Эш №… Ләйлә Хәбибуллинаның «Йөз алтмыш ат шул әмергә тукталганда…» дигән шигырьләр шәлкеменә карата кузгатылган җинаять эше буенча мәхкәмә утырышы беркетмәсе

Казан шәһәре. 2018 елның 21 марты. Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе һәм «Идел» журналы каршында оештырылган Татарстан Әдәби суды утырышы Татарстанның халык язучысы, казый Рабит Батулла, сәркәтип Гөлүсә Закирова катнашында Ләйлә Хәбибуллинаның «Йөз алтмыш ат шул әмергә тукталганда…» дип исемләнгән шигырьләр шәлкеменә карата кузгатылган эшне тикшерә.

IMG_4268

          Мәхкәмәдә түбәндәгеләр катнаша:

          Гаепләнүче: Ләйлә Хәбибуллина, яшь шагыйрә;

          Гаепләүче: Рифә Рахман, шагыйрә, язучы, филология фәннәре кандидаты, Саҗидә Сөләйманова, Фатих Хөсни һәм Гаяз Исхакый исемендәге премияләр лауреаты;

          Яклаучы: Әлфәт Закирҗанов, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе җитәкчесе, Җ.Вәлиди исемендәге премия лауреаты;

          Шаһитләр: гаепләү ягыннан шаһит –  Луиза Янсуар, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова, Белла Ахмадуллина һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты; яклау ягыннан шаһит – Галимҗан Гыйльманов, язучы, драматург, шагыйрь, әдәбият белгече, А.Алиш исемендәге премия лауреаты;

            Мәхкәмә 13 сәгать 45 минутта башланды.

       Мәхкәмә килә, басыгыз!

      Казый (чыга). Утырыгыз. Әдәби суд мәсьәләсендә тәнкыйтьләр дә килгәли кайчак. Тәнкыйтьләсеннәр. Ләкин аның хикмәте бар бит. Ул тарта һәм кешегә ярдәм итә. Гаепләүчеләр үзләре дә ничек дөрес итеп шигырь язарга кирәген өйрәнә. Кешене өйрәтә-өйрәтә өйрәнеп була. Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе каршындагы Тикшерү комитеты шикаятенә таянып, Ләйлә Хәбибуллинаның «Йөз алтмыш ат шул әмергә тукталганда…» дип исемләнгән шигырьләр шәлкеменә карата Татарстан Әдәби суды тарафыннан җинаять эше кузгатылды. Гаепләнүче, үзегез белән таныштыру өчен, басыгыз. Исем-фамилиягез, әтиегезнең исеме?

Гаепләнүче. Хәерле көн. Ләйлә Фаяз кызы Хәбибуллина.

Казый. Туган вакытыгыз?

Гаепләнүче.  1993 елның 8 гыйнвары.

Казый. Туган урыныгыз?

Гаепләнүче. Буа районы Бик-Үти авылы.

Казый. Укыган урыныгыз?

Гаепләнүче. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

Казый. Хәзерге эш урыныгыз?

Гаепләнүче. Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытам.

Казый. Бүгенге көндә ана телебезнең чикле рәвешендә яшәгән вакытында ана теле укыту ул – батырлык! Шуңа күрә гаепләүчеләр колагына әйтеп куям, бик каты бәрелмәгез! (Зал көлеп ала.) Залдагылар, гаепләнүчегә, аның тормышына карата сораулар бармы? Сораулар юк икән, җинаять эше белән таныштыру өчен, сүз Рифә Рахманга бирелә. Рәхим итегез. (Мәхкәмә башлана.)

