«Эстрадада юл яру бик авыр»

«Иҗат – гүзәл гамь, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык. Иҗат ике канатлы: яхшыны – исбатлау, яманны – инкярь итү, яхшылыкка – мәхәббәт, яманлыкка – нәфрәт» дигән яраткан әдибебез Хәсән Туфан. Кешеләрнең иҗатка тартылуын күреп, күңел сөенә. Андый затның эчке дөньясы керсез, пакь кебек тоела. Бүгенге кунагыбыз, эстрада сәнгатендә тәүге адымнарын ясаучы яшь башкаручы Алия Кәримова да шундыйлардан.

Популяр башкаручы Фирдүс Тямаев белән бергә җырлаганнан соң зур сәхнәнең үземнеке икәнен аңладым.

Мин хастаханәдә дәваланган, тернәкләнгән арада әти-әниләр белән танышырга да, туганнар белән сөйләшергә дә, загска барып гариза язарга да, туй мәҗлесе уздыру өчен банкет залы табып, килешеп куярга да өлгергән иде. Мин инде юк, дип әйтә алмадым.

 qkeYxqeRiqc

Алия, синең белән якыннан танышыйк әле.

– Мин Башкортстанның Мәләвез районы Хәсән авылында туып үстем. Хәзерге вакытта гаиләм белән Салават шәһәрендә гомер итәм. Әти-әнием – гади кешеләр, гомер буе колхозда эшләделәр. Икесе дә лаеклы ялда инде, Хәсәндә тыйнак тормыш белән яшиләр. Аларның исән-сау булуы безгә – балалары өчен зур бәхет. Кайтып йөрер урын бар, төп нигезгә юл ачык, туган йортыбызның ишегенә йозак эленмәгән, дибез.

Сине ишле гаиләдән, дип беләм.

– Әйе. Без – биш бертуган һәм мин – төпчеге. Иң олы апа Санкт-Петербург шәһәрендә яши, аш-су остасы булып эшли. Икенчесе Күмертау каласында көн күрә, балалар бакчасында хезмәт куя. Абыем Мәләвез шәһәрендә төпләнде, һөнәре буенча – шофер. Бер апам да шунда ук яши, анысы – тегүче. Ни хикмәт, араларында берсе дә җырламый, сәхнә дип мин генә «җенләнәм».

Ни өчен бу юлны сайладың?

– Хор җитәкчесе булырга, ягъни дирижерлыкка укыдым. Диплом алгач, юллама белән Юлдаш дигән авылга җибәрделәр. Анда өч ел ярым эшләргә тиеш иде. Шунда ук мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп билгеләделәр. Үз теләгем белән фольклор төркеме оештырып җибәрдем, музыка мәктәбендә филиал ачтым. Өч ел эшләгәч, директор вазифасын ышанып тапшырдылар. Халык белән бик җиңел уртак тел табып, матур гына эшләдем, концерт куймый калган бәйрәм юк иде. Шуңа да карамастан, авыл җирлеге белән чикләнмичә, мөмкинлекләремне кала киңлекләрендә сыныйсы килде. Шул теләк Салават шәһәренең мәдәният йортына китерде дә инде.

Эстрада сәхнәсенә чыгуыңның максаты нәрсә?

– Ноябрь аенда Казанга килеп «Җырлаоке» тапшыруында төштем. Эчтә яшеренеп яткан зур сәхнәдә җырлау теләге менә шушы тапшырудан соң бәреп чыкты да инде. Популяр башкаручы Фирдүс Тямаев белән бергә җырлаганнан соң зур сәхнәнең үземнеке икәнен аңладым. Тамашачы алдына чыгу, беренче чиратта, миңа күңел өчен кирәк. Җырлап кергәч, кичергән хис-кичерешләрне сүз белән аңлатып бетерә алмыйм. Телевизордан күрсәткәч, эштә, урамда таный да башладылар. Шәһәребез зур түгел, сүз яшен тизлеге белән тарала. «Алия Казанга барып кайткан, Фирдүс Тямаев һәм Ринат Рахматуллин белән телевидениедә төшкән. Җырларын телевизордан әйләндерәләр», – дип сөйләделәр. Бу да үзенә күрә кызык тоелды. Шулай әкренләп, тора-бара ныграк танылуга өметләнәм. Алга таба иҗатымны Татарстанда күрәм, әмма туган ягымны да онытмыйм. Гомумән, балалар бакчасына йөргән чагымнан, соңрак мәктәп елларыннан ук төрле концертларда катнаша идем. Артист булу теләге да шул чагында бөреләнгәндер. Хыяллар чынга аша икән.

Аның өчен нишләргә кирәк соң?

– Тырышырга һәм, аягыңа нык басып, максатыңа таба барырга.

Хәзер бит җырчы булу өчен табигать биргән тавыш, моң гына җитми, иң мөһиме кесәң калын булу. Матур күлмәгең, заманча итеп төшерелгән клибың юк икән, дәрәҗәң шундук түбән тәгәри.

– Бу сүзләр белән дә килешәм. Эстрадада юл яру бик авыр.

Кайсы җырыңны халык арасында популяр дип әйтә аласың?

