Дулый буран

Икенче көн буран котыра. Исең киткән икән, буран дулаганны күрмәгәнмени, диярсез… Шулай да… Бездә берәз генә кар күбрәк яуса да, урамнар, ишегаллары маҗарага әйләнә бит. Иртәдән социаль челтәрләр аша йөзләгән фотолар күчеп йөрде. Кайсында автобуска керә алмый азапланган пассажирлар көтүе, метродагы тыгым, кайсында кар ерып эшкә омтылучы “трудоголик”, кайсында тимер атын кар астыннан көрәп азапланган машина йөртүчеләр. Яна интернет!

Дуслар яза:

“Ишегалдына чыгып ике адым атладым да, кире борылып кердем. Тукатылышка барып җитеп булмас…”

“Такси чакырттым. Ат бәясе! Аны көтеп җаным чыга дип торам. Бөкеләрдә утырып, соңга калып булса да барып җиттем… Бер бичарасы обходной белән кергән. Тапканнар эштән җибәрер көн…”

“Бөтен ишегалдын таптап чыктым… Өченче омтылыштан соң балалар бакчасына юлны эзләп таптык…”

“Миңа эштән егетләр ипи, сөт китерергә вәгъдә иттеләр…”

Ә бит табигать шартлары кичәдән үк көйсез иде. МЧС кат-кат кисәтте: кар-буран була, юлларга чыгып йөрмәгез, чамалап кына… Авылда әти белән әни иртәрәк озату җаен карады. Юлларга шактый салган иде. Кичке бишләрдә бозлы яңгыр яварга тотынды.

Анысы да монысы, баланы мәктәпкә озатасы бар бит әле… “Мәскәүдә Собянин, мәктәпләрдә уку булмый, дип карар чыгарган. Нигә бездә укулар була?” “Чыга алмыйбыз, баланы бу салкында мәктәпкә илтеп газапларга?” – әти-әниләр дә үз фикерләрен яза…

Шулчак кылт итеп балачак искә төшә. Котырып буран дулый… Әти иртәнге дүрттән  тракторына “карлыгач” тагып, юл ачарга чыгып киткән. Районга  сөт илтәсе, бензинга барасы – тормыш кар-буран белән тукталмый. Иртәнге алтыларда Илгизәр абый автобусын кабыза, китүчеләр юлда тоткарланырга тиеш түгел. Ферма ягыннан шәлләргә уранып, ап-ак бәскә каткан савымчылар кайтып килә. Ерактан ат шәүләсе чагылып киткәндәй була: Ринат абый кырга саламга чыгып бара! Күзачкысыз буранда! Малларга ашарга кирәк. Озак та үтми, күрше авылдан җәяүләп килгән унбишләп малай-кыз мәктәп каршында ап-ак булган итек, пәлтәләрен себерке белән каккаларга тотына. Беренче ике дәресне хезмәт итеп билгелиләр. Планнан тыш! Көрәкләр алып, ялгыз карчыкларның капка төпләрен, кар баскан ишегалларын көрәргә керешәбез. Хәлләрен белешкәч, и-и рәхәт булып китә…  Буран электр чыбыкларын өзгән, кичтән бирле ут юк. Чаңгылар киеп, шул өзелгән урынны табу өчен берничә агай кырга чыгып китә. Ут булмагач, билгеле инде, чоландагы керосин лампасы түргә менеп кунаклый. Мич морҗасында әче җил улавын, сукыр лампа яктысында дәү әнинең әкиятләрен тыңлап, дәресләр кабатлаган бала-чаганың авыз ерык. Аннан куркып та китәбез: сугыштан соңгы елларда менә шундый буранда атларга саламга киткән Мөршидәнең адашуы, катып үлүе турында сөйли бит. Бу да Мөршидә бураны ди! Ул да түгел, ут кабына… Мөршидә бураны басылып киткән төсле була! Нинди кадерле хатирәләр!!!

Бураннары шул ук, кешеләр генә башка, ди әнием… Артык иркәләнеп киттек ахры. Шылт иткән буранга да сабырлык җитми. Әнә Себердә яшәп кайткан иптәш кызым, бәләкәчен балалар бакчасына да илтеп куйгач: “Кар күргәнегез юк икән сезнең?” — дип яза. Күргән бар ла, онытылган гына… Әнә күрше күпкатлы йорт ишегалдында берничә кеше көрәк тотып ишегаллары көрәргә чыкты. Минем машинада да көрәк бар. Киттем әле…

буран

Комментарий язарга