Зыялылык иясе (Рәис Даутовның тууына 90 ел)

Тумыштан гыйлем ияләре булган кешеләр бар. Кайберәүләр әнә шул энциклопедик белемен башкалар белән дә уртаклаша белә. Язучы-тәрҗемәче, әдәбият белгече, мөхәррир-текстолог Рәис Даутов әнә шундый уникаль шәхесләрнең берсе иде.

Я кайсыгыз, “Балачак әдипләре” дигән томлыкны кулына тотып карамаган? Яки Татарстан язучылары турында белешмә-китапны? Ә Марк Твенны татарча укыдыгызмы? Рәис ага тәрҗемә иткәнен белми идегезмени? Шулай шул, китап төзүчеләр, тәрҗемәчеләр еш кына күләгәдә кала бездә. Чөнки аларның зыялылыклары “Мин кем!” дип кычкырып йөрергә ирек бирми. Рәис Даутов исә кырык елга якын Татарстан китап нәшриятында хезмәт куя, аннан Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында татар тексты төркемен җитәкли, татарда беренче фәнни энциклопедик басманы әзерләүдә, аның методик кагыйдәләрен, принципларын, терминологиясен эшләүдә, лөгатьлеген, шәхесләр исемлеген төзүдә һәм турыдан-туры «Энциклопедия сүзлеге» текстларын язу һәм редакцияләүдә үзеннән зур өлеш кертә.

Рәис абый белән көн дә аралаштым дип авыз тутырып әйтә алмыйм, без кулъязмаларыбыз күтәреп, нәшрият тирәсендә йөргән вакытта ул инде лаеклы ялда иде. Әмма бер җылы очрашу һаман да күңел түрендә саклана.

…“Татарстан – Яңа гасыр” радиосында “Нәсел тамгасы” дигән авторлык тапшыруын эшләп янып йөргән көннәр иде. Күренекле татар кешеләренең нәсел дәвамчыларын барлап, зыялылык каннан килә дигән гыйбарәнең дөреслеген ачарга тырышып йөргән чаклар. Казанда драматург Галиәсгар Камалның энесе Әнәс Камал оныгы Диләрә апа яшәгәнен белеп алдым. Чемодан хәтле яздыру аппаратым тотып (элек диктафоннар 16 килограмм авырлыкта була иде), киттем үзләренә. Гомер буе табибә булып эшләгән Диләрә ханым бик тә ачык, зыялы, шагыйранә күңелле һәм җыр-моң ярата торган әңгәмәдәш булып чыкты. Аның Рәис Даутовның тормыш иптәше икәнен белгәч, шатлыгым бермә бер артты: Камалларның зыялы нәселе дәвам итә! Ә кодалары – якташым, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев икәнен дә белгәч, ямь өстенә ямь булды. Ул көнне сөйләшмәгән сүз калмады. Аудиотасма тулысынча тулып беткәч тә, чәйләр эчә-эчә шактый гәпләшеп утырдык. Яшь чак бит, өйләнмәгән табиб улларына кәләшлеккә дә кыстап карадылар әле үземне (әйтәм бит, гадилектә, якын итүдә, мәзәкләп утыруда аларга тиңләр юк иде!). Шул көнне мин Рәис абыйның шулкадәр киң эрудицияле кеше булуына тагын бер кат инандым. Күп сөйләми, әмма шәп итеп җөпләп куя белә. Аннан соң, “Мәгариф” нәшриятында “Хәзерге татар әдәбияты” дәреслек-хрестоматиясен әзерләгән көннәрдә, Рәис абый Даутов минем төп ярдәмчем, киңәшчем булды.