Гаепләүче. Хөрмәтле казый, гаепләнүче, судта катнашучы барлык ханымнар, әфәнделәр, егетләр һәм туташлар! Бүген бик өметле кызның иҗаты турында сөйләшәбез. Аның талантын күрми мөмкин түгел. Шул ук вакытта бу талант, зур тырышлык куеп, каләмен чарларга, аны камиллек дәрәҗәсенә җиткерергә тиеш әле. Шагыйрә алдында ике төрле юл бар. Ул моннан ары да бер җайга салганча язып йөрүне сайларга мөмкин. Әлбәттә, еш кына шагыйрьлекнең «ш» хәрефе дә булмаганнар да кергән Язучылар берлегенә дә керер, төрле ярышларда бүләкләр дә алыр, аннан, инде мин хәзер барыгыз белән тиң, дип горурланып та йөрер. Мин берлеккә узган андый «каләм тота белүчеләрнең» үзтәнкыйтькә ия булмавына шаккатып яшим. Ләйлә туташ зур залларда үзләрен даһилык эталоны дип санаган артистларның кәҗә тамашаларына кул чабып күнеккән халыкның көчле алкышларына да күмелер. Бу – әдәбиятка һәм сәнгатькә узуның җиңел, мескен юлы. Әгәр инде гүзәл кызыбыз мине тыңласа, аңа шигърият мэтрлары, молодец, сеңлем, әдәбиятны ышанычлы кулларга калдырабыз, күңелебез шуның өчен тыныч, аны яшәтегез, үстерегез, дип кулын кысар. Талантлар язмышы хәл ителгәндә, без, әзме-күпме тәнкыйть мәйданында да ат алган шагыйрьләр, әлеге талантлар салган шигъри буразналарны төзәтеп-төзәтеп китәргә тиеш.

Ләйлә туташны мин, һичшиксез, шигърият мәйданында зур киләчәге бар иҗатчы, дип саныйм. Күп кенә яшь каләмдәшләреннән аермалы буларак, әдәбияттан танышлыгы һәр шигыреннән сизелеп тора. Аның эзләнгәне, әдәби стиль чарлаганы да тоемлана. Әлбәттә, Ләйлә Хәбибуллинаның үрнәк иткәне – Такташ поэзиясе. Беләбез, Такташ – әдәбиятта урыныннан кузгатыла алмаслык монумент. Ул – аягында нык торган һәм үзе кебек үк яшь совет романтик шигъриятенең эталоны. Әдәбият мәйданына аяк басучылар, һичшиксез, аның иҗади эзләнүләре юлыннан үтәргә тиеш.

Такташ, дидеңме – күпләр аның ирекле үлчәмдә язылган; атомнар, матдәләр, янартаулар кебек образларны бергә җыйган; бөтен уй-фикерен калку тудырылган гыйсъянчы каһарманнан әйттергән әсәрләрен күз алдына китерә. Ләйлә дә ирекле строфика белән эш йөртә, әмма күпчелек очракта төрле сандагы иҗекле юлларны, төрле ритмик буыннарны, талантына таянып, бергә кушмый, ә җайлырак юлдан китә – традицион калыпларны гына тарката. Моны чын мәгънәсендәге ирекле шигырь дип әйтеп буламы икән? Кайчандыр бу төр әсәрләргә карата, авторлары, юл саен түләүне күздә тотып, бүлгәлиләр, дигән караш та бар иде, шуны тәнкыйтьләп сатира әсәрләре дә язылды.

Беренче рифмалашкан юлларны гадәти калыпка утыртыйк әле:

Инде күптән төнге күктән

Чәчәкләрнең шиңгәннәре ташланылган.

Җиңалмаслык, кагыйдәсез,

Һич аяусыз уен гына башланылган.

Сигезгә унике үлчәмле әсәр килеп чыкты. Аны башкача да оештырырга мөмкин:

Инде күптән төнге күктән чәчәкләрнең

Шиңгәннәре ташланылган.

Җиңалмаслык, кагыйдәсез, һич аяусыз

Уен гына башланылган.

Алга таба да шушы ук үлчәм дәвам итә. Алайса бүлү кирәкме? Кирәк, дип уйлыйм, чөнки болай ямьсез яңгырый. Эчке рифма яңгырашны көчәйтәсе урынга киметә, отышсыз итә. Димәк, аннан котылырга кирәк инде. Иң мөһиме: шигырьнең бөтен җитешсезлекләре, мәгънәсезлекләре укучыга ачык күренә башлый. Үзем дә (үтә сирәк очракларда!) традицион калыплы әсәрләрне шушы рәвешчә таркатам. Моны тоемсыз укучыга ритмик буыннарны күрсәтү өчен башкарам. Узган чорларда татар шигыре көйләп укылган. Бүгенге артистларның мәгънә басымнарына кирәкгеннән тыш игътибары аны укылышсыз итә, ритмсыз күрсәтә. Тукайның «Пар ат»ын мәгънәви басымнар белән көйсез укып кара, әсәрдән җилләр исәчәк. Күпчелек укучының калып укылышларын аңламавын күздә тотып, мин андый әсәрләрне бик сакламыйм да. Калдырам икән, Ләйләбез кебек бүлгәлим.

