Фәнгә яшьләр кирәкме?..

Яшь белгечләр көнкүреш проблемаларын чишүдән бигрәк, үзләрен тулысынча фәнгә багышлый алыр иде. Милли мәдәнияткә һәм мәгарифкә өлеш кертергә ихлас омтылган яшьләр дәүләт ярдәменә таяна алсын иде.

Алия Мөбәрәкшина 2011 елда КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспиранты, кече фәнни хезмәткәре. «Безнең мирас» журналы редакциясендә хезмәттәшлек итә.

Татарстанда эшчәнлеге республика халкы һәм милләт ихтыяҗлары белән бәйле фәнни инфраструктура зур үсештә, дибез. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән институтларда интеллектуаль потенциалыбыз тупланган булуы да шик уятмый. Хакимият оешмалары да Татарстанның сәнәгать, мәдәният өлкәсендәге үсеше өчен мөһим булган фәнни эзләнүләрдә галимнәргә тиешле шартларны тудырырга омтыла: төрле премияләр, грантлар белән тәэмин итә, аспирантларга махсус стипендияләр билгели. ТР Мәдәният министрлыгы 2014 елга бурыч итеп, бу юнәлешне яшь галимнәр хисабына тагын да үстерү максатын куйган булса, ул 2015 елда да республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә калачак. Һәрхәлдә, шуңа өметләнәбез һәм ышанабыз.

Миңа 2014 елда, грант отып, Төркия архивлары һәм китапханәләрендә эзләнү эшләре алып барырга мөмкинлек тудырылды. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтемне җиткерәм.

Беренчедән, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, халкыбызның бөек шагыйре Тукай турындагы фәнне үстерүгә өлеш керткән төрек галимТатарстанда эшчәнлеге республика халкы һәм милләт ихтыяҗлары белән бәйле фәнни инфраструктура зур үсештә, дибез. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән институтларда интеллектуаль потенциалыбыз тупланган булуы да шик уятмый. Хакимият оешмалары да Татарстанның сәнәгать, мәдәният өлкәсендәге үсеше өчен мөһим булган фәнни эзләнүләрдә галимнәргә тиешле шартларны тудырырга омтыла: төрле премияләр, грантлар белән тәэмин итә, аспирантларга махсус стипендияләр билгели. ТР Мәдәният министрлыгы 2014 елга бурыч итеп, бу юнәлешне яшь галимнәр хисабына тагын да үстерү максатын куйган булса, ул 2015 елда да республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә калачак. Һәрхәлдә, шуңа өметләнәбез һәм ышанабыз.

Миңа 2014 елда, грант отып, Төркия архивлары һәм китапханәләрендә эзләнү эшләре алып барырга мөмкинлек тудырылды. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтемне җиткерәм.

Беренчедән, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, халкыбызның бөек шагыйре Тукай турындагы фәнне үстерүгә өлеш керткән төрек галимнәренең хезмәтләрен Казанга кайтаруда шактый эш башкарылды. Әлеге материаллар нигезендә Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан дөнья күрәчәк «Тукай энциклопедиясе»нә дистәдән артык мәкаләм әзерләнде. «Габдулла Тукай иҗатында төрек тексты» дигән кандидатлык диссертациям өчен дә алар – әһәмиятле чыганак.

Икенчедән, чит илгә чыгу мәдәни-әдәби бәйләнешләрне өйрәнүне киңәйтү, тирәнәйтү ягыннан файдалы булды. Республикабызда да бу юнәлештә күп эшләр башкарыла: әйтик, «Казан – төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы» программасы нигезендә үткәрелгән мәдәни һәм фәнни чаралар төрки халыкларның күренекле галимнәрен бергә җыйды, башкалабызда уздырылган халыкара конференция, симпозиум, түгәрәк өстәлләр безгә коллегаларыбыз белән якыннан танышу һәм аралашу мөмкинлеген бирде.

Республикабызда китапханә, архив, университет базалары, музейлар мөһим чыганаклар, хезмәтләргә бай. Эш белән фәнне параллель алып барырга омтылган яшьләрнең көне буе эштә утыруы китапханәгә бару мөмкинлеген калдырмый. ТР Милли китапханәсенең ял көнендә дә ачык булуы бу яктан, билгеле, бик уңайлы. Күпкенә чит ил базаларында, өйдән чыкмыйча гына, үзеңә кирәкле электрон материалларны сатып алырга һәм өйрәнергә мөмкин. Әлеге юнәлештә Лобачевский исемендәге китапханә уңышлы эшләп килә: сайтта кайбер хезмәтләрнең сканердан чыгарылган күчермәсен табарга мөмкин. Шулай да китапханәләрне электронлаштыру юнәлешендә башкарасы эшләр җитәрлек әле, аларны хәл итү – яшь галимнәр өчен бик мөһим. Электрон чыганакларга үтеп керү һәм аларны үзләштерү мөмкинлеге вакытка бәйлелектән азат итәр иде.