Рәис абый Даутовның тәрҗемәи хәле бормалы-сырмалы. Кыскача болайрак: 1928 елның 15 мартында Татарстанның хәзерге Мамадыш (элеккеге Тәкәнеш) районы Шәмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл халкын көчләп күмәкләштерү хәрәкәте башлангач, әтиләре Нәүширван аганы, яңа хакимият каршында «ышанычсыз сыйныф вәкиле» буларак, Архангельск өлкәсенә «хезмәт белән төзәтү» сөргененә җибәрәләр. Дүрт бала белән берүзе калган әни кешенең тормыш хәле бик мөшкелләнә, шунлыктан ул 1937 елның җәендә әле яңа беренче сыйныфны тәмамлаган тугыз яшьлек кече улы Рәисне үзләреннән кырык чакрым ераклыктагы Көчек (Кечек; 1940 елдан – Биектау) авылында ялгыз яшәүче, ире белән бертуган апасы янына илтеп куя. Рәис шунда алты ел тора, икенче-бишенче һәм җиденче сыйныфларны шул авыл мәктәбендә укып тәмамлый, сугыш башланган елны гына, инде сөргеннән котылып, Казанда төпләнеп яши башлаган әти-әниләре янына кайтып кушыла. Казанда Яңа Бистәдәге 13 нче мәктәпнең алтынчы сыйныфында бер ел укыгач, җиденчене ул янәдән Биектау авылына кайтып тәмамлый. Сугыш чорының иң авыр еллары булуга да карамастан, Рәис укуын ташламый, 1943-1946 елларда СССР Хәрби Һава Көчләренең Казандагы 9нчы номерлы махсус урыс урта мәктәбендә белем алуын дәвам иттерә, 1946-1948 елларда Казан Укытучылар институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Институттан соң берникадәр вакыт Татарстан Сәламәтлек министрлыгының Санитария-эпидемиология станциясендә медстатистик булып та эшләп ала әле. Армиядә аны рота писаре итеп билгелиләр. Ә аннан соң  Татарстан китап нәшриятында мөхәррирлек хезмәтендә. Биредә ул берөзлексез 1989 елның мартына кадәр, ягъни утыз алты ел буена, әүвәл яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор, мөдир, өлкән редактор, ә 1964 елның гыйнварыннан матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы булып эшли.

Күпләр аны тәрҗемәче буларак белә: Марк Твенның  «Янки король Артур сараенда» исемле романы,  Ф. Достоевскийның «Җинаять һәм җәза», А.Купринның «Атышу», «Олеся», «Гранат кашлы беләзек», «Молох» кебек повестьлары, Ф.Куперның «Соңгы могикан» романы, ОГенри, Э.Хемингуэйларның новелла һәм хикәяләре, күренекле татар язучысы М.Галәүнең 1936 елда кулга алынуы вакытында оригиналы югалып, фәкать русча тәрҗемә басмасы гына сакланып калган мәшһүр «Мөһаҗирләр» романының кабат татарчага тәрҗемәсе һ.б. бар.

Текстология һәм мөхәррирлек өлкәсендә дә Рәис Даутов шактый саллы өлеш кертә: Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, Мөхәммәдьяр поэмалары, Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Акмулла, Заһир Бигиев, Гаяз Исхакый, Дәрдемәнд әсәрләре җыелмалары, Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимовларның күптомлыклары, Садри Максуди, Зәки Вәлиди Тоган, Исмәгыйль Рәмиләрнең аерым хезмәтләре басмага Р. Даутов тарафыннан яки аның турыдан-туры якын катнашы һәм гамәли ярдәме белән әзерләнгәннәр. 1986 елда хәзергәчә өстәл китабы булырлык тагын бер басма нәшер итә: Татарстанның егерменче йөздәге өч йөз дә кырык тугыз язучысының биографик мәгълүматларын һәм кыскача иҗат характеристикаларын үз эченә алган күләмле белешмәлек хезмәт дөнья күрә. Исмәгыйль Рәминең (1895-1969) революциягә кадәрге чорда татар әдәбияты һәм мәдәнияте өлкәсендә әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлекләре белән тирән эз калдырган шәхесләргә, аерым тарихи-мәдәни вакыйгаларга багышлап төзелгән, әмма басылмыйча калган кулъязма «Әдәби сүзлеге»нең яңабаштан редакцияләнеп, яңа материаллар белән тулыландырылып һәм баетылып дөньяга чыгуы шулай ук Р. Даутовның фидакярлегенә кайтып кала. Әдипнең 2002-2005 еллар арасында бүгенге көндә яшәп иҗат итүче туксанлап татар язучысының иҗат биографияләрен яктырткан һәм «Мәгариф» нәшриятында өч аерым китап булып басылып чыккан «Балачак әдипләре» дигән тупланмалар да әдәбият белеменең шул мөһим тармагына карый.

Без бүген менә шундый зур эшләр башкарган зыялы шәхесебезне искә алабыз. Исән булса, аңа бүген 90 яшь тулган булыр иде. Ягез, бер дога!

Комментарий язарга