ФӘНИС ЯРУЛЛИН ЧЫДАМАДЫ, Ә ЯШӘДЕ!

Алты ай сыналу!  Фәнис Яруллин 53 ел чыдады. Һәм ул бу гомерне чыдау дип түгел, ЯШӘҮ дип раслады.
Үзен һәм хатыны Нурсөяне лаеклы яшәтү өчен акчаны үзе эшләп тапты. Аның мирасы булып татар мәдәниятендә киштә-киштә китаплары калды. Язу машинкасына тиенгәнче, компьютеры гына түгел, җайлы телефоны да юк заманада ике куш йодрык арасына каләм кыстырып язылган китаплар бит ул. Китаплар гынамы? Фәнис Яруллиннан ничә буын яшьләрне тәрбияләү өчен батырлык, чыдамлык үрнәге, ягъни олы гыйбрәт калды.

Нурсөя ханым Фәнис абыйның каршы диварга эленгән көзгедә генә чагылган  мохитен киңәйтү өчен, аны  очкычларга күтәреп менгерә-төшерә, Урта Азия калаларына кадәр алып бара. Колагы сандугач җырын ишетсен өчен, сазлыклы урында кишәрлек алып, бакча булдыра. Фәнис абыйны шул бакчага йөртү өчен машина  руленә тотына. 958x808RYhE

Шулай бер вакытны Фәнис Яруллин өйдә ялгыз гына калган чагында плитәдә янып калган уттан янгын чыга. Фәнис абый мең дә бер газап белән караватыннан тәгәрәп төшеп, ишек янына шуышып килә: ишек дөбердәтеп, дөньяга сөрән сала. Ә юлда авариягә тарулары? Әгәр яшәү дәртең булмаса, үл дә куй гына бит. Юк, Фәнис абый көрәшә. Башкаларны да бердәнбер гомер өчен көрәшергә кирәклегенә ышандыра. Исбатлый да. Нәтиҗә: татар дөньясында мәгърур исем калды.
Февраль аенда Фәнис Яруллинның туган көне. Аңа 78 яшь тулган булыр иде.

syuyumbike.ru

Комментарий язарга