Инде Ләйләнең кычкырып торган хаталарына күчик. Шуларның тәүгесе: кайбер әсәрләрендә образларның эчке мәгънәсе бөтенләй булмау, болай гына язылулары. Әйтик, Такташ нинди генә яңа троп кулланса да, без аның нәрсә аңлатканлыгын беләбез. Алар инкыйлаб яисә яңа тормыш атрибутикалары, Яңа өчен көрәшне чагылдарган эш-гамәлләр булырга мөмкин. Шул ук вакытта, әгәр физик элементларны, космогоник образларны эшкә җигә икән, һичшиксез, тасвирланган хәрәкәт галәмдә барган даими үзгәрешләрне, элементара һәм предметара бәйләнешләрне, дөнья барышы кануннарын да чагылдырачак. Аның күчерелмә мәгънәсе нәкъ менә беренчел мәгънәсеннән чыгып аңлашыла да.

Белгәнебезчә, троплар ясауың нигезе дә – теге яки бу охшашлыкка таяну. Кызганыч ки, яшьләребез шигъриятнең мәңге какшамас төп кануннарыннан булган әлеге мәҗбүрилекне аяк астына салып таптый. Оппонентлары белән бәхәсләшә алмауларының да төп сәбәбе шуңа барып тоташа. Хатадан арынасы урынга, сез аңламыйсыз аны, дип кенә котылалар, һәм шуның белән үзләрен тәнкыйтьчедән югарырак куярга да омтылалар. Кайберәүләре исә әлеге дә баягы образларны тирли-пешә аңлатырга керешә. Андыйларга үзләре генә аңлый алган текстларны китапларына «адәм теленә күчермәсе» дигән янәшә вариантлар яисә без төшенергә тиеш образлар сүзлеге белән бергә урнаштырырга киңәш итәм. Аптыраганнан шаяру, әлбәттә.

Инде әле генә укып узган текстка килик. Шунда ук сораулар туа башлый. Нинди чәчәкләр ул? Нигә шиңгәннәр? Нигә төнге күктән ташланганнар? Нигә шиңгәннәре генә ташланылган? Башкалары нишләгән? Ә бит бу сорауларга алга таба да җавап юк. Димәк, образларның һәркайсының мәгънә эчтәлеге, шулай икән, текст эчендә югары дәрәҗәдә башкарган функцияләре дә юк.

Алга таба бөтенләй котычкыч хәлләр күз алдына килә. Бу планетара барган сугышлар турындагы киноларда гына була ала торгандыр. Кулына сугым пычагы кебек ниндидер куркыныч корал тоткан тимер киемдәге кыз каршыма килә сыман.

Тупасланган

пычак белән

кыра-кыра ихласлыкның

соңгыларын,

капчыкларның

карасына,

эз калдырмый тотып кына,

тондырамын, –

ди ул. Шагыйрәдән, нинди пычак, ул кемнедер суйганда үткерсезләнгәнме, дип сорыйсы килә. Алай да, әллә авторның телен кискәндәме, дип тупасрак шаяртып котылуың яхшырак шикелле. Күз алдына пешерелгән терлек башын кырып торучы, икенче берәүне тунаучы яшь туташны да китереп карыйм һәм имәнеп китәм. Аяк астында кара капчыклар ята. Акларын келәт бүрәнәсендәге кадакларга элгән. Аларына инде, ихласлык калмаган булгач, башка әйберләр кырыр. Иң кызыгы шунда: лирик мин ихлас тутырылган капчыкны, криминалистиканы яхшы өйрәнгән бер заттай, эз калдырмыйча гына тота. Чеметепме, перчатка киепме, әллә тимер костюмының тимер бармаклары беләнме… Һәм тиз арада шундый итеп тондыра, шигырьнең шул юллары тудырган яңгыраштан колаклар томалангандай.

