Чуаш җырлары белән танылган Фәридә (ФОТО)

Чуашстанда туып-үскән татар кызы Фәридә Фәйзуллинаны бүген ике республикада да яхшы беләләр. Мәктәпне бетергәч тә бәхет эзләп Мәскәүгә юл ала ул. Заводта эшли. Соңрак Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Гаиләсе белән Тәтештә, аннан Чаллыда гомер итә. Мәдәният йорты директоры, җырчы, икътисадчы булып та эшләргә туры килә. Инде менә алты ел Казанда яши.

Башкаладагы тормышын тулысынча иҗатка багышлый Фәридә. Татар, урыс, чуаш телләрендә җырлый. «Идел» укучыларына ул бүгенге күңел хасияте белән уртаклашты.

Чуашларның «җанлы» җыры

Туган авылым – Чуашстанның Батыр районы, Красномайск авылы – революциягә кадәр Маҗар Убы дип йөртелгән, ягъни Мадияр хан исеме белән бәйле булган. Үскәндә урамда гел чуашча сөйләштек, тик өйгә керүгә без татарчага күчә идек, әти-әни шулай катгый таләп итте. Үзләре җыр-моңга гашыйк кешеләр: һәрчак яңадан-яңа пластинкалар алып кайталар, әти тальянда уйный, әнием җырлый. Безгә кунаклар килсә, тәрәзә төбенә авыл кешеләре җыела. «Кунак булгач, Гөлҗан җырламый калмас», – дип, әнине тыңларга килүләре. Гаиләдә алты бала үстек, барыбыз да җырлыйбыз. Туганнарым арасында мин генә сәхнәне сайладым. Башта татар телендә җырлар яздырдым, иҗатыма әллә ни игътибар итмәделәр. Ә менә тәүге тапкыр чуаш телендә «Аван-и, ман килес…» («Исәнмесез, мин килдем» – чуашча исәнләшү. – Л.Н.) дип исемләнгән альбом чыкканнан соң, миңа танылу килде! Чуаш теле кечкенәдән икенче туган телем кебек якын. Аның матурлыгын җырлар язып, аларны башкарган мизгелдә тагын да тирәнрәк аңладым. Ул искиткеч гади дә, шул ук вакытта яңгыраулы, сыгылмалы, димме, сүзгә төшкән басым үзгәрүгә карап та бозылмый.

Чуашлар нигә мине шулай яратып кабул иттеләр? Алар телләренең матурлыгын икенче яктан күрделәр, дип уйлыйм. Татар, көнчыгыш милизмнарына төрелгән җырлар күңелләренә хуш килде. «Моң татарларга гына хас» ди кайберәүләр. Килешмим. Моң ул – хис. Ә хис милләтеңә карап, һәр шагыйрьнең, композиторның, җырчының күңеленнән җырына күчә. Татар теленә әлеге хисне билгели торган «моң» дигән матур сүз бар. Башка телләрдә бу сүз юк. Шул гына. Хәер, чуашлар «җанлы» җыр, диләр. Дөрес әйтәләр бит?

Халыкны ялганлап булмый

Моң булып агылган ихлас хисләрне мин Лилия Рә шигырьләрендә таптым. Ул беркемне дә кабатламый, башкалардан ишетелгән фикерләр очратмыйсың. Хәзер бит хатын-кызлар да тупаслана бара, без барысын булдырабыз, тормыш тартабыз. Ә аның иҗатында – нечкә күңелле нәзберек хатын-кыз хисләре. Еш кына аерым шигырьләрен кабат-кабат кайтып укыйм.

