Елмаегыз

1 апрель — Көлке көне- календарьда да, истәлекле даталарда да, халыкара бәйрәмнәрдә дә исәпкә алынмаган. Әмма аны бөтен дөнья диярлек, аерым алганда, Россия, Германия, Англия, Франция, АКШ һәм хәтта шәрык илләрендә дә билгеләп үтәләр. Кемдер аны көлке көне дип, кемдер юләрләр, ә кемдер алдау көне дип атый…

Бүгенге көндә елмаю-көлү ничектер икенче планга калып бара сыман. Инде чын күңелдән рәхәтләнеп, дөньясын онытып көлгән кешене дә очрату кыен. Көн саен диярлек ишетелеп торган фаҗигаләр, шартлаулар иркенләп көләргә дә ирек бирми. Урамда, транспортта, үзалдына елмаеп барган кешене очратсак, сәерсенебрәк карыйбыз. Җимерелгән чырай, салкын, кырыс йөзләргә шулкадәр күнегелгән. Җитмәсә, соңгы елларда үсеш алган билдән түбән, тозсыз, сыйфатсыз юмор… Барысы да ачуны гына чыгара.

Әмма, ни генә дисәң дә, уен-көлкедән башка яшәве мөмкин түгел. Елмаеп-көлеп яшәүнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясавын, гомерне озайтуын барыбыз да белә, югыйсә. Бу – галимнәр тарафыннан ачыкланган факт. Елмаюның башка төр файдасы да бар икән.

Көч кертүче, гүзәлләндерүче, һәм… эч пошыручы чара

Медицина белгечләре уен-көлкенең күп авырулардан дәва икәнен ачыклаганнар. Ул – сөенеч гармоннары – эндофиннар чыганагы. Көлгәндә, кешенең сулыш алуы тирәнәя, димәк, баш миенә кислород күбрәк килә. Бу исә, үзенчәлекле морфий эффекты бирә. Шулай итеп, организм артык көчәнештән арына, көч туплый. Нәтиҗәдә, баш авыртуы да, арулар да юкка чыга, кан басымы көйләнә, эчке секреция бизләре эшчәнлеге яхшыра. Шулай ук, көлү ярдәмендә, подагра, бавыр авыртуы, хәтта яман шешне дәвалау очраклары да бар икән. Мәсьәлән, яман шеш диагнозы куелган америка язучысы Н.Казинс кинокомедияләр карап сәламәтләнгән икән.

Франция косметологлары организмны яшәртү өчен дә иң яхшы чара дип уен-көлкене саный. Көлү – биттәге мускулларны эшкә җигә һәм шуның тәэсирендә тире яшь килеш саклана, җыерчыклар кими.

Көлү процессында организмдагы начар холестерин күләме кими, кан әйләнеше яхшыра. Бер минутлык кеткелдәү- 15 минут велосипедта йөрүне алмаштыра, ә 10- 15 минуты бер плитка шоколадта булган калорияне яндырырга ярдәм итә, дип ышандыра галимнәр.

Монан тыш, көлү, ашкайнату органнарына тәэсир итеп, эч йомшарту үзенчәлегенә ия икән. Юморны аңламаган, гел караңгы йөзле кешеләр эч катудан күбрәк интегә, — ди.

Иң яхшы психолог

Мәзәк хәлләр, акендотлар кешелек кыйммәтләрен аңларга гына түгел, үткәннәр белән күңелле аерылышырга да ярдәм итә. Уен- көлке психиканы ныгыта, курку, шомлануларны җиңәргә булыша. Гаиләдәге, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлый. Үз-үзеңнән көлә белү, тормышка елмаеп карау гына ни тора! Моңа ирешкәнсең икән, син тормышта бер баскычка югары күтәрелгәнсең, дигән сүз.

Яшерен корал

Әлбәттә, юмор, сатира элек-электән яшерен корал булып саналган. Турыдан бәреп әйтергә ярамаган сүзләрне уен- көлке аша җиткерә алабыз. Кешенең күңеле дә кайтмый, нәтиҗәсе дә көчлерәк. Бу коралга язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар бик теләп мөрәҗәгать итә.

Елмаеп яшәгез, дуслар! Күңел күгегезне болытлар капламасын, кояшлы язлардай гел яктырып торсын!!!

http://yzoem.ru

 

Комментарий язарга