Тондырмаса да җирдә ята ала иде инде алар. Күрәмсең, болай ачуын баса. Бәлки, дошманнарга ачуны юкка чыгару өчен, манекеннарны кыйнарга киңәш иткән японнарны тыңлыйдыр. Психология фәне алай да бар икән монда. Лирик мин муеннарыннанмы, башка бер җирләреннәнме кырган һәм соңгысы да ни өчендер әллә никадәр капчык кадәр булган ихласлылык турында, ятсыннар, таптасыннар, дип уйлап ләззәтләнә. Автор ихласлылыкка каршы көрәшүче булып чыга лабаса! Кара капчыкларны бармак очларында тотып алганнан соң берьюлы җан ачуы белән җиргә бәрүе җитмәгән, шунда ятып тапталуларын тели аның лирик герое. Монда бердәнбер мотивлаштыруга барып чыгабыз. Ихласлыкка ачуның сәбәбе бик гади икән: ул лирик миннең күккә карап ялварганлыгын белми икән. Тексттагы янәшә килү монда нәкъ менә шундый мотивация барлыкка китерә.

Минем кебек эротик шигърият тә язгалаган шагыйрә фантазиясенә дә монда киң җәелергә сәбәп җирләр бар:

барлап уйда

йөргәннәрне,

бушатам да йөгәннәрне…

Өч нокталарны гына тутыра алам инде мин. «Дом-2»ны әледән-әле караштыргалыйм, шул сәбәпле бүгенге яшьләрдә йөгәннең ни икәнлеген беләм. Әгәр инде мәсьәләгә җитди якын килсәм, бу урында болай дип әйтер идем: ат, «йөгәнен» (???) никадәр генә бушатса да, күккә оча алмый инде ул, ә менә котырынып дулап алырга, хуҗасын егып ташлап, кырлар буйлап чабып китәргә мөмкин. Шагыйрә «йөгәнне бушатып», күккә очкан лирик мин исеменнән яза. Кызганам мин лирик геройны, аморф хыяллар, күзаллаулар илендә яши ул. Бу төр поэзия хакында «Аморф поэзия» дигән язмада кайчандыр кемнеңдер шушындыйрак фикерләрен укыган идем: «Мондый әсәрләрдән фикер, уйлап язылган юллар эзләргә кирәкми. Укы да оныт». Килешәм.

Ләйләнең образлары оешып бетмәгән әсәрләре егерменче-утызынчы еллар поэзиясенә, әйтик, телгә алынган Такташныкына тагын шул ягы белән тартым: ул серлелек тудырырга ярата. Элгәреләре мифик образларны, дини сюжетларны эшкә җигеп, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлап, я булмаса, аларны кешеләр арасына кертеп, Җирдә, безнең илдә барган көрәшләрне шомлы, серле, игътибарны алырлык иткән. Бу вакытта алар бик күп яңа сүзләр дә уйлап тапканнар, әмма һичберсе дә татар лексемаларының гасырлар аша бүгенгегә килеп ирешкән мәгънәләреннән баш тартмаган. Икенче шигырьне укып һәм сүз кулланышы ноктасыннан тикшереп барыйк әле:

Уйларның

Чуалган төенен

Бер сүтәм,

Бер җыям яңадан.

Төенне сүтәсең икән, яңадан җыймыйсың, ә төйнисең, Ләйлә туташ! Алга таба барыйк:

Авыртсын!..

Тик тирән яраны

Черегән җеп белән

Ямамам.

Авыртсын, сүзе, бәлки, соңгы юлларга карыйдыр, ул чагында өндәүдән соң ике нокта түгел, озын сызык куеп китәргә кирәк иде. Болай төенгә карата әйтелгән теләк, ризалашу булып тора. Бердән, черегән җеп белән берни эшләп тә булмый, ә сезнең лирик мин моңа кадәр яраларны шуның белән теккән икән. Ярар, бу үтә шагыйрәнә ялган да булсын, ди. Шунысы бар: яраны – тегәләр, зур ачыклыкны, ямауны – ямыйлар яисә теге яки бу урынга ямаулык салалар, дип сөйләшәбез.

