Ирләрдән генә торган юбилейда булганың бармы?

Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты, Татарстанның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор-башкаручы Фәрид Фәиз улы Мифтаховның юбилее өчен үземнекеннән бигрәк борчылдым кебек.

(Ф.Мифтаховның юбилеена бер караш)

— Юбилей юбилей төследер инде,нәрсәсе бар инде аның? Берәр ресторанда җыелышып утырасың, ашыйсың, эчәсең, үзеңә чират җиткәч, теләгеңне әйтәсең, бүләгеңне бирәсең, мәҗлескә килгән жырчыларнын кием-салымын, кыяфәтен тикшереп утырасың да, кешеләр янында күкләргә чөеп мактаган юбилярны, чәйни-чәйни, тетмәсен тетеп, кайтып китәсең…
— Я, син нәрсә сөйләп, безне шаккатырмакчы буласың, Гөлнур Хәлиловна?

Юбилей булганга бүген инде 20 көн узган! Гадәттә, бәйрәмнәр икенче көнне үк онытыла. Мин менә хәтер капчыгын селкеп карыйм әле, аннан ниләр төшәр икән?!

Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты, Татарстанның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор-башкаручы Фәрид Фәиз улы Мифтаховның юбилее өчен үземнекеннән бигрәк борчылдым кебек.

Беренчедән, дәрәҗәсе, статусы башка.

Икенчедән, мәҗлестә гел ир кунаклар гына буласы.

Өченчедән, туган көн алдыннан юбиляр турында язма эшләү, яңа җыр язу. Йөзләгән ир-аттан гына торган хәләл мәҗлескә чакыру алгач та,уйга калдым:

-Анда бер үзем генә була калсам, үземне ничек тотармын,килешерме?
-Нинди кием кию кулай булыр?
-Шулкадәр дәрәҗәле шәхесләр янында сүз бирерләрме?
-Бүләккә ни алырга?..

Алты ел эчендә дәвам иткән дуслыкта Фәрид Фәизович турында бер китаплык язма эшләгәнмен, юбиляр турында вакытлы матбугатка мәкалә язу кыенлык тудырмады, ул “Ватаным Татарстан”гәҗитендә дә, соцчелтәрләрдә дә дөнья күрде. Мәҗлеснең җавап төене итеп җыр тудырасы килде — “Илле яшь» дигән җырыбыз бер көн эчендә туды дисәм дә, ялгыш булмас. Килгән кунакларга чәкчәк белән бергә өр-яңа “Була белсәк иде кирәкле” дигән аудиоҗыентык эшләнде. Анда юбилярның 46 җыры туплап бирелгән (алар арасында безнең дә уртак иҗатта туган 24 җырыбыз бар). Альбомга шулай ук Рәхимә Вәлиуллина, Галия Сафиуллина, Айдар Минхаҗев, Муса Көекле, Фирюзә Хафизова, Фәүзия Мөхәммәтева сүзләренә Фәрид Мифтахов көй язган җырлар тупланган.

Инде юбилейда ни булды дисездер?!

Юбилей “Туган авылым” ресторанында күпчелек кунаклар бергәләп намаз укыганнан соң башланып китте. Мәҗлескә чакырылучылар арасында кемнәр генә юк: дәүләт эшлеклеләре, ректорлар, табиблар, дин әһелләре, академиклар, хаҗилар, галимнәр, актерлар, бизнесменнар, мөгаллимнәр, җырчылар… Хәер моның белән хәзер кемне дә шаккатырып булмас.

Мәҗлес табыны хәләл ризыклардан гына әзерләнгән. Хәмернең эзе дә юк! Бөтен кунак залында, кунакларны каршы алучы ике туташны исәпкә алмаганда, без өч кенә хатын-кыз идек. (Бусы үзем өчен дә гаҗәп хәл!)
Тамада артист Зөфәр Харисов программаны җайлы гына алып барды. Юбилейның намаз, Коръән белән башлануы да Фәрид Фәизовичның хаҗи булуына бәйле. Дәүләт Советының, Бөтендөнья татар конгрессының, Аксакаллар Шурасының югары бүләкләрен санап тормасак та, Татарстанның Халык шагыйре Разил Вәлиевнең Ф.Мифтаховка атап махсус иҗат иткән шигырен әйтми булмас — хуҗаны бәяләгән шәп шедевр иде ул! Залдагы экранда мәҗлес буеннан-буена юбилярның яңгырап, күрсәтелеп торган клипларын, җырларын Ринат Гыйләҗев җитәкчелегендәге “Сорнай”ансамбле, җырчылар Айдар Галимов, Сиринә Зәйнетдинова, Илсөя Бәдретдинова, Нияз Җәләлев, Фирюзә Хафизова чыгышлары алыштырып торды. Каршымда утырган халык мәхәббәтен мул итеп яулаган Фирдүс Тямаев кына: ”Мин әле мондый мәҗлесләргә әзер түгел, мөнәҗәтләр җырлаганым юк, сәхнәдә чыгышлар бөтенләй башка бит, киләчәктә дини бәйрәмнәр өчен дә җырлар эшләрмен», — дип шаккатырды.

Тәнәфестә “Туган авылым” рестораны өчен үзенчәлекле — милли киемнәр парады кызыклы булды. Мин үзем дә Сөембикә-ханбикә камзулы белән хәситәләрен, калфагын киеп күңел ачтым. Кемдер хан булды, кемдер вәзир, кемдер җайдак… Фәрид Фәизович белән фотосессия ясап рәхәтләнде халык, хуҗага теләкләрен интервью рәвешендә дә җиткерделәр.

Юбилейга бик матур ноктаны халкыбызның яраткан җырчысы Мингол ага Галиев куйды — “Юкка түгелдер” җыры барлык кунаклар өчен дә позитив, көтелгән, яратылган бүләк булды, иң мөһиме, ул Фәрид Фәизовичны егет чагына кайтарды, ул да дәртләнеп җырчыга кушылды.

“Син соң үзең нишләдең, сөйли алдыңмы?” — дисезме? Җавабын әлеге видеоязманы каргач та, табарсыз, дуслар!

Мондый юбилейларда тагын да катнашырга насыйп булсын!
2

Комментарий язарга