ЕРАКТАГЫ ЯКЫН ЙОРТЫБЫЗ

Кайсыбызның гына «буш касса», «сдача»сыз түләгәнегез өчен рәхмәт!» дигән сүзләрне ишеткәне юктыр. Һәркемнең диярлек чизбургер һәм сырлы соуска мана-мана фри-бәрәңгесен дә татып караганы бар. Хәзер инде «Макдональдс» Русиянең күп шәһәрләрендә ачылды. Фастфудның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында төрле сүзләр йөрсә дә, «Макдак» ул тәмле итеп тамак ялгап алу урыны гына түгел, ә студентларга көндәлек чыгымнар өчен акча юнәтү мөмкинлеге дә әле. Андагы егет-кызлар эш белән укуны җиңел генә яраклаштыра, хезмәт графигын үзләренә уңайлы итеп төзи ала. Карьерасын биредә башлаучылар командада эшләү серләренә төшенүләрен, киләчәк тормыш өчен файдалы тәҗрибә туплауларын да әйтә. «Макдональдс» халыкның барлык катламнары арасында хөрмәт казанган, аларның мәхәббәтен яулый алган оешма. Ә бит ул баштарак фастфуд белән туклану урыны дип түгел, ә балалар рестораны буларак ачыла. Һәм бу бик мөһим: чөнки алга таба сүз нәни дусларыбыз турында барачак. «Роналд Макдоналд Йорты» дип аталган хәйрия фонды Русиядә 1995 елда теркәлә. Оешманың төп юнәлеше – мохтаҗ сабыйларга ярдәм кулы сузу.img1404977532

«Роналд Макдоналд Йорты» хәйрия фондының төп проектлары: Казандагы «Роналд Макдоналд Йорты» дип аталган кунак өе, «Гаилә бүлмәләре» һәм Төбәк мәгариф программасы. Моннан тыш, фонд балаларга хезмәт күрсәтә торган медицина һәм тәрбия оешмаларына җиһаз, кирәк-ярак алуда да ярдәм итә.

Беренче «Роналд Макдоналд Йорты» 1974 елда АКШта төзелә. Ул Макдональдска нигез салучы Реймонд Альберт Крок (Рэй Крок) хөрмәтенә Филадельфиядә ачыла. Хәзерге вакытта дөньяның алтмыш өч илендә өч йөз илле сигез шундый кунакханә бар. Мәркәзебездә исә «Роналд Макдоналд Йорты» төзү эше 2012 елның 28 августында башлана. Һәм 2013 елның 10 июлендә инде нәни кунакларга үзенең ишекләрен ача. Ул – әлегә Русиядә бердәнбер. Бу күләмле проектны тормышка ашыруда йөз егерме миллион сумнан артык акча тотыла. Йорт Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан. Аның янәшәсендә зур бакча һәм уен мәйданчыгы да бар. Биредә балалар үзләренең әти-әниләре белән бергә яши. Иртән дәвалану корпусына процедуралар узарга китәләр, аннары үзләренең бүлмәләренә кайталар. Монда эләгү өчен юлламаны хастаханә бирә. Махсус төзелгән комиссия авыру сабыйның ТР Балалар клиник республика хастаханәсеннән читтә яшәвен, гаилә бюджетын, сырхауны игътибарга алып эш итә.

Биредә күбрәк яман шеш белән авыручы балалар яши. Шундый куркыныч чир белән килсәләр дә, әлеге йорттагы мохит авыр тойгы уятмый. Гадәти хастаханә палаталарыннан аермалы буларак, сабыйлар үзләрен дәвалану курсына килгән кебек тотмый, әти-әниләр дә артык хафаланмый кебек. Чөнки пациентлар – бу якты һәм иркен йортның кунаклары, аларга бар яклап уңайлы булсын өчен бөтен мөмкинлек тудырылган. Йортта егерме дүрт йокы, кунак, нәниләргә һәм үсмерләргә аерым-аерым уен бүлмәләре бар. Теләгән кеше интернетка тоташтырылган компьютердан файдалана ала. Иркен аш-су бүлмәсе, җәйге терраса, кер юу урыны, кунакларны каршы алу һәм теркәү өчен ресепшен, сөйләшүләр алып бару залы (шунда ук балалар өчен төрле мастер-класслар уза) – һәммәсе каралган. Кунакханәнең беренче каты мөмкинлекләре чикләнгән балаларны күздә тотып эшләнгән. Бүлмәләрнең ишеге киң, аларга инвалид коляскасы да рәхәтләнеп сыя. «Тылсымлы бүлмә»гә эләккәч исә андагы китаплар, уенчыкларның күплеген күреп таң каласын. Бала әлеге йортка килеп урнашуга аны, беренче эш итеп, шушы бүлмәгә алып керәләр һәм ул аннан иң ошаган бүләкне үз куллары белән сайлап ала икән.image158442675

Йортның еллык чыгымы унике миллион сумнан арта. Шуңа да карамастан, ул ачылган көннән алып бүгенгә кадәр анда дүрт меңгә якын әти-әни һәм бала яшәп киткән. Алар арасында гомеренең беренче елын биредә уздыручы сабыйлар да, тәүге адымнарын монда ясаучы нарасыйлар да бар. Дөрес, кемдер ике-өч көнгә сәламәтлеген тикшертергә генә килә. Әмма статистика буенча, һәр гаилә ел әйләнәсендә биредә уртача җитмеш ике көн яши.

