Айдар Вәгыйзов: «Бер кызык әйбер уйлап табасым килә»

«Despasito» җырының татарча варианты санаулы сәгатьләрдә интернетта  таралды. Ә аның авторы кем соң? Нигә ул шундый зур популярлык казанды? Бездә җавап бар!

Айдар Вәгыйзов

OqgWnKVvrA8

Минзәлә егете. 10 сыйныфка укырга бара.
Воллейбол, вокал белән генә шөгыльләнә.
Баян буенча музыка мәктәбен бетергән, бию түгәрәкләренә йөргән. Танылган Уен-бию ансамблендә 9 ел биеп аттестат алган.

-Айдар, үзең турында сөйләп кит әле.

-«Каверлар белән 1 ел шөгыльләнәм, беренче адымнарымны Ютубта башладым, соңыннан инстаграм челтәренә кучтем.

Хәзер инстаграмда минем ике аккаунтым бар:  русча каверлар өчен —  @aydarvagizov  һәм татарча каверлар өчен — @tatar__boy.

-Этәргеч бирүчеләр дә булгандыр? 

-Мине каверлар ясарга Хәбиб Шарипов дигән Казан cover-makerы этәрде. Аның видеоларын карап, мин дә үземнекеләрен яздырырга булдым.  Хәзер 10нчы сыйныфка укырга барам, укырга вакыт күп кирәк булачак, әмма каверларны да ташларга җыенмыйм.

-Айдар, ә синең coverларны җырчылар күрәме? Синең белән элемтәгә чыгамы?

-Җырчылар минем белән элемтәгә керә, җылы сүзләр язганнары да бар.  Интернетта иң «жылы сүз» ул — артистның синең язмага репост ясавы.

Беренчеләрдән  булып минем каверга  Рамиль Закиров репост ясады. Ришат Төхвәтуллин , Элвин Грей, Олиша , ТимурСпб, Альберт Исмаил, Фирдүс Тямаев, Наиль Табанаков, Альберт Нурминский, Татарка, Лия Шәмсина, Гүзәл Уразова, Ринат Рәхмәтуллин, Хәбиб Шарипов, Римма Никитина битләрендә дә минем каверларны күреп була.

-Ә сине иң куандырган репост кемнеке?

-Мине бик нык куандырган һәм миңа зур этәргеч биргән вакыйга —  Макс Корж дигән җырчының каверымны үзенен видео плейлистына кушуы булды. Ул да миңа мактау сүзләре язды.

-Сиңа кем ярдәм итә?

-Мине үз битләрендә бүлешкән артистларга зур рәхмәтемне белдерәм.  Ә иң зур рәхмәтемне Татар Малайга әйтәсем килә. Иң  беренче 1к подписчикны мин аның ярдәме белән җыйдым.

-Айдар, бик зур рәхмәт! Сиңа укуыңда да, иҗатыңда да уңышлар телибез!

Комментарий язарга