Фәрид Мифтахов «Урман – иң зур хәзинәләрнең берсе»

Гөлнур Х.:  – Хәерле көн,Фәрид Фәизович!

Фәрид Фәизович: – Исәнмесез!
Г.Х.: – Сезне күпләр әтрафлы академик, кемнәрдер –  милләтенә тырышып хезмәт иткән депутат, ә кемдер мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер хәйрияче буларак белә, таный. Җыр сөючеләр өчен дә Сез үз кеше-төрле темаларга дистәләгән җырларыгыз радиотапшыруларда яңгырап тора, социаль челтәрләрдә аларны яратып кабул итәләр, тыңлыйлар, фикерләрен белдерәләр. Татар халкының язмышына битараф түгеллегегез дә сөендерә: халкыбызның күренекле улларының исемнәрен мәңгеләштерүдә күп көч куясыз. Фәнни конференцияләрдә ялкынлы чыгышлар ясыйсыз. Ләкин мине бүген башка тема кызыксындыра.Сезнең белән “Табигать һәм кеше мөнәсәбәтләре”турында гамьле әңгәмә корасым килә. Сез ризамы?
Ф.Ф.: – Бик рәхәтләнеп.
Г.Х.: –Табигать дигәч тә, сезнең күз алдыгызга беренче нәрсә килә?
Ф.Ф.: – Сорау гади генә кебек, әмма аны күп төрле аңлап була. Иң беренче чиратта урман-суларыбызны күзаллыйм. Адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, матурлыгы белән сокландырган , гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе кыен. Урман – һәр җир кешесенең иң зур яшел байлыгы ул!
Г.Х.: – Сез дөрес әйттегез, әлбәттә, урман – иң зур хәзинәләрнең берсе! Урманның күрке — агач, нинди генә төзелешкә алынсаң да, агачсыз эш барып чыкмый бит.
Ф.Ф.: – Килешәм.Үзем дә урманны яратучы кеше буларак, анда үсүче агачларның тарихы, файдалы яклары белән кызыксынганым бар. Сез беләсез микән, җир йөзендәге беренче суүткәргеч тә агачтан төзелгән бит?! Мәскәү, Новгород, Киев кебек шәһәрләрнең һәм Кремль стеналары да агачтан салынган. Урман ничәмә-ничә гасырлар буена кешегә файда күрсәтеп килә.  Бабаларыбыз аны умартачылык, аучылык, юкә кабыгы алу өчен файдаланганнар. Хәзерге вакытта халыкның төп аяк киеме булган чабата музейларда гына сакланса да, әбекәйләр, бабайларыбыз тормышында ул зур урын алып торган бит. XII гасырдан башлап урман Рәсәйдә сумала кайнату һәм дегет ясау производствосы өчен хезмәт иткән. Шулай булгач, табигатьнең иң зур байлыгы урман булып чыга түгелме?!
Г.Х.: – Ышандырдыгыз! Фәрид Фәизович, үзегез урманда еш буласызмы? Анда күмәкләпме, әллә ялгыз гына йөрергә яратасызмы?
Ф.Ф.: – Еш булам. Елның кайсы гына фасылын алсак та, урман киңлекләрендә гаиләм белән бергә сәяхәт һәм ял итәргә бик яратам. Кышын барыбыз да чаңгыга баса, язларын кар эреп, беренче умырзаялар күренә башлау белән кызларымны табигатьнең бу серле почмагына алып чыгарга ашыгам. Җәй җиттеме, барыбыз да бергәләп шифалы үләннәр, җиләк җыябыз.Туган якта үскән файдалы үсемлекләр белән балаларны таныштыру да минем вазыйфага керә. Кайчакларда урманда башкалар ташлап калдырган чүп-чарларны да бергәләп җыеп,яндырабыз. Бу яктан караганда , урманда тәрбия бирү вакытлары да була дигән сүз.
Г.Х.: – Аерым яраткан агачларыгыз бармы?
Ф.Ф.: – Имәнгә сокланам. Ул безнең як урманнарда иң озак яши торган һәм иң нык агач. Ир-ат та шул имән кебек нык булганда гына, тормышны җайлы алып барырга сәләтле.
Г.Х.: – Фәрид Фәизович, сезнең күңел бакчасын ачар өчен сораулардан торган турнир оештырып алсак. Cез каршы түгелме?
Ф.Ф.: – Бик рәхәтләнеп җавап бирермен.
Г.Х.: – Сез “гаилә белән бергә киләбез” дидегез. Ял иткәч калган чүп-чарны урманда кая куярга?
Ф.Ф.: –Яндырып күмәргә, әлбәттә!

Г.Х.: – Урманда ташлап калдырылган кәгазьнең черемичә ничә ел саклануы турында кызларыгызга аңлатканыгыз бармы?
Ф.Ф.: – Бар. Ике-өч ел дип беләм.
Г.Х.: – Урманда булырга яраткач, гөмбә дә җыясыздыр. Гөмбә, җиләк, дару үләннәрен ничек җыялар, шул хактагы фикерегезне беләсе килә.
Ф.Ф.: – Урманга һәркем транспорт белән килә. Автомобиль һәм тимер юллардан еракта үскән гөмбәләрне кисеп җыярга кирәк, дару үләннәрен кирәкле, файдалы вакытында гына өзәргә ярый дип беләм.
Г.Х.: – Урманга килгәч учак якканыгыз бармы? Анда учакны ничек тергезергә?
Ф.Ф.: – Якканыбыз бар. Аннан учакны сүндергәч, җир өстендәге кәсне яңадан каплап куярга кирәк.
Г.Х.: – Якыннарыгыз урманда чәчәкләр җыя торгандыр. Урманда чәчәк җыярга ярыймы?
Ф.Ф.: – Ярамый дип уйлыйм. Матурлыкка сокланырга гына кирәк,чөнки чәчәкләр арасында бик сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгәннәре булуы мөмкин бит! Шуңа күрә якыннарыма да аңлатам,иснәп,яратып карасыннар, һичьюгы, шул чәчәкләр янында фотосурәткә төшсеннәр.

Г.Х.:  – 99 авырудан шифа булган үләнне дә атасагыз, сезнең табигать баласы булыгызга ышанырмын.
Ф.Ф.: – Мәтрүшкә! Әнием без балачакта бик яратып җыя,төрле үләннәр белән бергә кушып, хуш исле чәй ясый иде. Әнкәй пешергән чәйләрнең тәме әле дә авызда саклана. Табигатьне яратырга, сакларга да күбрәк әнкәй өйрәтте. Бик нечкә күңелле, җир-суларга, кош-кортка хөрмәт белән карый торган кеше иде мәрхүмәкәем!
Г.Х.: – Ә үзегез җирдә эшләргә яратсызмы?
Ф.Ф.: – Без бит шәхси йорт белән торабыз.Йорт янында алмагачлар,чияләр, карлыган үсә.Тормыш иптәшем һәм кызларым җәй буе бакчада чәчәкләр, яшелчәләр үстерә. Җирне эшкәртү, әлбәттә, минем өстә. Җиләк-җимеш өлгергәч, бакчада бергәләп сыйлану аеруча күңелле. Алмагачларыбыз күп. Аларның алмалары өлгергән чакта, хезмәт түгеп табылган уңышның тәменә аеруча шатланасың.
Г.Х.: – Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә.

Әңгәмәне оештырды Гөлнур Айзат

Комментарий язарга