Гөләндәмендә килгән өченче шигырендә шагыйрә сыңар тыкрыклар турында яза, тыкрык парлы була алмый инде ул, ике тыкрыкны янәшә куйсаң, киң юлга әйләнә. Кеше китү сурәтеннән  гомуми планда башланган шигырьнең тасвир объектлары отышсыз күчә. Лирик мин аның артыннан ук – җырлар тыңлап айкалучы күңел, шуннан соң – сыңар тыкрык, аннан соң тагын – «сансыз» (???) диварларда эз калдырып киткән кешеләрне тасвирлап уза да, шушы абстракт сурәтләрдән соң үтә тәгаен аңлашылган да, гомумиләштерелгән дә баналь нәтиҗә чыгара. Ул усал телле хатынның ай саен ерак юлга йөрүче, ягъни «дальнобойщик» ире кайтып ашарга өстәл артына утыргач, сыйлау сүзләре әйтәсе урынга, чәй ясый-ясый төрттерүе кебегрәк ишетелә:

Ялгызлыкта,

синнән башка гына

тормыш кичерергә өйрәтмә.

Шул хыялый дөньядан кая тартып төшерәсез? Алар бер-берсенә ялганмый берничек тә. Соңгы юлларда укучы томанлы сурәтләрдән бу дөньяга ирексездән кайтып төшә дә бөтен ямьсезлеген тоя. Бу шигырьне бүген анализламасам, укыганымны да хәтерләмәс идем – булды ни ул миңа, юк ни. Хәер, әдәбият өчен аның булмавы, гүзәл бакчаны чүп үләне кебек ямьсезләндермәве хәерлерәк.

Бер дүртьюллык миңа ошады, җитмәсә, аны аңлап була:

Әрнеп-әрнеп куя сизгер йөрәк,

Күңел мөлдерәмә тулы хисләр белән.

Ә мин сине төнге урамнардан

Тын һаваны ерта-ерта эзләп киләм…

Шулай да монда да хата кулланылган «ә» теркәгече бар. Аның урынында «һәм» теркәгече торырга тиеш яисә башка сүз, чөнки каршы куючы теркәгеч алдагы фикерне кире кага торган җөмлә алдыннан гына була ала, монда исә янәшә ике җөмлә андый мөнәсәбәттә тора алмый.

Мин синең турында

шулкадәр әле белмим,–

эпиграфына ияреп язылган шигырьне дә тәнкыйть итеп булмый. Андый әсәрләр Хәбибуллина Ләйләнең күләмле гөләндәмендә тагын бар, әмма күп түгел. Кызыбызны мактарга теләүчеләр, бәлки, нәкъ менә шул текстларга таянырлар да. Хәер, мин зур гаепне яшь кызның үзенә ташламыйм да. Мәртәбәле журналда басылган әсәрләр әдәби редактор тарафыннан яхшылап редакцияләнергә, автор белән килештерелергә, я булмаса аның үзенә камилләштерү өчен кире кайтарылырга тиеш иде. Әгәр махсус рәвештә әдәби суд өчен текстлар тәүге вариантта калдырылса (без аны элек шулай эшли идек), аның, һичшиксез, укучыларга искәртелүе кирәк, югыйсә бу төр әсәрләр журналның йөзенә күпмедер кызыллык та төшерә.

Ләйлә әсәрләрендә әледән-әле сүзләрне аңламыйча куллануга тап буласың. Бу төр хаталарны киметү артык таланты булмаган, әмма телне яхшы белгән редактор кулыннан да килә. Мәсәлән, бер шигырендә шагыйрә кыз болай ди:

Ашыгып язган

куыш язмаларны

ертып-ертып ташлар идем дә!..

Куш язмадыр ул, бәлки? Әгәр алай түгел икән, гөләндәмдә кайвакыт – җеннәр генә аңлый алырлык мәгънәгә ия шигърият үрнәкләредер. Ләйлә мине еш кына елмаерга да мәҗбүр итә. Әйтик, бу әсәрдә ерактагы сөйгәнен сагынып яшәгән, туктаусыз хатлар язган лирик мин бар. Аны ташлап киткәннәре ачык аңлашыла, әмма ул ни өчендер кайдадыр еракта «курчак уенын» гына көтеп ятучы егетне үзе дә аерылу белән куркыта. Бу куркыту, шаярып әйткәндә, шулкадәр көчле, кыз каһарман, бүтән синең белән интим физиологик мөнәсәбәткә кермим, дип, ятагыннан торып киткән ирнең муенына асылынып ялваргандай:

…Тик соңгы кат,

тик соңгы кат, зинһар,

иң-иң соңгы кабат кочакла,–

дип суган яшьләре агыза. (Зал көлеп куя.) Шигъриятнең мондый пародоксларыннан ничек көлми түзәсең?!

