Милли көрәш яшьләрдә Ватанга, фольклорга, гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт уята, шәхес буларак үсешенә юл ача. Ул – идеологик тәрбия рычагы. Бүген яшьләрне татар мохитендә тәрбияләү өчен, көрәшебезне дә яшәтергә кирәк.

…Түбән Камада киләсе елга чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк турнир милли көрәшебезне яшәтү өчен чираттагы саллы өлешен кертте.куреш3

Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, “Шинник” спорткомплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Бюро әгъзасы, Түбән Кама җирле оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе:

– Быелгы бәйгене оештыру эшләре 1 миллион 200 мең сумга төште. Финанс чыгымнарының абсолют күпчелек өлешен “Татнефть” оешмасы күтәрә, генераль директоры Наил Өлфәт улы Маганов һәм аның урынбасары Рөстәм Нәбиуллович Мөхәммәдиевка бик зур рәхмәтлемен. Нинди генә сорау белән барсам да, кире борганы юк, җылы сүзе белән каршы ала, бик зур ярдәм күрсәтә. “Татнефть-Нефтехим” идарә компаниясе җитәкчесе Әнвәр Фәсыйх улы Вахитовны бары тик мактап һәм рәхмәт әйтеп кенә искә алам.

Әлбәттә, безнең өчен ярышларның рухи кыйммәте беренче планда тора. Халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты, дустым Разил Вәлиевның “Ватаным” дигән шигырендәге юллар искә төшә: “Сез кайсы халыктан?” – дисәләр, Батырлар исемен атадым…” (Сүз уңаеннан, Разил Исмәгыйль улы ярышларыбызның даими кунагы. Ә инде үзе бәйгегә килә алмаса, ул һичьюгы котлау телеграммасы җибәреп тора.) Көрәшебез – безне берләштерүче зур көч. Күптәннән күзәтеп киләм, күптән күрешмәгән кешеләр я көрәштә, я булмаса, концерт-спектакльләр вакытында очраша. Димәк, татар көрәше – җырыбыз, сәнгатебез кебек үк, милли яшәешебезнең мөһим бер элементы ул. Мондый җыеннар күбрәк булса, тагын да шәп булыр иде дә бит…

Күпләр миннән бу ярышлар өстәмә мәшәкать, чыгымнар бит, туйдырмадымы әле, дип тә сорый. Әйе, әгәр дә Данил Галиев турнирын уздырырга теләмәсәң дә безгә беркем бер сүз әйтмәс иде, төрле сәбәпләрен дә табарга мөмкин булыр иде. Беренчедән, мин үз халкымны яратам. Аның уңганлыгын, матурлыгын, чисталыгын, эш сөючәнлеген һәм батырлыгын үз итәм. Көй-моңын әйтеп тә тормыйм. Көрәшебез һәм шәхесләребез белән горурланам. Һәм тагын бер кыйммәтле ягы шунда ки, шушы ярышлар аша зур түрәләребез, нефть, химия оешмалары җитәкчеләре дә татарлыкка, миллилеккә йөз белән борыла. Икенчедән, беркем дә бу дөньяга мәңгелеккә килми. Бүген үк инде без үзебезгә көчле, нык алмаш әзерләргә омтылабыз. Бу турнирның да киләчәге булыр, дип ышанам. “Шинник” спорткомплексы базасында Данил Галиев исемендәге яшүсмерләр көрәш мәктәбе эшләп килә – бу да бик күркәм башлангычларның берсе.

Данил Галиев бәйгесендә, Түбән Кама командасы, һичшиксез җиңәргә тиеш, дигән максат куймадык. Үзем чаңгычы булгангадыр да, бәлки. Чаңгы спортында бернинди сәхнә арты уеннары юк, беренче киләсең икән, иң яхшы вакыт күрсәтәсең икән – син беренче. Гаделлек – безнең төп эш принципларының берсе. Бөтен республикадан көрәшчеләр җыела бит. Әгәр гаделсез рәвештә ярышлардан төшеп кала икән, ул өенә китек күңел белән кайтачак, башка Түбән Камага килеп тә тормаска мөмкин. Бу исә безнең авторитетыбызга бәрәчәк.

Киләсе елга – юбилей турнирына инде бүген үк әзерләнә башладык. Төп эшләребезнең берсе чирек гасырлык турнирны яктарткан китап бастырып чыгару булыр, дип уйлыйм.куреш4

Данил Галиев истәлегенә уздырылган егерме дүртенче турнирның җиңүчеләре:

60 килограмм:

  1. Ильмир Камалиев (Яңа Савин).
  2. Илнур Ибраһимов (Тукай).
  3. Нәфис Миннебаев (Биектау).

 65 килограмм:

  1. Искәндәр Мортазин (Идел буе).
  2. Дмитрий Левашов (Чаллы).
  3. Илназ Димиев (Мамадыш).

70 килограмм:

  1. Артур Зөлкәрнәев (Теләче).
  2. Рафаэль Хәсәнов (Апас).
  3. Илшат Таһиров (Түбән Кама).

75 килограмм:

  1. Ленар Садыйков (Чаллы).
  2. Динар Кәримуллин (Теләче).
  3. Булат Гадершин (Зәй).

80 килограмм:

  1. Нәфис Галиев (Идел буе).
  2. Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)
  3. Ильмир Төхвәтуллин (Яңа Савин).

85 килограмм:

  1. Ренас Кәлимуллин (Менделеевск).
  2. Илнур Камалов (Идел буе).
  3. Рушан Зарипов (Балтач).

90 килограмм:

  1. Булат Мусин (Яңа Савин).
  2. Илнар Галимов (Алабуга).
  3. Илнур Хурамшин (Әлмәт).

100 килограмм:

  1. Раил Нургалиев (Теләче).
  2. Ришат Гайнетдинов (Минзәлә).
  3. Дамир Әдиятуллин (Яңа Савин).

130 килограмм:

  1. Муса Галләмов (Теләче).
  2. Фердинанд Вәлиев (Балтач).
  3. Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч).

 130 килограммнан югары авырлык:

  1. Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама).
    1. Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән).
    2. Сергей Павлик (Зәй).

Данил Галиев Татарстанның – 12, Россиянең – 8, Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгенең 6 тапкыр җиңүчесе булып таныла. Грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнеп, СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешә.

Комментарий язарга