«Экология яшәү рәвешенә әйләнде инде»

Эколог кем ул, дигән сорауга күбебез, әйләнә-тирә табигатьне саклау инспекторы, дип җавап бирер. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын үтәүче Алмаз Ирек улы Исмәгыйлев үзенең һөнәрен табиб белгечлеге белән чагыштыра. Дөрестән дә, хәзерге тормыш шартларына бәйле рәвештә тирә-мохиттә чүплекләр дә күбәя, сулыклар да пычрана, җитештерү тармагыннан һавага агулы сөрем дә чыга һәм болар йогынтысында табигатьнең «сәламәтлеге» какшамый калмый. Экологларның максаты – мондый антропоген факторларны булдырмау һәм аларның зарарын мөмкин кадәр киметү.

print_1654147_1691580

— Кайбер төбәкләрдә полигон йөзәр чакрым ераклыкта урнашкан була, анда бер машина чүпне илтеп кайту чыгымлы һәм мәшәкатьле эшкә әйләнә. Үзләрендә полигон булмау сәбәпле, чүп-чарны күрше районга ташучылар да юк түгел.

— Юлларда төзелеш алып барылса, якын-тирәдә карьер барлыкка килми калмый. Эшчеләр ком, балчык һ.б. чимал булсын, ерактан ташырга иренеп, шыпырт кына шул тирәдән алалар. Казанда күп объектлар төзелгәч, бу хәл шәһәргә якын районнарда да күзәтелә. Монда инде табигатькә килгән зыян миллионлаган сумма белән исәпләнә.

Алмаз Ирек улы Үзәк идарәгә эшкә Казан дәүләт аграр университетның агрохимия һәм экология факультетын тәмамлап килә. Авыл хуҗалыгы буенча махсуслашкан уку йортында белем алса да, практикаларын салада узганда ук андагы тормышның үзе өчен кысан икәнлеген аңлый һәм калада төпләнергә, тереклек дөньясы, табигатькә булган мәхәббәтен башка юнәлештә файдаланырга хыяллана. Бу теләге Үзәк территориаль идарәгә алып килә дә инде. Тырыш һәм үҗәт холыклы егет хезмәт юлын гади инспектор булып башлый.

– Мәктәптә, институтта укыганда табигатьне саклау турында әллә ни уйланмый идем, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Монда эшкә урнашкач, урамга чыгуга тирә-ягыма карана, иснәнә башлау гадәте барлыкка килде: кайда чүп ташлаганнар, төтен-мазар күренмиме, һавада начар ис юкмы… Хәзер экология яшәү рәвешенә әйләнде инде.

Әлбәттә, эколог һөнәре эш бүлмәсендә өстәл кагып яки боерык биреп кенә бара торган хезмәт түгел, ул табигать янәшәсендә булуны, андагы үзгәрешләрне күзәтеп торуны сорый. Хәер, бездә халык та андый урында эшләүчеләргә артык җәелеп китәргә ирек бирми: ишегалдындагы чүп савытын дөрес урынга куймасалар да, тәрәзәсен ачкач, сасы ис керсә дә, күл яшелләнсә дә тизрәк тиешле органнарга шылтыратып зарланырга керешә. Андый вакытта мөрәҗәгать иткән гражданның гозерен үтәп, ул канәгать калса, идарәдә Алмаз әфәндедән дә бәхетле хезмәткәр булмыйдыр, мөгаен.

– Соңгы елларда экология юнәлешендә шактый күләмле эш башкарыла, – дип сөйли ул. – Пычрак суны чистарту җайланмаларына игътибар хөкүмәт дәрәҗәсендә артты һәм бу – куанычлы хәл. Әлеге җиһазларның күбесе совет чорыннан калган, алар тәмам иске, тузган, таушалган. Кайсын яхшылап төзекләндерү, кайсын бөтенләй алыштыру шарт һәм бу уңайдан эш алып барыла. Экологларның үзәгенә үткән икенче мәсьәлә, әйткәнемчә – чүплекләр. Идарәдә эшли башлаганнан бирле, ун елдан артык, аларга каршы көрәшәбез. Әзәйсә дә, ни кызганыч, һич кенә бетереп, тамырларын корытып булмый. Бу инде халыкның культурасызлыгы турында сөйли. Чүп-чарны ял иткән җирдә дә калдыралар, кайда нинди җайлы урын күрәләр, шунда ташлап та китәләр. Ничә еллар күзәтү нәтиҗәсендә шуңа инандым: бер пакет ятса, берничә көннән анда чүп өеме хасил буласын көт тә тор.