Үземнең баш җитми торган тагын бер шигырьне укыйм әле:

Бәрелеп, кочаклый

ярларын дулкыннар.

Тик юмый ярасын.

Пыяла артында

төсләрнең төрлесе –

мин киям карасын.

Монда бернинди логика күренмәсә дә, кысага утыртырга тырышып карыйк. Ярлар яралы була алу турындагы юлларны, метафора, дип кабул итик, әмма метафора, әйткәнемчә, реаль тасвирга нигезләнә, шунлыктан без тәгаен сурәтне дә күзаллый алырга тиеш. Әгәр ярны дулкын бәрелеп кочаклый икән, юыла инде ул, хәтта ишелә. Яралы яр образы аркылы кешене күзаллатырга телибез икән, шуның аркасында әдәби уйланмабыз таралып китәчәк. Җитмәсә, кешегә алай бәрелсәң, ярасы арта гына. Бәрелеп яра юылмый – димәк, бу хакта фикер йөртү дә көлке. Лирик мин шунда ук ниндидер үз артында кара төсләр саклап тоткан пыяла турында сөйли. Пыяла үткәрүчәнлек сыйфатына ия, алдында да, артында да шул төс инде. Монысы сүз уңаеннан гына. Язарга мөмкин. Пыяла кибет витриналары да бар бит әле… Билгеле, Лилия аны күздә тотмый. Пыяла монда, аңлавымча – абстракт предмет. Әмма нәрсәне аңлата соң ул? Ниндидер чикнең лирик мин өчен пыяламы, башкамы булуы мөһим микәнни? Әгәр лексема текст берәмлегендә доминанта позицияләрнең берсен ала икән, ул монда ала, ни өчен пыяла булуы, нинди функция башкаруы ачык булырга тиеш. Бу пыяла лирик минне төрле төсләр белән кызыксындыра дип уйласак та, без аның ни аңлатканын һич югы якынча чамаларга тиеш.

 Шагыйрәдән, телгә алынган әсәрне уку барышында, диңгез ярыннан кай арада очып төштегез әлеге пыяла янына, дип тә сорыйсы килә. Без бит шундый ук уңышлар белән бу шигырьне дәвам итә алыр идек. «Кибеттә күп төрле бәлешләр; / Мин ашыйм итнекен».  «Күктә мең төрле йолдыз; / Мин көнбагыш чиртләп утырам» яисә «Бер йолдызны гына калдырдым»… Бүгенге яшьләребез шигъри сүз белән әнә шулай бик җиңел эш итә. Тегендә-монда яра, сагыш, кочаклау, күлмәк төймәсен чишү кебек сүз-гыйбарәләр яза да янәшәсен логик бәйләнешсез генә урам, күк, йорт әдәби детальләре белән чорный. Аларның берсе дә образга да, символга да әверелеп җитә алмаган була. Ак кәгазьне бер сызык кына сыман пычратып үткән, мотивлаштырылмаган образлардан, фикерләрдән, юллардан шаккаттыргыч, өлкән буын вәкилләре бөтенләй яза алмый торган әсәр барлыкка килә, дип уйлый, үзен эре хис итеп йөри башлый хәзерге яшьләр.

Дусларым, бик метафорик язганда да, текстта мәгънә бәйләнеше, бөтенлек, тема-рема бәйләнешләре бозылмаска тиеш. Бу бәйләнешләр буенча бөтен татар матбугатын әйләнеп чыгарга кирәк. Журналист мәкаләләрен аларны һич таба алмыйсың. Җитмәсә, текстларын бер кирәкмәгән өтерләр белән тутырасыз. Тынышлар да җөмләнең мәгънәсен бирүдә роль уйный лабаса?! Тукай исән булса… Тукай исән булса, әдәбият мәйданыбыз мондый әсәрләрдән бик тиз арыныр иде. Ул хәтта кечкенә генә җитешсезлекләрне дә чеметеп алган, ә бу төр әдәбиятка, гомумән, якты чырай күрсәтмәгән, яшәрлеген калдырмаган. Әнә шуңа күрә мин Ләйлә туташка, минем белән килешмәсәгез, Тукайның фельетоннарын укып карарга киңәш итәм, бәлки, аңа ышаныр.

