Яшь электроника белгечләре туплана

WorldSkills Russia “Электроника” компетенциясе буенча Россиянең җыелма команда составына керү өчен сайлап алуда катнашырга гаризалар бирүне башлап җибәрә. Моның нәтиҗәләре буенча, иң яхшы кандидатлар командага алыначак, һәм бу составтан халыкара ярышларда, шулай ук WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны да сайлап алачаклар.

Сайлап алу ярышлар форматында 2018 елның 15 январеннән башлап 20 январенә кадәр Краснодарда узачак. Катнашучылар аппаратура, программа белән тәэмин ителешне проектлаштыру буенча һәм башка биремнәр эшләячәк.

Сайлап алу турларында катнашыр өчен гаризалар 17-20 яшьлек россиялеләрдән 2018 елның 14 январенә кадәр кабул ителә. Кандидатларга гариза тутырырга https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSd4Txe8Cn-yRZhmwXeBx9Q2po3-k2ZsUJpe4ut71vIzdwSojw/viewform  һәм оештыру өчен түләүләр башкарырга кирәк.

WorldSkills Russia җыелма командасы — Россияне һөнәри осталык буенча  халыкара ярышларда тәкъдим итүче команда. Озакламый узачак һәм җыелма командага катнашырга туры киләчәк ярышларның берсе — Европа чемпионаты EuroSkills 2018. Ул Будапешта 26-28 сентябрьдә уздырылачак, дип хәбәр итә worldskills.ru

Комментарий язарга