Фәрид Мифтахов татарча «вайн»да катнаша (ВИДЕО)

Бүген инстаграмда вайнер Искәндәр Гайсин төшергән видео пәйда булды. Анда Мифтахов Фәрид Фәизович та катнаша. Яшьләр белән элемтәдә торуы, видеоларда катнашуы турында Фәрид Фәизович үз фикерен җиткерде.

 

«Социаль челтәрләр популярлаша барган саен, олысы-кечесе газета-журналларга караганда шуларга  күбрәк вакыт сарыф итә башлый. Без дә яшь буыннан калышмыйбыз, алар белән эшләргә тырышабыз,   элемтәләрне ныгытабыз. Хәзерге заман яшьләре — кызык кешеләр, чөнки алар заманча фикер йөртә, креатив идеяләргә бай.

Элемтәдә тору дигәндә, аларның үтенечен үтәүне, ярдәм итәргә әзер булуыбызны, үскән вакытта алар белән янәшә булуыбызны күрсәтүне күз алдында тотам. Тормышта гына түгел, социаль челтәрләрдә дә без бергә булырга тиеш.

Замана үзгәргән саен, тормышның иң кызыклы вакыйгалары да интернетта күбрәк яктыртыла. Шуңа күрә без социаль челтәрләрнең уңай якларын кулланырга тиеш. Интернетта да яшьләр белән бергә булып,  кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнмәскә кирәклеген аңлатабыз.

Без үскәндә, социаль челтәрләр юк иде. Хәзер замана белән олы буын да бергә атлап бара, шуңа күрә яшьләр олы буынга да ярдәм итсеннәр иде, дигән теләктә калам. Шулай итеп без бер дулкында булачакбыз.

Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның да инстаграмда булуы кызык. Шул рәвешле дәүләт эшлеклеләре дә үзләрен халыкка ачык икәнлекләрен күрсәтәләр. Бу мөмкинлекләрдән кулланырга кирәк һәм без аларны кулланабыз да.»

*Вайн — 2-20 секундка сыйган бик кыска видео.

Комментарий язарга