Эх, аңламыйсыз сез яшәү рәхәтен!

Кухняда урындыктан йонлач тәпиләрен салындырып бер симез генә җирән песи утыра. Өстәлдә яткан төсле каләмнәрне ала да, тел очына тидерә-тидерә рәсем ясарга тотына.
qRFcD_BMHyw
Мурзик гел рәсем ясау белән мавыга. Дөресен әйтергә кирәк, песи ясаган рәсем өчен яхшы гына чыга аның! Бигрәк тә балык сөякләре, колбаса, ит рәсемнәре яхшы чыга… Кеше рәсеме ясый башласа гына уңышка ирешә алмый. Менә күзләр, борын авыз ясый… Бер карасаң кеше, ә рәсемне ясап бетергәндә барыбер песи килеп чыга…
Кәефе кырыла инде мескеннең… Уф… дип авыр сулый ул… сез кешеләр барыгыз да бер үк төрле, берегезне икенчегездән аерып булмый, ди арыган кыяфәт белән. Мыеклар үстермисез, койрыклар такмыйсыз… Эх, аңламыйсыз сез яшәү рәхәтен!
Кая инде безгә аңлау!
Шулай озак кына мыгырданып утыра, үзенең авыр язмышына зарлана… песи проблемалары турында сөйли. Үзе күз кырые белән генә өстәл өстенә карый. Ә өстәлдә, кыздырылган тавык канатлары! Шулай мырылдый-мырылдый, әкрен генә өстәлгә елыша, якынрак шуыша…
Бер мизгел эчендә тавык канаты да песи дә «выжт» итеп юкка чыга! Песи димәссең! Яшен!
Ул карават астына, ә мин аның артыннан! Ничек сыядыр ул симез түшкә анда?! Мин аны себерке белән дә куып карыйм, аяк белән дә.. буй гына җитми! Тавык канаты юк ителгәч, карават астыннан Мурзик тавышы ишетелә. Карават кырыена утырып тыңлыйм..
— Гафу ит инде, хуҗакай. Үзем дә сизми калганмын, ничек килеп чыкканын да аңламыйм! Ничектер үзеннән-үзе…
Шулай да карават астыннан чыкмый. Суынганны көтә хәйләкәр!
Белә бит, чукынчык, аңа ачуны озак тота алмаганны. Ачуланып нишлисең инде? Тавык канатын бары кире кайтарып булмый бит.. Шуңа песи бит инде ул. Тавык канатлары урлап, мырлап утырыр өчен..
Минем битнең кызыллыгы киткәч, ал борын карават астыннан урындыкка кучеп утыра. Йонлач аякларын урындыктан асылындыра да, тырнак очы белән тешләрен казык-казый мырылдавын дәвам итә…
— Аңламыйсыз сез без мәчеләрне….

Комментарий язарга