Дөнья чемпионаты тәмамлана. Җанатарлар фестиваленә ашык!

Бүген һәм иртәгә Казанның “Энергетика университеты” һәм “Яшьләр үзәге” тукталышлары аша үтеп йөри торган җәмәгать транспорты 00.30 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Бу футбол буенча дөнья чемпионатының соңгы матчларын уздыру белән бәйле, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Транспорт комитеты.

Бүген 17.00 сәгатьтә төньяк башкаланың “Санкт-Петербург” стадионында өченче урын өчен матч узачак, анда Бельгия һәм Англия командалары көч сынаша. Франция һәм Хорватия командалары арасындагы финал уены 15 июльдә 18.00 сәгатьтә “Лужники” стадионында узачак.

FIFA Җанатарлар фестивале мәйданчыгында әлеге матчлар зур экраннарда тапшырылачак. Җанатарлар фестивале шәһәрлеләр һәм кунаклар арасында бик популяр – мундиальнең беренче дүрт көнендә анда 150 мең кеше булган.

Казан матчларга йөреш буенча беренче биш шәһәр арасына кергән. “Казан Арена” стадионында үткән алты уенны 254 мең 451 тамашачы караган.

Мәйданчыкка кергәндә озын чиратны читләтеп була, моның өчен бераз алданрак килергә кирәк. Җанатарлар фестивале уен башланырга 2 сәгать кала ачыла. Фестивальгә иртәрәк килеп, анда алданрак үтеп кенә калмыйча, төрле чараларда да катнашырга мөмкин.

FIFA Җанатарлар фестиваленә килергә җыенучыларга уңайлы, ябык аяк киеменнән килергә киңәш ителә. Шулай ук фестивальгә алып килергә тыелган предметлар исемлеген дә өйрәнергә кирәк.

Балалары булган тамашачылар табылдыклар бюросыннан яисә мәгълүмат стенды янында волонтерлардан махсус беләзек ала ала, анда ата-ананың телефон номеры күрсәтелә. Бала югалса, аның ярдәмендә ата-ана белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар.

Тарту махсус зоналарда гына рөхсәт ителә, аларның урнашуын волонтерлардан яисә мәйданчык хезмәткәрләреннән белеп була.

Фестиваль мәйданчыгында велосипедлар өчен парковкалар бар, ләкин үз йозагыгыз белән килергә кирәк, дип яза kzn.ru

2