Әлбәттә, бу инде бүген-иртәгә генә чишеләчәк проблема түгел. Халык дөрес әйтә: чисталык җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән урында гына була.print_1796207_1777923

– Шунысы сөендерә: арабызда экология проблемасына битараф калмаган кешеләр дә бихисап, – дип дәвам итә эколог. – Ике айга сузылган өмә вакытында күмәк төстә Кабан күле ярларын чистарттык. Үз теләге белән килүчеләр шактый иде. Җиңү паркын, Зәңгәр күлне тәртипкә китергәндә дә байтак халык кушылды. Тик һаман да бер үк балык башы: Зәңгәр күлне җыештырып кайттык кына, ике атнадан барып карасам, тагын шул ук хәл – әлеге искиткеч гүзәл урын янә чүплеккә әйләнгән. Югыйсә, кайту юлы чүп савытлары яныннан уза, калдыкларны шунда ташлап китү шулкадәр авырмы икәнни соң?! Янә җыештырдык инде. Хәзер барып карасак та тагын чүп өелеп ятуына шигем юк.

Намуссыз бәндәләргә каршы Экология министрлыгы төрле юллар белән көрәшә. Әйтик, хәзер инде ярамаган җирдә даими төстә чүп ташлый торган кешеләрнең эзенә төшү өчен күзәтү камералары куела һәм моның нәтиҗәсе дә юк түгел. Законсыз чүплек ясаучылар, гадәттә, бер үк затлар булып чыга икән.

– Закон буенча, чүп ташлаган өчен административ җаваплылыкның җәзасы кырысланды, штраф күләме арттырылды, – ди Алмаз Исмәгыйлев. – Әле табигатькә килгән зыянны да кушып түләттерәбез бит, анда саллы гына сумма чыга. Әйтик, күптән түгел бер «КамАЗ» машинасы чүпне тиешсез урында бушаткан өчен биш йөз мең сумга кадәр штрафка тарттык. Әлбәттә, утыз-кырык меңе дә кесәгә суга. Шуңа да карамастан, чүп ташлауны дәвам итәләр. Гади халык түгел, оешмаларның да моны аңлыйсы килми. Казанның Совет районында урнашкан бер оешма белән ничә ел көрәштек – чүпне тиешле урынга илтеп бушатырга, буйсынырга теләми генә бит. Быел барыбер үз дигәнебезгә ирешеп, ширкәтне урынына утырттык.

Чүплек проблемасы зур калаларның гына түгел, ә кечкенә авылларның да авырткан җире. Районнарда каты калдыклар еш кына полигонга барып җитми аларны кайда туры килә, шунда ташлап калдыралар. Чөнки кайбер төбәкләрдә полигон йөзәр чакрым ераклыкта урнашкан була, анда бер машина чүпне илтеп кайту чыгымлы һәм мәшәкатьле эшкә әйләнә. Үзләрендә полигон булмау сәбәпле, чүп-чарны күрше районга ташучылар да юк түгел. Билгеле, бу мәсьәләне хәл итү өчен яңа полигоннар ачыла, булганнары таләпләренә туры китереп төзекләндерелә, аларга лицензияләр бирелә. Әлбәттә, монда экологлар тырышу гына аз, җирле үзидарәләрнең дә теләктәшлек күрсәтүе мөһим.

Үзәк территориаль инспекция исә Казан шәһәреннән тыш, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе кебек якын-тирә районнар өчен дә җаваплы. Алмаз әфәнде дә берничә көн элек кенә ун көнлек сәфәр белән Яшел Үзәннән кайткан иде. Махсус комиссия төзеп, сулыкларны, чүплекләрне, һаваны, карьерларны һ.б. урыннарны тикшергәннәр. Шунысы куандыра, ди героем, әллә яңгыр яву сәбәпле юл булмаганга, быел канунсыз карьер казучылар юк диярлек икән. Белүебезчә, соңгы елларда алар баш бәласенә әйләнде.