Әлеге искиткеч кунакханә белән мине менеджер Алинә Красильникова таныштырып йөрде. Ә биредә барлыгы биш кеше хезмәт куя: директор һәм биш менеджер. Бөтен менеджерлар да бирегә волонтер булып килгән һәм шуннан эшләп калган. Алар һәр сәгать саен алышына, ягъни тәүлек әйләнәсе мондагы кунакларны ялгыз калдырмыйлар. Чөнки аларга көннең, төннең теләсә кайсы вакытында ярдәм кирәк булуы ихтимал. Алинә белән сәгатькә якын балачак, әти-әниләрнең төрлелеге, авырулар, сабыйларның якты дөнья белән хушлашу мизгелләре һ.б. хакында гәп кордык. Башка нинди генә уйлар килмәде. Аннары да балаларның уйнаганын күзәтеп шактый вакыт террасада, кунак бүлмәсендә утырдым. Китәргә җыенганда гына «Добро. Вот что я творю» акциясендә катнаштым – фри-бәрәңгесе кабын төрле төсләр белән бизәдем.

«Роналд Макдоналд Йорты»н үзем өчен тагын шул яктан ачтым: бу әти-әниләр өчен бөтен уңайлыклары булган яшәү урыны гына түгел, ә кешеләр белән аралашып, үзара җылылык уртаклашу җирлеге дә. Алинә әйтүенчә, соңгы арада гади халык та күбрәк тартыла, төрле хезмәтләр тәкъдим итә башлаган. Балаларга мастер-класслар уздыру өчен алдан ук чиратка язылалар икән. Бу мондагы сабыйларның көнен төрләндерү өчен дә, аларның моторикасын яхшырту, иҗади фикерләү сәләтен арттыру, кул эшенә кызыксыну уяту максатыннан да бик мөһим. Алинә шундый очрак турында да сөйләде: мастер-класс вакытында фотографиягә төшереп карау өчен бер балага фотоаппарат тоттырганнар. Үскәч исә ул фотограф һөнәрен сайлаган.

Хыялны ничек тормышка ашырырга да, теләгәнеңә нинди юллар белән ирешергә? Бу сорауларның җавабы күпләр өчен бәхет төшенчәсенә ия. Хәзер бәхетле булырга өйрәтә торган тренинглар күп уздырыла. Аларның асылында бер нәрсә ята: бәхет ул, беренчедән, адәм баласының мөстәкыйль төстә карар кабул итә алуы, бу аңа үзен ирекле тою хисе бирә. Икенчедән, бәхет – үзең , тирә-юнь  гармониядә яшәү. Мин кирәкле вакытта, тиешле урында якты дөньяга аваз салганмын, яраткан кәсебем бар һәм бу миңа социаль яктан аякта нык басып тору мөмкинлеге генә түгел, ә башкаларга файда итү җае да бирә дип уйлый белү – безне бәхеткә күмә. «Роналд Макдоналд Йорты»нда да күңел җылыңны башкаларга өләшеп, фикереңне, тормышка карашыңны үзгәртеп, бөтенләй башка кешегә әйләнеп китәргә мөмкин. Бу йортның кем өчен әһәмиятлерәк икәнен әйтүе дә кыен хәтта: авырып килгән балагамы, әллә аңа ярдәм күрсәтергә ашкынган миһербанлы заткамы? Без бит башкалар турында кайгыртканда үзебез дә рухи яктан байыйбыз, үсәбез, тагын да ныграк ачылабыз. Ни кызганыч, бирү, бүлешү, җибәрү – барча бәндәләргә дә хас сыйфат түгел, ул эчке дөньяң белән көрәш. «Роналд Макдоналд Йорты» менеджерлары сөйләвенчә, биредә уздырган көннәр өчен бер тиен дә акча түләргә кирәк түгеллеген белү күпләрнең башына сыймый икән. Шуңа күрә дә монда яшәп китүчеләрнең яшәү кыйммәтләре үзгәрәдер дип уйлыйм. Бу йорт башкалардан яхшылыкны кабул итәргә һәм чын йөрәктән рәхмәт әйтергә өйрәтә. Ул таныш түгел кешеләрне берләштерә, туганлаштыра.hellouin3

Хәер, ничек кенә мактауга лаек булмасын, «Роналд Макдоналд Йорты»на берәү дә рәхәт тормыштан килми. Монда ишеген кайгы шакыган гаиләләр сыена. Баланың авыруы – зур хәсрәт, борчу. Ә инде андый чакта сиңа ярдәм кулы сузучылар табылса, борчу-мәшәкать вакытлыча күренешкә әйләнә. Бу йортта психологик ярдәм дә күрсәтәләр. Психологлар килеп әти-әниләр белән әңгәмә кора. Баланың авыруын дөрес итеп кабул итү һәм үзеңне эчтән ашамау да бик мөһим бит әле. Ялгыз түгеллегеңне, янәшәңдә олы йөрәкле кешеләр булуын белү исә көч өсти.

Русиянең башка шәһәрләрендә дә балалар хастаханәләре территориясендә шундый йортлар сафка басса иде. Алар күбрәк булган саен яхшырак. Мондый йорт баласы дәвалану узган гаилә өчен уңайлы яшәү урыны да, башкаларга ярдәм кулы сузарга омтылган затлар, волонтерлар өчен яхшы мәйданчык. Монда син кешеләрне Аллаһ Тәгалә ничек яралтса, шулай кабул итәргә өйрәнәсең, аларны яратасың. Фани дөньядагы гомернең дә никадәр кыска икәнен аңлап, үзеңдәге җылылык белән уртаклашырга ашыгасың.

Комментарий язарга