Гомер юлы буйлап… (парчалар)

Бер җанда акыл һәм хис аерым була алмыйлар. Шуңа күрә акыл белән хискә урын бирергә, хисләрне хөрмәт итеп, акыл белән хәл итәргә кирәктер. Алар икесе бергә гармониядә булганда гына кеше рәхәт яши. Әлеге бергәлек күзләрдә чагыла. Игътибар белән карасак, кешеләрнең күзләрендә никадәр саф акыл чагыла һәм күпме ихлас хис балкып ята!

from the blog www.stuckincustoms.com

www.stuckincustoms.com

Гомер юлы буйлап…
(парча)
Юллар… Кешеләрне ерак-еракларга, якыннары янына алып баручы яки аеручы юллар… Алар күптөрле: һава юлы, су юлы, тимер юл, асфальт юллар. Тигез, уңайлы юлдан машиналар җилдерсә, ничәшәр чакрымнарга сузылган тимер юлдан поездлар чаба. Берничә сәгатьлек һава юлы кешене чит дөньяга илтеп куя. Ә су юлы – үзе бер могҗиза! Әкрен генә су өстендә эз калдырып баручы ак пароход, хыял белән бергә кушылып, бер дулкында тирбәлә. Тик бу юлдагы эзләр мизгел эчендә юкка да чыга. Күңелдә якты яки авыр хатирәләр генә сакланып кала.
Ә гомер юлы… Кайсы юл белән чагыштырсаң да, күп вакыт шома гына бармый шул, борылышлар ала. Табигатьтә ел фасыллары алышынып торган кебек, кеше гомеренең дә язы, җәе, көзе бар. Кышы да килә. Әллә шунлыктан, әллә башка сәбәпләр чыгыпмы, гомер юлы тайгаклана кайчак. Алдыңда төрле юллар җәйрәп ятса да, алга барып булмый. Баш очында кояш балкыса да, күңел җылы тапмый. Эссе җәй булса да, җан өши. Яп-якты көн булса да, күзгә ак-кара күренми.
Юллардагы борылышлар артында матурлык җәйрәп ята. Шул матурлык кешене һәрчак алга, яңа юлларга чакырып тора. Бер үк юлдан төрле кешеләр үтә. Онытырга, сагынырга, яратырга өйрәтә юллар.
Ә гомер юлы кабатланмый. Күз ачкысыз бураннарга алып керәме, гүзәллеге белән башны әйләндерерлек бәхет бакчасы бүләк итәме, югалтулары белән җанны кыямы яки гел шатлыктан гына торамы, ул — синеке, бары синеке генә. Ходай бүләге бит ул – синең гомер юлың!

Ярлар
(Парча)
Тормыш ярлары. Кеше яшәешен чикли торган ярлар. “Кирәк” һәм “тиеш” дип исемләнгәннәре. “Мөмкин” һәм “ярамый”, “бар” һәм “юк” дип аталганнары…
Ә яшьлектә… Күңел бит еракка-еракка, ярлар өстенә дә чыгып, киңәергә омтыла. Сабыр савытлары тулып, елаган чаклар да була. Күзгә ак-кара күренмичә, хаталар да ясала. Күңел бер тулып, бер шаулап ала да, тынычланып кала. Ышаныч арта яки юкка чыга, ярата башлыйсың я сүреләсең. Яшәү тәмен аңлау белән беррәттән, үз-үзеңне күрә алмауга кадәр барып җитәсең.
Җир йөзендә һәммә нәрсә парлы, чикле итеп яратылган: ике тапкыр көн килә алмый, аның төне бар; гел Кояш балкыса, Айга урын калмый.
Ә менә бер ярдан икенчесенә бәргәләнеп яшәүче кешелекне тудырган мәхәббәтнең чиге бармы? Юктыр!
Барысы-барысы ачык. Ул башканыкы. Бернинди икеләнүләргә урын калдырылмаган. Ә бит “мөмкин түгел”, “ярамый”, “юк” ярында торган бер йөрәк һаман үткәннәргә кайта: ярата, яна, юксына, сагына.
Сулыкларның ярлары булмаса, җир булмас иде. Ә мәхәббәтнең ярлары юк. Димәк, без барыбыз да бернинди ярлары булмаган мәхәббәт диңгезенә чумганбыз. Әйе, әйе, иксез-чиксез мәхәббәт диңгезенә!

