«Әлиф»: Телебез изелсә дә, матурлыгын югалтмаган (Тамашачылар фикере)

Кичә, 20 сентябрьдә, Камал театрының Кече сәхнәсендә «Калеб» яңа буын җыены  белән берлектә әзерләнгән  «Әлиф» хореографик спектакле күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры һәм сценографы Туфан Имаметдинов тамашачыларны аның эчтәлеге белән таныштырды.

«1927 елда татар мәдәнияте үгәрешләр кичерә. Гарәп графикасына нигезләнгән татар алфавиты латинга, 1939 нчы елда – кирилл язуына күчерелә. Шуңа күрә без берничә хәрефебезне югалттык»-, дип билгеләде ул.

Спектакль 3 өлештән тора. Беренче өлештә гарәп хәрефләренә нигезләнгән алфавит, бию ярдәме белән язылды. Икенче өлештә өч кыз башкаруында җырлар яңгырады. Спектакльнең өченче өлешендә, алдагы ике өлешнең берләшүен күрергә мөмкин иде. Ягъни, соңгы бүлектә Тукайның шигыре 3 тавышта яңгырый.

Биюче шагыйрьне җанландыра. Мең еллар дәвамында татар халкы барлыкка китергән мәдәниятнең тәмамлануы күзәтелә. «Әлиф » спектаклендә аутентик татар җыры һәм тән, җан авазы аша халык тарафыннан онытылып баручы мәдәният катламына үтеп керү омтылышы бар.

Режиссер һәм сценограф: Туфан Имаметдинов
Хореограф: Марсель Нуриев
Музыкаль җитәкче: Геннадий Макаров
Композитор: Эльмир Низамов
Ут буенча рәссам: Николай Романов

Спектакльне караганнан соң тамашачыланың фикерләре:

Рабит Батулла: «Спектакль турында фикеремне әйтү авыр. Ата кеше буларак, мактасам да, сүксәм дә, улым бит ул. Үзем дә Нурбәк белән сәхнәдә торгандай булдым. Аның сәгать буе биегәнен карап, аның белән бергә үзем дә ардым.

Спектакльне тамашачыларга җиткерү өчен күп көч куелган. Ничә ай әзерләнеп, оештыручылар менә шундый яңа формада спектакльне тәкъдим итә алдылар. Тамашачыларга игътибар иттем. Башта тын алмыйча утырдылар. Әллә аптыраганнан, әллә сокланудан, белмим. Хәтта залда елаучылар да күренде. Йомшак күңелле, милләте өчен милли хисләр белән янучы кешеләрдер болар, дип уйладым.  Соңыннан Санкт-Петербургтан кайткан егет мине килеп кочты да, Нурбәк өчен рәхмәтләрен белдерде.

Шәхсән мин еларлык урын күрмәдем. Ә менә Нурбәк, шартлар дәрәҗәгә җитеп егылганнан соң, тетрәндем. Тел үлде бит. Менә ул күренеш күңелне уята.

«Әлиф» хореографик спектакле — дөньяда күрелмәгән әйбер ул».

Илсөяр Иксанова: «Спектакльне караганнан соң бөтен хис кичерешләрне сүзгә салып бетереп булмый. Ул телне саклап калуга юнәлтелгән акцияләргә караганда үтемлерәк булды. «Әлиф» йөрәккә керә, уела. Безнең буынны гына түгел, ул яшьләрне тетрәндергәндер. Кызганыч, спекткальне аз кеше күрде. Күбрәк кеше күрсә иде, дип телим.

Ә төп геройның Нурбәк булуы да спектакльгә яңа эчтәлек сала. Сәхнәдә Рабит Батулланың тәрбиясе күренде  Тамашачылар алдына Нурбәкнең чыгып басуы белән аның күңел белән уйнавы, һәр хәрәкәтне эчтәлекле итүе аңлашылды.»

Айдар Шәйхин: «Тел вә имла фаҗигасе, аякка басам дигән милләтнең тез астына тибү һәм куркыныч, җан өшеткеч өметсезлек. «Әлиф»не мин шундый итеп күрдем.

Әйе, мәгънә саклагычы булган тамгалар системасы — имла — югалу белән, аңа хас мәдәни код та һәлак була. Латины да, кирилы да бу очракта «үтерүчеләр». Әмма мин гарәп язуының апологеты түгел. Көндәлегемдә һәрчак латинда язам, бары сүгенгәндә генә кирил хәрефләре китә. Шигырьне хореографиягә күчергәндә хәрефкә — хәрәкәт алымы исә тагын уйланырга мәҗбүр итә. Семиотика белән сәнгать кушыла монда. Камалдан чыгып, озак баргач кына аңга килә алдым. Күптән болай тетрәнгән юк иде. Рәхмәт!»