ТР Милли архивы, ТР Милли китапханәсе, Лобачевский исемендәге китапханә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязма һәм музыкаль мирас үзәге һ.б. ислам мәдәниятенә караган чыганакларга, әдәби, фәнни кулъязма һәм басма материалларга бай. Әлегә Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз милли мирасыбызны өйрәнү кыенлыклар белән генә бара. Алай гына да түгел, моннан йөз ел элек иҗат иткән классик әдипләребезгә дә тиешле игътибар юк. Күбесенең әсәрләрен совет идеологиясе кысаларында дөнья күргән китаплардан укыйбыз. Г. Камал, С. Рәмиев, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов кебек әдипләребез мирасы яңабаштан объектив өйрәнүне, фәнни басмаларын әзерләп чыгаруны таләп итә. Гомумән алганда, гаять бай әдәби мирасыбызны халыкка кайтару эше акрын бара. Текстологик тикшеренүләрне тиешле дәрәҗәдә башкарырлык әзерлекле кадрлар булдыруга игътибарны арттырырга, кичектергесез зарурият булган бу эшне матди чыгымнар белән тәэмин итәргә кирәк. Китапханә, архив, музейларда сакланган мирасыбызны бүгенге татар язуында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү бары тик дәүләт дәрәҗәсендә генә чишелә ала.

Татар тарихы һәм филологиясе өлкәсендә эшләгән яшь галимнәр алдында торган тагын бер әһәмиятле проблема бар – аспирантлар Югары аттестация комиссиясе (ВАК) таләбе буенча диссертацияләрен бары урыс телендә яза һәм яклый ала. Фәнни мәкаләләр басыла торган ВАК журналлары да урыс телендә генә чыга. Бу күпмедер дәрәҗәдә, телебезнең гамәли үсешенә һәм кулланылышына зыян китерә: ана телебез һәм әдәбиятыбыз хакындагы фәнни хезмәтләрне урысча язу милли телнең үзенчәлекләрен ачып бетерә алмый.

Яшь галимнәр тормышын социаль проблемалар да читләтеп үтми. Ни кызганыч, еш кына фән белән кызыксынуны төрле иҗтимагый чикләүләр, икътисадый кыенлыклар каплап китә. Яшь галимнең фән дөньясына аяк басканда нинди авырлыклар белән очрашуын үз мисалымда да әйтеп китә алам. Мин Татарстанның Мамадыш районында күпбалалы гаиләдә үстем. Өч яшемдә әтием юл фаҗигасендә һәлак булды. Әниебез, гади колхозчы, берьялгызы алты кыз баланы аякка бастыруга, югары белем бирүгә бар көчен куйды. «Мин Казанда калам, аспирантурага керәм, фән белән шөгыльләнәм, миңа яшәр өчен торак кирәк», – дип, алтмышка җиткән әнинең ярдәменә өмет итү зур гаделсезлек, хәтта ки мәгънәсезлек булыр иде. Аспирантурага укырга кергәч тә, торак проблемасын хәл итү көн тәртибенә килеп басты: фатирга түләү өчен берничә урынга эшкә урнаштым. Бу исә эштән бушаган арада гына фән белән шөгыльләнеп була дигән сүз. Ә фән мондый «иреклек»не яратмый.

Яшь галимнәргә торак мәсьәләсендә ярдәм кирәк, бәлки, җәмәгать транспортына күпмедер ташлама ясау һ.б. шундый уңай шартлар тудыру фән белән шөгыльләнү өчен бик мөһим. Яшь белгечләр көнкүреш проблемаларын чишүдән бигрәк, үзләрен тулысынча фәнгә багышлый алыр иде. Милли мәдәнияткә һәм мәгарифкә өлеш кертергә ихлас омтылган яшьләр дәүләт ярдәменә таяна алсын иде.

…Татар фәненең үсеше һәм киләчәге – яшь галимнәр кулында. Яшьләрнең фәнгә булган кызыксынуын төрле иҗтимагый-социаль һәм көндәлек яшәешебездәге матди кыенлыклар каплап китәргә тиеш түгел. Республикада милли мәдәниятебез алгарыш кичергән чорда фәнгә үз өлешләрен кертергә омтылган яшьләргә дәүләтебезнең игътибары бик тә мөһим.

(Белгечләрнең, галимнәрнең әлеге язмага карата фикерләрен журналның март санында яки журналның электрон версиясендә укый аласыз.)

Алия МӨБӘРӘКШИНА

Комментарийлар

  1. Леронова Ф. Н.
    Май 31, 2015 @ 23:25:05

    Фән дип зурдан кубып сөйләшү өчен бер мәкаләне булса да үзең язарга кирәктер. «Грант алдым» дию дә артык, алып бирделәр дип язарга иде.

Комментарий язарга