Боз һәм күңел
(Парча)
Кыш үзенең күз яшен бозга әйләндерә. Ә боз исә кояш нурларының үтә эссе камчысына түзә алмыйча эри, тамчы-тамчы күз яшьләрен тамыза яки шартлап ярыла, үксеп елый табигать, ярларына сыя алмыйча ташый.
Күңел дә нәкъ шулай. Авыр сүзләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән туңа бара. Алар җыела-җыела көннәрдән бер көнне бозга әверелә. Эчтән генә елый күңел. Ә шунда җанны җылытырдай караш ташлаучы, күңелдәге бозны эретердәй сүз әйтүче табылса, хис күзләргә бәреп чыга. Күңел авыр хәсрәтләрдән, тирән җәрәхәтләрдән әкренләп арына.
Табигатьтә дә, күңелдә дә әлеге күренеш кабатланып тора. Шуннан соң ничек итеп кешенең табигать баласы булуына ышанмыйсың ди?!

Акыл һәм хис
(Парча)
Акыл – башта, хис – йөрәктә. Аларның кайсы зуррак һәм мөһимрәк соң? Йөрәк зуррак булган саен хис күбрәкме? Әллә баш эшләп җиткермәү акыл азлыктанмы?
Эш зурлыкта да, азлыкта да түгел, минемчә. Эш – көчтә! Акыл һәм хис һәрчак “бил алыша”. Тормыш юлында очраган хәлләрдән, вакыйгаларган соң адәм баласы салкын акыл белән эш йөртәме, кайнар хис кочагына ташланамы? Тирә-юньдәгеләр акылы җиңде яки хисе көчле булган икән, диләр бит. Вакытлар уза торгач, акыл хисне тәртипкә сала һәм хис акылга урын бирә башлый.
Бер җанда акыл һәм хис аерым була алмыйлар. Шуңа күрә акыл белән хискә урын бирергә, хисләрне хөрмәт итеп, акыл белән хәл итәргә кирәктер. Алар икесе бергә гармониядә булганда гына кеше рәхәт яши. Әлеге бергәлек күзләрдә чагыла. Игътибар белән карасак, кешеләрнең күзләрендә никадәр саф акыл чагыла һәм күпме ихлас хис балкып ята!

Күз карашы
(парча)
Күз карашында кешенең бөтен барлыгы чагыла. Үз матурлыгы да, матурлык төшенчәсен аңлау дәрәҗәсе дә, күңел дөньясының байлыгы да, тирә-юньгә мөнәсәбәте дә, хәтта нәрсә әйтергә теләгәнен дә чамалап була. Бер-берсен кабатлаучы күзләр булмаган кебек, һәр кешенең күз карашы да аерым бертөрле.
Йөрәкләр жу итәрдәй усал карашлар була. Барган юлыңнан борылып китәргә этәрүче тупас карашлар очрый. Тәннәр чирканып китәрлек оятсыз карашлар бар. Зәңгәр күл өсте кебек тигез, тонык карашлар уйландыра. Әнинеке кебек кайгыртучан, әтинеке кебек таләпчән карашлы кешеләргә дә юлыгасың. Ә кайбер чакта бер генә сүздән торган киңәш сорар өчен, акыллы караш эзлисең. Бер белмәгән кешегә дә елмаерга серле караш мәҗбүр итә. Ак-караны аермыйча, үзең дә аңламыйча каядыр чабып барганда, гамьле караш туктата. Туктата дә уйландыра.
Бәлки югары даирә кешеләренең карашлары биләгән канәфиләренә карап, я матурая, я ямьсезләнәдер. Ә гади һәм тормышка гашыйк кешенең күз карашын еллар үзгәртә алмый. Бәлки күңеле баеган саен матурая гына торгандыр әле ул. Күңел дөньясы беркемгә күренми торган абстракт төшенчә генә түгел ул. Күз карашы ачып сала барысын да. Юктан гына халкыбыз телендә “карашыннан куркам”, “күз карашын яшерә”, “карашы – үтерә”, “күз карашлары мәхәббәтле”, “күз карашларына кадәр яратмыйм”, я булмаса, “карашы – җанга дәва” кебек гыйбарәләр яшәмәс иде.

