Егетең футбол караганда, син дә футбол ярат!

Сиңа кадерле булган кеше футбол карарга яисә футбол уйнарга яратамы? Ә син футболда бары бик “ниндидер уенчылар туп артыннан йөгереп йөриләр” дигәнне генә беләсеңме? Алайса, бу язма синең өчен.

— Башта аның нинди команда өчен җан атканын белергә кирәк (әгәр дә Россия уйнамаса), команданың “төсен” истә калдыр;
— Янына “ мин дә синең белән бергә футбол карыйм” дип килеп утыр, телефонынны күпмедер вакытка сүндереп куй, “миңа кызык түгел” дигән кыяфәт чыгарма;
— Әгәр дә сез өегездә “туры трансляция” карыйсыз икән, берәр төрле тәмле ризык пешер, ирләр, күбесенчә, пиццаны үз итәләр;
— Берәр кирәк әйбер өчен бүленеп алгансын икән, яңадан уенны карый башлауга “я, гол кертмәделәрме?” дип сора, синең кызыксынганынны күрсен;
— Уен барышында алда әйтелеп китәчәк сорауларны биреп куйсан, бу аны шаккатырачак:
-Эх, кызганыч, Златан юк икән! (Златан Ибрагимович, Швеция уенчысы,- дөньяда иң яхшы уенчыларның берсе)
— Вау! Шәп! Молодец! Сулагай булса да, уң аягы белән тибеп кертте дип, уенчы турында күбрәк белгәненне күрсәт.

Ә менә бу уенчыларның исемнәрен һәм йөзләрен син истә калдырырга тиеш:
1) Франк Рибери – ( Франция командасы уенчысы) тизлеге, энергиясе һәм төгәл пас бирүе белән танылган. Аны шулай ук Френки һәм Пират дип тә йөртәләр.

2) Неймар – ( Бразилия командасы уенчысы) “Барселона”ның һөҗүм итүчесе. Шулай ук Неймарадона һәм “Тощий” дип йөртәләр.

3) Лионель Месси – ( “Барселона” исемле испан клубының лидеры) 2013нче елны сүзлеккә “яхшы уенчы” дигән inmessionante ( Месси фамилиясеннән ясалган) сүзен кертәләр.

4) Криштиану Роналду — ( Португалия командасы) аны шулай ук “Машина” диләр. Кем яхшырак: Лео яки Криштиану? Хәзерге вакытта Россиядә үткән дөнья чемпионатында белербез.

5) Уэйн Руни – ( Англия командасы) аны башкача Шрек дип тә атыйлар. “Манчестер Юнайтед” өчен уйный. Уен вакытында низаглар, төрле бәхәсләр белән танылган.

Ремарк әйтүе буенча : “Мәхәббәт — ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята… Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк.” Әгәр дә алда әйткәннәрне истә калдырсаң, вакытында куллана белсәң, синең тырышлыгынны күрерләр һәм саклап кына йөртерләр.

02c35db4f65386fb371e91913107f564

Комментарий язарга