Фәнис Яруллин кызлары

Фәнис абыйның кызлар белән аралашырга яратуын күпләр белә. «Кремлевский пул» шикелле, «Фәнис Яруллин кызлары» дигән статуска ия кызлары да бар иде аның… Менә миңа да берара аның «илһамия»ләре («муза»лары) арасында булырга туры килде…

Университетта укып йөргән чаклар. Җәйге сессияне ябып кайткан көнне «Казан» санаториендә аның спектаклен куйдылар. Тулай торактан бүлмәдәш кыз шактый чая, ул инде Фәнис абыйда әллә ничә тапкыр кунакта булырга өлгергән, шигырьләрен укытып, остаз бәяләмәсен дә алган иде. Шул көнне университеттан кайтышлый, кесәдәге тимер акчаларны кырып-себереп салып, автоматтан Фәнис абыйга шалтыратты ул. Чырык-чырык көлеп сөйләшкәннәрен тыңлап, авызым ачып тыңлап торам инде боларны. Гомер буе урын өстендә яткан каләм иясе белән шулай сөйләшер өчен бик якын дус булырга кирәктер, дип уйлыйм. Ахирәтем уйларымнан айнытып җибәрә: «Бүген спектакльгә барабыз. Фәнис абый чакырды!»

Тамаша чыннан да шәп булды. Уч төпләре кызарганчы кул чаптык. Резидә Әхтәмова да килгән. Шигырьләрен яратып, йотлыгып укыйм мин аның. Шул көннәрдә генә яңа әсәрләре Фәнис Яруллин кереш сүзе белән «Мәдәни җомга»да басылган иде. Аның чибәрлеге! Ире Луис Шиһапов белән шулкадәр сокландыргыч пар булып, янәшәдә генә утыралар. Ахирәтем терсәге белән генә төртеп куя: «Фәнис абыйның яраткан кызы ул!» Ә-ә… имәндә икән чикләвек! Спектакль соңында арбалы Фәнис абыйны сәхнәгә күтәрәләр, халык аягүрә язучыны алкышлый. Аннан Резидәләр артыннан ахирәтем белән без дә сәхнә артына үтәбез. Хәл итәргә яткан Фәнис абый, артта кыюсызланып торганымны күреп, янына дәшеп ала да өйләренә кунакка чакыра. Әнә шулай башланды безнең аралашу. Әле өйләренә баргач та, ашамый-эчми, авызыннан бер сүз чыкмый газапланганым карап, «Оялчан гөл» дигән тәхәллүс кушты. Шул көнне без тулай торакка Фәнис абый янына килгән «Татнефть» түрәләре машинасында җилләнеп кенә кайттык. «Кызларны илтеп куегыз!» — дип бер генә боерды…

Күпмедер вакыттан ул минем шигырьләрне дә кереш сүз белән «Идел» журналында бастырды. Аннан Гөлнара Тимерҗанова белән икебезне үзе турындагы телевизион фильмда төшәргә чакырды. Икебезне янәшәсенә утыртты да, яшьлек, мәхәббәт, шигърият турында сөйләшү башланды… Җылы гына тапшыру килеп чыкты, диделәр. «Чаян» журналында Фәнис абый белән бергә төшкән фото белән «Алтыдагы алтмышта» дигән язма бастыргач, тагын да дуслашып киттек. «Бер кочак көндәлекләрем бар, — диде ул. — Карап чыгасың килмиме?» Елый-елый укыдым мин аларны. Аның ризалыгы белән бер өлешен беренче булып «Татарстан» журналында бастырып та чыгардым. Аның янына Баулыга кунакка кайткач, район хакиме кулым кысып, рәхмәт әйтте. Фәнис Яруллинга якташларының нинди хөрмәтле һәм игътибарлы булуларын күреп исем киткән иде. Фәнис абый шул чагында да мине автобуста түгел, ә район җитәкчелегенең йомыш белән Казанга юл тоткан машинасына утыртып җибәрде. Үзе әйтмешли, «галантный кавалер» булган инде. «Миңа бервакытта да кызлар чиккән яулык биргәне булмады», — диде ул бер күрешкәч. Чигеп, бүләк иткән кулъяулыгым бәрәкәтле булды: келәменә беркетеп куюга, яраткан кызлары кулъяулык ташырга кереште. Берзаман келәме гел чиккән кулъяулыклардан гына тора иде инде. Фәнис абый рәхмәтлерәк булып чыкты: «Портрет» дигән повесть язып атты… Анда әдәби геройның туган авылы исеме дә минеке белән тәңгәл туры килә: Апас районы Кече Болгаер авылы…

Хәзер дә язмышыма рәхмәт укыйм. Нинди шәп кешеләр белән аралаштырган бит! Хатирәләр дә шуңа якты.

Р.S. 9 февральдә Казан Филармония бинасында Фәнис Яруллинның тууына 80 яшь тулу уңаеннан кичә үтәчәк. Килми калма!

ГЗ ГЗ1

 

Комментарийлар

  1. Нәзирә Гыйззәтуллина
    Фев 08, 2018 @ 16:26:41

    Гади, җиңел тел белән язылган. Укырга бик-бик рәхәт. Әдәбият дәресләрендә бөек шәхесләрнең биографиясе белән танышканда менә мондый эчтәлектәгеләре дә бик кирәк…

Комментарий язарга