Бер, беренче, бердәнбер!
(Нәсер)
Эшне бер-берсенә аударып йөргән ике эшлексезгә караганда, максатын ачык күзаллаучы бер кеше көчле. Мең төрле теләк белән янганчы, кешеләргә бер изге теләк теләү яки бер ниятеңне тормышка ашыру – күпкә отышлы.
Кеше дигән тиңсез затның уң кулының дусты сул кулы, күбрәк күрсен өчен ике күзе, күбрәк ишетсен өчен ике колагы бар. Менә Аллаһы Тәгалә безгә әзрәк һәм уйлабрак сөйләсен диптер, бер тел биргән. Бу очраклы күренеш кенә түгел, бу табигать фәрманы.
Аннан соң, уйнап-көлеп сөйләшсәк тә, тәвәккәл, чыдам, нык рухлыларны “ике йөрәкле” дип атасак та, һәммәбездә дә бер йөрәк бит. Ә шул бер йөрәктә күпме наз, җылы, ярату, сагыш-әрнү, юксыну, тилмерү, шәфкать-миһербан, “килү” һәм “китү”ләр саклана. Үз йөрәгең тавышын ишетә алу – үзе бер бәхет.
Бер караудан гашыйк иткән беренче мәхәббәт – онытылмый, югалмый торган керсез саф сөю. Беренче очрашу, тәүге сөю сүзе хәтер сандыгыннан гомер буена алып ташланылмый, бәгырьне телеп, йөрәкне гел ымсындырып тора. Кавышулар яки аерылышулар белән тәмамланса да, бер генә йөрәкне дә читләтеп үтми ул.
Ел саен кышлар килеп карлар яуса да, беренче кар һәрвакыт сөенеч алып килә. Беренче күк күкрәгәндә тәнгә сихәтлек теләү минутын да, язның беренче көнен дә, беренче кошлар сайравын да һәр елны тансыклап көтәбез. Табигать тавышын ишетеп, куанып яшибез шулай.
Айның беренче көннәре бәйрәмнәргә дә бик бай. Беренче сентябрьнең үзендә тагын күпме яктылык. Беренче сыйныфка күбәләктәй очынып мәктәпкә бару. Бөтен барлыгы , мөлаемлыгы йөзенә чыккан, сине каршы алган, соңрак хәреф танырга өйрәткән, ахыр килеп сине кеше иткән беренче укытучың. Хезмәт куеп алган беренче “биш”лең.
Сөенечеңне беренче бүлешүче кешеләр, әлбәттә, әти-әни. Әниләребез, әтиләребез дә бердәнбер бит безнең. Әти-әниебез өчен без, балалары, һәрберебез бердәнбер — берәү. Беренче балаңның дөньяга салган беренче авазын ишетү, беренче тапкыр күкрәгеңә кысып кочаклау – иң кадерле мизгелләр. Ә беренче тапкыр әни булачагыңны аңлау хисе – күпме җаваплылык, сабырлык, чыдамлык таләп итүче олы хис – яшәешнең башлангычы, нигез хисе ләбаса.
Кеше үз гомерендә кайларда гына булмый, яшәми, бәхет эзләп дөнья гизә. Көче беткәч, картайгач яки авырлыклар алдында калгач, туган ягына, туган оясына кайтып егыла. Җаныңны сафландырырга, рухыңны ныгытырга, көчеңне тулыландырырга бары тик шул бердәнберең – туган җирең генә ярдәм итә. Теле дә бит кешенең бер генә — анасы бүләк иткән иң якын, иң бай, иң сихәтлесе бер генә.
Әкиятләрдә генә ул бер минутта өйләр төзелә, елгалар агымын үзгәртә. Чынлыкта исә, беренче кирпич бөтенесен хәл итә. Ул куелмый торып, йорт салынмый. Мәхәббәтнең беренчесен татымый торып, ул хисне аңламыйсың. Бер егылмыйча, тәпи йөреп тә китә алмыйсың. Туган җиреңнән аерылмыйча, аның бердәнберлеген танымыйсың. Эшне беренче башлап җибәрмичә торып, ул осталыкка әверелми. Үзең яңаны тудырмый торып, яшәү тәмен, кадерен белмисең…
Барыбыз да бер кояш астында яшибез. Һәм ни гаҗәп: аның җылысы һәммәбезгә дә җитә. Ә безнең күңел җылыбыздан кемнәрдер мәхрүм булып калмыймы? Күзләренең нуры сүрелмиме аларның? Күрә беләбезме шундыйларны? Бу дөньяда һәркем бер генә тапкыр яши бит!

Комментарий язарга