Хәрефләр биеде, Биеде һәм…үлде.

«Әлиф». Кемнең башына килгәндер хәрефләрне биетергә?! Тик бу күренеш бик сокландыргыч һәм чагыштыргысыз булды! Тамашаның сәхнәгә куелышы (подача) көтелмәгән, яңача булса да, монда күтәрелгән мәсьәлә бүгенге көндә иң актуаль (ярылып яткан..! купләрнең күңеленә төер булып утырган!) һәм бик тә көтелгән булып чыкты! Кем дә булса моны “күтәреп чыгарга”, яктыртырга тиеш иде! Рәхмәт, әфарин, оештыручыларга!
Татар музыкасының нигезендә булган — курай, кубыз, домбра, этник җыр, һәм шаманнар биюенә охшаш хәрефләр биюе тамашачыны транска кертте кебек. Тамашаның башында бик аңлап (тоемлап) бетермәсәк тә, ахырга таба залда утырган һәр кеше мәсьәләнең асылын аңлады! Бу борынгыдан килгән тандем (этник җыр, музыка, бию, тел) тамашачының хәтерен яңартты… далага, тарихка, кайтарды.. Һәм иң ахырдан… хәрефләр биюе тукталды. Кискен һәм аяныч нокта.

Тик нокта урынына өтер куеп — #саклыйктатартелен дип кычкырасы килә! Телне генә түгел нигезне сакласак, юл башын онытмасак иде!
P.s. Әйе шул, 21 гасыр кешесе җиңеллеккә омтыла. Аз гына авырлыкка юлыгу белән: сыза да ташлый, сыза да ташлый – җиңел бит! Тырышасы, көч куясы юк. Ярый, тик – ул сызулардан соң нәрсә калыр..?

P.s. 2.
Хәрефләр биеде,
Биеде һәм.. үлде.

Комментарий язарга