– Әлегә мине алай ук танымыйлар. Аның өчен бик күп эшләргә, яңа җырлар яздырырга кирәк. Мәскәүгә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия белән хезмәттәшлек итәбез. Аның «Хатлар» җырын тамашачы җылы кабул итте, шуңа күрә быел җәй клибын да төшерергә җыенабыз. Озакламый Гүзәлия белән бергә иҗат иткән тагын бер җырыбыз әзер булачак. Яшь композитор Алия Ганиева да яңа яздырган иҗат җимешен бүләк итте. Шулай ук Гөлназ Даутовадан бер җыр сайлап алдым.

Репертуарыңдагы күп җырлар элек кем тарафыннандыр башкарылган. Аларны җырлау авыр түгелме? Тамашачы күңеленә беренче ишетелгән яңгыраш кереп кала бит.

– Кайсы җыр күңелгә ята, шуны алып җырлый идем. Авторлар белән дә каршылык тумады. Әлбәттә, кемнән соңдыр теге яки бу җырны башкаруы бик авыр. Башка берәүнең тормышы белән яшәгән шикелле буласың. Моннан соң инде үземнең җырларны гына башкарачакмын.

Остазларыгыз бармы?

– Күбрәк үзлегемнән җырларга өйрәндем. Кечкенә вакытта радио-телевидениедән нинди генә җыр ишетсәм дә, кабатлап, көйләп йөри идем.

Сәхнә костюмнарын ничек сайлыйсың? Иң кыйммәтлесе күпмегә төште?

– Сәхнә күлмәкләренең дизайнын интернеттан карап тектерәм. Татар һәм башкорт эстрадасы, чит ил җырчыларының киемнәренә дә игътибар итәм. Иң кыйммәтлесе илле мең сум тора, озакламый аны тамашачы күрәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җырчылар турында: «Кигән киемнәре дә, башкарган җырлары дә аңлашылмый», – дигәч, сәхнә күлмәкләрен тагын да җентекләп сайлый башладым. Репертуарыма карата да таләпне арттырдым.

Хәзер яшь башкаручыларны шактый еш тәнкыйтьлиләр шул. Андый сүзләрне ничек кабул итәсең?

– Элек борчыла идем, хәзер йөрәгемә якын алмаска тырышам, чөнки күңелемне төшерәсем килми. Болай да кәефсезләнгән вакытлар булгалый, кайчак, бәлки миңа бу юлдан китәргә кирәкмәс иде, дип тә уйлыйм. Ирем, туганнар, дуслар күңелне күтәреп җибәрә, көч өсти дә янә иҗат дөньясына чумам.

Җыр яздыргач, иң элек кем белән киңәшләшәсең?

– Ирем Денис тәнкыйтьче дә, киңәшче дә. Тормышымда ул минем төп ярдәмчем, чыгышларны да үзе оештыра. Автор-башкаручы Гүзәлия белән еш фикер алышабыз.

Денис белән икегез дә иҗат кешесе. Ул аранжировка ясау белән шөгыльләнә, sound-продюсер. Бәхәсле мәсьәләләрдә соңгы сүзне кем әйтә?

– Алай еш бәхәсләшмибез. Фикерләребез аерылса да, бик тиз җайланабыз.

Аның белән ничек таныштың?

– Моннан биш ел элек аны мин эшләгән мәдәният йортына студия җитәкчесе итеп алдылар. Бер-беребезне беренче мәртәбә шунда күрдек. Октябрь аенда танышсак, декабрьдә туй уздырдык.

KLTK17wHAbM

Ай-яй тиз тоткан Денис?!

– Аңа кияүгә чыгу турындагы уй башымда да юк иде. Үт куыгындагы таш кузгалып, мине ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр. Ашыгыч рәвештә операциягә әзерләргә керештеләр. Денис шул чагында янымнан китмәде дә. Мин хастаханәдә дәваланган, тернәкләнгән арада әти-әниләр белән танышырга да, туганнар белән сөйләшергә дә, загска барып гариза язарга да, туй мәҗлесе уздыру өчен банкет залы табып, килешеп куярга да өлгергән иде. Мин инде юк дип әйтә алмадым. Хастаханәдән чыгып ике атна узгач, туебыз гөрләде. Аллага шөкер, бик матур яшибез. Өч яшьлек кызыбыз үсеп килә. Сабыебыз Алинә репертуарымдагы җырларның сүзен дә, көен дә белә. Ул биш айлык вакытында сәхнәгә чыкты. Безнең белән Стәрлетамакта узган «Ашкадан таңнары» фестивалендә катнашты.

Концертлар вакытында булган берәр кызыклы хәлне исеңә төшер әле.

– Берничә ел элек туган авылда концерт куйганда, өч җыр башкаргач, сәхнәдә түфлинең үкчәсе сынды. Калган җырларда биергә кирәк иде. Озак уйлап тормадым, аяк киемен салып ташладым да, яланаяк калдым. Тамашачылар моны сизмәде дә, чөнки күлмәгем озын иде.

Хәзер җырлап йөреп кенә, гаиләнең тамагын туйдырып буламы?

– Юк. Юбилей-туйларга җырларга чакыралар, якын-тирә авылларга концерт белән дә барам. Элек тамада буларак та эшли идем. Әлегә ул эш тукталып тора, күбрәк вакытны балага багышлыйм.

Нинди теләктә каласың?

– Үз тамашачымны табып, зур сәхнәгә чыгу, концертлар кую хыялы белән янам. Һәркемгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм күңелләрендәге илһам утының сүнмәвен телим.

Комментарий язарга