Иманга килү — сектага эләгү дигән сүз түгел…

Кеше тормышы һәрвакыт яңалыкларга бай. Кемдер аны үзе эзләп таба, кемдер “очраклы” юлыга. Бу юлда сине хуплап бетермәүчеләр дә очрый. Инстаграм челтәрендә танышымның (исемен күрсәтмәвемне үтенде) язмасына юлыктым. “Дин юлына басуыма әти-әнием каршы. Нишләргә?”. Хәтта әти-әниләр дә син кабул иткән яңалыкны өнәмәскә мөмкин икән бит.

Шушы язмадан соң бу кызга сорауларымны бирдем.

“Минем гаиләмдә дини кеше юк. Гомумән, динне хөрмәт итмиләр дияргә дә мөмкин. Шулай да дини текст белән беренче тапкыр биш яшемдә танышырга туры килде. Дәү әнием «Фатиха» һәм «Ихлас» сүрәләрен өйрәтте. Ул вакытта мин аның нәрсә икәнен, һәм нигә кирәк икәнен аңламый идем әле”.

Димәк, танышымның гаиләсе бөтенләй үк динсез булып чыкмады:

“Дин тоту белән динне аңлау һәм аны чын мәгънәсендә кабул итү бер әйбер түгел шул. Ураза гает мунчасы керү белән генә, ә аш уздыру абыстайдан Коръән укытуга гына кайтып калмаска тиеш”.

Шушы ике сүрәне белү белән аның дини белеме чикләнә:

“Күп еллар дәвамында үземчә Аллаһка мөрәҗәгать итә торган идем, күпчелек сораган нәрсәм — дөньяның тыныч булуы һәм табигатькә зыян килмәү (шактый еллар илебез урманнары янгыннан юкка чыктылар)».

Үсә төшкәч тә, танышымның дингә тартылуы кимеми:

“Бервакыт ике сыйныфташ кыз район үзәге мәчетенә дәресләргә йөри башладылар. Бу турыда белеп алгач, миндә дә уку теләге туды. Мәчеткә килеп керү белән абыстайларга мең сорау яудырганым исемдә. Алар һәммәсе дә дингә карата каршылыклы характерда иделәр. Нишләп Аллаһ гаделсез, фәләннең балачагында ук әти-әнисе үлде, ятимнәрнең ни гаебе бар… Аларга җавап таптым. Әлеге мәчеттә булган атмосфераны бик өнәп бетермәсәм дә, яңа белемнәр алуы кызык иде, бигрәк тә гарәп теле дәресләре булуы нык сөендерде”.

Мәчетләрдә укып, дини белем ала башлау азакта бик аяныч тәмамлана:

“Бу дини атмосферада йөзүем, күп булса, ун дәрескә сузылгандыр. Гаиләдәгеләр мәчеткә йөрүемне белгәч, рәхәтлек тәмамланды. Мәчеттә биргән китапларымны тартып алып, кире шунда илтеп бирделәр. Миңа ул якка юл тагын 6-7 елга ябылды”.

Никадәр каршы килүләр булмасын, яшь кызның күңеле һаман эзләнә бирә:

“Университетның соңгы курсында укыганда, Ислам университетында дини курслар баруы турында ишеттем. Анда бер көн бардым. Чөнки атнасына ике тапкыр соң вакытка кадәр кайда булуыма ике-өч ай сәбәп уйлап табуы мөмкин булмас иде.
Шул Ислам университетында укучы студентлар төрле ерак авылларга кайтып, балаларга дини белем җиткерәләр. Бу проектны элек тә белә идем. Үземнең дә катнашу теләге туды. Шулай, укуны бетереп эшкә кергән елны өйдән качып кына бер авылга кайттым. Беренче курста укыган гарәп теле дәресләрендә башка кереп калган алфавит нигезләре балаларны бераз укырга өйрәтергә ярдәм итте”.

Ләкин хыяллар чынга аша дигәндә генә тагын шул ук проблема:

“Атна саен кая чыгып китүемне өйдәгеләргә аңлатырга кирәк. Шулай итеп, мин дөресен әйтергә булдым. Өйдә тавыш купты. Сектага эләгүем, вахаббист буларак вербовкалар узуым һ.б. турындагы мифлар йөрәккә пычак сыман кадалдылар. Өйдән китаплар да югалды, элек тә әллә ни җылы булмаган мөнәсәбәтнең дә эзләре берникадәр юылды”.

Монда язганнарда көрәш, каршылыклы мөнәсәбәтләрнең бер өлеше генә чагылган:

“Гаеп һәрвакыт атта да, тәртәдә дә була. Әгәр безне аңламыйлар, ишетмиләр икән, без моңа берникадәр үзебез дә гаепле. Дин кебек четерекле мәсьәләдәге карашларны башкаларга үтемле итеп җиткерер өчен, үзеңне шул дин вәкиле буларак, үрнәк итеп күрсәтергә дә кирәк. Бер мөселманның үзен тотуына карап, барлык ислам дөньясы турында фикер йөртү мисаллары бүген бихисап, моны һәрдаим күзәтәбез. Бәлки күп әйберне сүз ярдәмендә түгел, ә гамәл белән аңлату зарур».

c3

Комментарий язарга