Рәдиф Кашапов: «Без бу хәрефләрне, мөхитне аңламыйбыз. Спектакльдә безнең нинди киң халык икәнлегебез күренә. Монда татарлык та, дала да, көнбатыш традициясе дә, гореф-гадәтләр дә бар. Башта күрешешләр сәер булып күренә, аннары син аңа ияләшәсең. Минемчә, соңгы өлештә, алфавитны югалткач, безнең мәдәниятебез үзгәргән дигән идея ята. Шуннан соң ул Аурупага тартыла башлады. Һәм телебез изелсә дә, матурлыгын югалтмаган.»

Ислам Вәлиев: «Мин бу спектакльгә эләгә алуыма бик бәхетле, чөнки күп теләгән кеше керә алмады. «Әлиф» спектакле миңа бик көчле тәэсир итте. Беренче чиратта, музыкаль якка игътибар иттем. Эльмир Низамовка зур рәхмәт!  Мин яңгыраган «Туган тел»не тагын бер тапкыр тыңлар идем. Ә инде Нурбәккә респект! Нурбәк , син йоу!!!»

Вахитова Замирә: «Бик үзенчәлекле күренеш. Күптән андый йөрәк тетрәндергеч картина күргән юк. Искиткеч! Афәрин!
Әле өйгә кайтканда да, бу спектакльның өлешләрен тоташтырып искә төшердем. Бик мәгънәви килеп чыккан бит. Дөрестән дә, башка халыклардан аерып торган үзебезнең милли язуыбыз юкка чыккан. Бик кызганыч! Шуңа да карамастан, ул иске татар телен саклау кирәк бит! Киләчәк буыннар белсен өчен! Тарихыбызны онытмас өчен! Горурланыр өчен!»

Ләйлә Хәбибуллина: «Калеб»яңа буын җыены үткәргән һәрбер чара югары дәрәҗәдә үтә. «Әлиф» моны тагын бер кат исбатлады. Бу спектакль безнең йокыга китеп баручы милләткә яңаклау кебек булды, чөнки бүгенге көндә татар теле белән бәйле вакыйгалар безне барыбызны да борчый. Спектакль бу проблеманы  тагын бер кат ассызыклап үтте. Режиссерның, әлеге спектакльне оштыручыларның гарәп  графикасына нигезләнгән язманы алуы юкка түгелдер, чөнки безнең үз-үзебезне югалту процессы бүгенге көн мәсьәләсе генә түгел, ә электән җыелып килгән кан кебек. Залда утырган һәр кеше үз милләтенең кая таба барганын аңлагандыр.

Спектакль башында режиссер алфавит алмашыну турында сөйләп китте, хәреф югалту турында әйтте. Минемчә, бу хәреф югалту үз-үзеңне югалту белән бер. Без күп нәрсәләрдә сәясәтне гаеплибез, әмма бөтен нәрсәне сәясәткә генә калдырып булмый. Күп нәрсә үзебездән тора. Милләт үзенең чын асылын онытып бара. Элек милләт, дин өчен көрәшкән татар зыялылары булган. Спектакльне карау дәвамында милләтебез, телебез өчен җанын да, тәнен дә, хезмәтен дә кызганмаган Галимҗан Барудилар алдында оялып утырдым. Спектакльдән чыккач та  үзебездән соң киләсе буыннар алдында гафу үтенәсе килде.

Икенче, өченче өлешләрдә яңгыраган «Туган тел» җыры телгә матәм маршы кебек яңгырады сыман, чөнки безнең хәрефләр биеделәр-биеделәр дә, соңыннан үлделәр, беттеләр. Спектакльдән күп кеше шундый авыр уйлар, төер белән чыкса да, алга таба бу мәсьәләнең чишелеше үзебездән тора. Без күп һәм көчле.

Татар элек-электән тыйнак халык, менталитеты шундый дигән фикер бар. Нурбәк Батулла да бер интервьюсында, безгә иркенәергә, киңәергә кирәк, дип әйткән иде. Чынлап та, безгә хәзер оялуны читкә куеп торырга, башкаларның нәрсә әйтүләренә, киртә куярга тырышуларына карамастан, үзебезнекен эшләргә, тырышырга кирәк.

Читтән, югарыдан чик куялар дисәк тә, ул чикләр безнең эчебездә ята. Безгә, беренче чиратта шулардан арыну зарур.»

Комментарий язарга