“Эх, Алсу, утыз ягына чыктың”, ягъни җәйге ялым

Җәй. Мәктәп укучылары өчен ял сүзе белән ассоциация уятса, без, студентлар өчен, бераз куркыныч һәм дулкынландыргыч ел фасылы. Җәй башлана икән, димәк сессия килеп җиткән. Шуңа, һава торышы үзгәреп, урамда кояш кыздыруга карамастан, безнең өчен җәй җитә дигән сүз түгел әле бу.

Июнь ае үзенең салкын һәм яңгырлы килүе белән күп кешене гаҗәпләндерде һәм хәтергә кереп калды. Бер уйласаң, урамда кояш кыздырмый, яңгыр ява икән, урамга атлыгып тормыйсың. Димәк, бу бүлмәдә юрганга төренеп, “рәхәтләнеп” сессиягә әзерләнеп була дигән сүз.

Гомумән минем һәм кайбер төркемдәшләремә андый “бәхет” тәтемәде. Чөнки без сессия белән беррәттән төрле шәһәр яки районнарга БДИга күзәтүче буларак йөрдек. Миңа исә Мамадыш районында бер атна вакытымны үткәрергә туры килде. Сессияне ябырга авыррак булыр дип уйлаган идек, шөкер, әйбәт кенә бетереп әти-әни янына кайтып киттек. Менә шул көннән безнең өчен җәй башланды да инде.

Гадәттә, мәктәптә укыган вакытта, “җәемне ничек үткәрдем” темасына инша язырга биргәч, мин шәһәргә туганнарга кунакка баруымны яза идем. Ә хәзер авылга кайткач, гомумән шәһәр ягына борылып карыйсы да килми. Әти-әнигә булышып, тәмлүшкәләр ашап, шул санаулы көннәрнең кадерен белеп каласы килә.

Авыл баласының ничек ял иткәнен, ничек җәен үткәргәнен сөйләп тормыйча да аңлашыладыр мөгаен. Шуңа күрә бары берәр сүз белән генә җәемне тасвирлап китәм. Бакча. Бәрәңге. Печән. Җиләк. Әлеге юлны күп итеп дәвам итәргә дә мөмкин, ләкин шунысы җитеп торыр.

Һәр ел каникулымның ахырын бизәп торучы бер дата бар – ул минем туган көнем. Быелгысы аеруча да истә калды. Чөнки юбилей. Дусларның “тиздән утыз ягына чыгасың” дигән сүзләре бер көн эчендә “эх, Алсу, утыз ягына чыктың”га үзгәрде дә куйды. Ләкин аларның бу шаяруларыннан көлеп кенә куям һәм яшьлегемнең иң матур вакыты егермедә икәненә инанам.

Гомумән алганда, ике ай ял ике атна сыман үтте дә китте. Күпме генә ял итсәк тә, ул беркайчан җитмәячәк. Ә хәзер җиңне сызганып, Аллаһка тапшырып, өченче курсны башлыйбыз.

Комментарий язарга