Ләйлә иҗатындагы тагын бер җитешсезлекне әйтмичә калдыра алмыйм. Бу – әсәрләренең тематик планда аныксызлыгы. Ни хакында яза, ни әйтергә тели – күпчелек очракта аңлаешсыз булып кала. Икенче җитешсезлеге – шигырьләренең бертөслелеге. Моның сәбәбе тема ачык булмауга да, ул кулланган образларның мәгънә йөге ачыксызлыкка да килеп тоташа. Ләйләбезнең үтә дә талантлы икәнеген тоям, мин моны ихлас әйтәм, журнал өчен генә әйтелгән сүз түгел.  Әмма, Такташтан тыш, сезгә шушы ук рәвештә язган, һаман да ахыргача мәгънәсез «шаккаттырулардан» арынырга теләмәгән кайбер яшьләребезнең дә тәэсире зур икән. Үз юлыгыздан барырга тырышыгыз, аларга иярмәгез. Мин андыйларның да әкренләп эзлекле яза башласына ышанам. Шунысы борчый: телгә ни килде, шуны язып шаккатырып танылган, зур бүләкләр алган, үзен «әлләкем» тойган буын шактый зурайды, татар әдәбиятында бер афәткә әйләнә башлады. Мин Ләйлә ул мәйданны киңәйтмәс, дип өметләнәм. Егерменче гасыр башында да күп булган бу төр иҗатчылар, әмма Тукай чәнечкеле чыбыклардан торган себеркесе белән себереп түккән. Хәзер без аларның исемнәрен дә белмибез. Күптән түгел «Тәнкыйть нигезләре» дигән китабым чыкты. Шунда мин Тукайның дусты Ф. Әмирхан хатыннан бер өзек китерәм:

«Шәрекъ» яшьләре журналының тугызынчы-унынчы санында Кәрим Әмиринең «Сахра баласы» исемле шигырен укып бик яраттым. Яратмаслык түгел, күз алдына гаять шагыйрәнә бер күренеш килә: чип-чибәр генә дүрт-биш потлык, сакал-мыеклы бер сахра баласы, күп уйлап тормастан, гөлгә басып талпына башлый, үзе нәрсәгә ачуланыптыр бик ярсый…

Хәер, аның мөндәриҗәсен болай шигырьсез генә аңлатуы кыен. Мин сезгә аның шигырен үзен китерим. Үзен дигәч тә, бөтенләй үзен үк түгел, бер-биш алты гына сүзен үзгәртеп, вәзенен, кафиясен, шигъри картинасын, бигрәк тә үзенә бөртөрле мантыйгын тәмамән саклаган хәлдә каршыңызга куям:

Зур тимсахтай талпынам,

Гөлгә ятып,

Тирбәнеп:

Көнне сүгеп ярсынам,

Җилләнеп…

Койрыгымны сыртыма салып,

Күккә үрлим –

Болыт күреп.

Самаларның эчен ярып,

Җирдә җырлыйм –

Бака күреп …

Таң җилләре искәндә,

Иркә күлдән –

Чүп алам.

Былбыл думбра чирткәндә,

Теге бакадан сер алам...»

          Рәхмәт.

IMG_4266

          Казый. Рәхмәт, Рифә ханым. Бик тәфсилле нотыгыгыз. Гадәттә, әсәрләрдән озынрак булып чыга ул. Дөрес эшлисез! Чөнки ул публикага да, галимнәргә дә кирәк. Демократик илдә үз фикерең әйтү тыелмаган. Инде сүзне кемгә бирәбез?

          Гаепләүче. Яклаучыга.

          Казый. Кочаклаучыга? (Зал көлеп ала.)

          Гаепләүче. Яклаучыны шулай дип атасаң да, буладыр.

Дәвамын «Идел» журналының апрель санында 6 биттә укыгыз.

Комментарий язарга