Фәһимә Хисамова вафат

Күңелсез хәбәр. Бүген күренекле татар галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Миргали кызы Хисамова вафат булды. 1 декабрьдә аңа 82 яшь тулырга тиеш иде.

Фәһимә апаны татар җәмәгатьчелегендә, төрки телле фәндә белмәүче кеше бик сирәктер. Татар теле белемен, морфологиясен аның исеменнән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Фәһимә апа 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкчесе проф. Д.Г. Тумашева). 1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор. 1999-2007 елларда КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетының татар теле кафедрасы мөдире булып эшли. Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Фәһимәнең апаның ире, филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт абый Хисамовның, республикада исемнәре танылган уллары, киленнәре, оныкларының, коллегаларының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Фото: kpfu.ru

Фото: kpfu.ru

Комментарийлар

  1. Фәридә
    Сен 17, 2018 @ 19:45:27

    Авыр туфрагы җиңел булсын Фәһимә апаның. Бик хөрмәт иткән укытучыбыз иде…

  2. Ләйсән
    Сен 17, 2018 @ 20:11:59

    Урыннары оҗмахта булсын Фәһимә апаның… Искиткеч шәхес иде. Зур галим, кешелекле, кече күңелле…

  3. Халида Хамидуллина
    Сен 17, 2018 @ 22:19:32

    КФУ бинасында безнем татар белгечләренә, Мифтаховлар, Хисамовлар, х.б,х.башкаларга алтын харефълэр белэн портретлар ясап галереясен тозеп, бюстлар ясап хэр уткэн терле миллэттэн булган укучы укып, карап утергэ тиеш КФУ коридорлары аша.
    Минем татар теле «остазлыгы » очен гафу утенэм. Тагын да Хуавей планшетында татар харефлэре юк…

  4. Кэусэрия
    Сен 18, 2018 @ 08:20:58

    Фаhимэ апа Олы йорэкле, кече кунелле, бик молэем , шундый чиста кеше иде . Бер тапкыр тавыш кутэреп тэ сойлэшмэгэн, ягымлы , колэч ФэhТСЖ апанын урыны ожмахта булсын . Амин🙏🏻🙏🏻

Комментарий язарга