– Юлларда төзелеш алып барылса, якын-тирәдә карьер барлыкка килми калмый, – ди Алмаз Исмәгыйлев. – Эшчеләр ком, балчык һ.б. чимал булсын, ерактан ташырга иренеп, шыпырт кына шул тирәдән алалар. Казанда күп объектлар төзелгәч, бу хәл шәһәргә якын районнарда да күзәтелә. Монда инде табигатькә килгән зыян миллионлаган сумма белән исәпләнә. Андый бәндәләрне зур-зур штраф түгел, хәтта җинаять эше ачылу да өркетми. Узган ел гына әлеге факт буенча егермедән артык җинаять эше кузгатылды.print_2375947_2064988

Җире байның иле бай дигәндәй, дәүләтне табигый ресурсларны законсыз казучылар, ягъни урлаучылар хафада калдырса, гади халык, бигрәк тә Казан шәһәренең Совет, Авиатөзелеш районнарында яшәүчеләр, тәрәзәне ачып булмый, урамнан сасы ис керә, аннан баш әйләнә, күңел болгана, дип зарлана. Җитештерү тармагы алга киткән тирәлектә, гомумән, бөтен дөньяда яңадан-яңа төрледән-төрле завод-фабрикалар төзелгән, сәнәгать үзәкләре ачылган дәвердә тирә-юньнең пычрануыннан котылып булмыйдыр инде ул.

– Күп оешмалар һавага чыга торган зарарлы матдәләрнең зыянын киметү өчен зур көч куя, бер елга алдан ук план төзеп, аны тормышка ашыру өчен җитәрлек кадәр чыгымнар сарыф итә, – ди Алмаз Ирек улы. – Хөкүмәт тарафыннан да таләпләр артканнан-арта. Без бит табигатьне җитештерүчеләр пычрата дип уйлыйбыз. Чынлыкта исә, һавага килгән зыянның егерме проценты гына алар намусында, калган сиксәне – автомобильләрнеке. Нишлисең, һәркайсыбыз уңайлы, җайлы итеп яшәргә омтыла.

Анысы бәхәссез, әмма табигатькә файда итүнең юллары күп һәм аларны кулланып табыш алырга да мөмкин икән. Алмаз әфәнде сөйләвенчә, бер егет Казан шәһәре буйлап макулатура, пыяла, пластик һәм калай шешә – барлыгы җиде төрле әйберне аерым җыю нокталары ачкан. Шундый утыздан артык будка каланың төрле урамнарында ишегалларында тора. Хуҗа чимал китергән кешегә акча түли. Чүп-чарны аерым җыйгач, аларны полигонга илтеп күммиләр, икенчел эшкәртүгә җибәрәләр. Бу инде табигать ресурсларын янга калдырырга булыша. Әйе шул, бер агачтан – унау, уннан инде урман үсә.

– Бәхеткәме, әллә инде кызганычкамы, тормышымда экология беренче урында тора, – ди Алмаз Ирек улы. – Күп вакыт эштә уза һәм гаиләдәгеләр «безгә игътибарың кимеде» дип, үпкә дә белдерә. Нишлисең бит, канга сеңгән инде. Балалар белән урамга саф һава суларга чыккач та, чүп ташламадылармы икән дип, карап йөрим. Бу гадәт улым белән кызыма да күчте, чүп күрсәләр, тизрәк йөгереп килеп әйтәләр. Сок эчсәләр, аны чүп савытына илтеп салалар, ташлап калдырмыйлар. Берәр кеше чүп ыргытса, кызым кисәтү дә ясый әле. Берәр җирдә өмә булса, алар бик теләп үзем белән алып барам, булдыра алганча җыештыралар. Кечкенәдән табигатьне яратып үсүләрен телим. Иң мөһиме – экология өчен көрәш аларга да ошый.

…Алмаз Исмәгыйлев белән аралашкач, экологның табиб кына түгел, ә кеше хокукларын яклаучы да, юрист та, дипломат та, биолог та, зоолог та һ.б. икәнен аңладым. Бер сүз белән әйткәндә, ул – киләчәк һөнәре.

Комментарий язарга