Умыртка сөяген сындырып инде ничә ел инвалидлар йортында яшәүче шагыйрь Валерий Раштав белән дә чуаш телендә күп җырлар иҗат иттек. Дөньяга тәрәзә аша гына карап ятып та никадәр тирән мәгънәле шигырьләр иҗат итә ул. Кайчакта илләр гизгән кешеләрдә дә булмый андый фикер киңлеге. Ул шигырьләре аша миңа юл ачса, мин исә аның исемен халыкка таратырга тырыштым. Чуаш халкына гел сәхнәдән: «Сезнең үз шагыйрегез, үз заман героегыз бар. Сез мөкиббән киткән менә бу җырлар аның белән уртак иҗат җимешебез», – дип әйтә идем. Ходайга рәхмәтлемен, аны хәзер халык таный, тормыш шартлары да уңайланып китте.

Чуаш сәхнәсе татарныкыннан аерылып тора. Татар халкы сәхнәдән бары татарча гына тыңларга теләсә, чуашлар башка телләрне дә яратып кабул итәләр. Концертларымда мин өч телдә чыгыш ясыйм: чуашча, татарча, урысча. Үз милләтеңә хезмәт итсәң дә, ябылырга ярамый. Халык һәр җырны тыңларга әзер. Җырчының күңелендәге моңын берничә телдә җиткерүе аны профессиональ яктан үстерә. Нигә әле тамашачыга да шундый мөмкинлекләр ачмаска? Җырчы үзенең үсеше белән халыкның рухын да баетырга җаваплы бит.

Үзем күбрәк инструменталь әсәрләр тыңлыйм. Эстрадага килгәндә, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Таһир Якупов, Флера Сөләйманова пластинкалары тыңлап үстем. Бүгенге замандашларым арасында иң хөрмәт иткән, иң сокланган җырчым – Габделфәт Сафин. Ул бөтенләй башка дулкын. Аның иҗатын бик нечкә тоемлыйм. Ул халыкны ярата. Тезләнеп тамашачыга рәхмәт әйтүе аңа берни тормый. Күңелдә булмаган мәхәббәтне телең белән әйтеп булмый, әйтсәң дә халыкны ялганлап булмый ул. Ә анда мин бары ихласлык һәм моң күрәм.

Тел белгәнгә сүз әйтмиләр

Чуашларда да тел мәсьәләсе – авырткан урын булуы ачыш түгел. Шәһәргә киткәч, урыслашу бара. Татар телебез белән аларның борчулары аваздаш. Моңа йөрәк әрни. Туган телеңнән баш тарту – ул шәхес буларак үзеңнән ваз кичүгә тиң, тамырларыңны, гаиләңне, нәселдән күчеп килгән мирасны санламау дигән сүз. Тик… тәрбиягә кагылышлы мондый нечкә хисләрне законлаштырып кына саклап калып буламы икән?.. Дөрес, мин һәркемнең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, дип саныйм. Ирексезләргә ярамый. Мәктәптә мәҗбүри татар теле өйрәтеп кенә кешедән татар ясап булмый. Ул йөрәктә булырга тиеш. Баш тартырга бик җиңел ул. Өр-яңадан бөртекләп җыю, ай-һай… Тел белүдән зыян юк. Тормыш итү өчен өч тел генә дә җитми. Минем үземә кайчак инглиз телен камил белмәү кыенлыклар тудыра. Әйтик, узган ел Америкада яшәүче чуашлар элемтәгә чыкты. Бер ай дәвамында алар белән танышып, аралашып кайттым. «Эх, инглизчә белсәм», – дидем шул чакта. Чөнки анда безнең моңнарыбызны тыңлаучы, яратучылар – чуашлар гына түгел. Кешеләргә рәхмәтне үз телләрендә җиткерәсе килде. Америка чуашлары белән элемтә ныгыды гына, быел кабат очрашулар булыр, дип көтәбез. Җыр-моң милләтне сайлап тормый. Ул йөрәкләрне тоташтыра, меңләгән чакрымнарны якынайта. Бик рәхәт заманда яшибез. Шуңа күрә тел мәсьәләсендә сәбәпләр эзләргә кирәкми. Сәбәп – безнең үзебездә, йөрәкләребездә. Тел белгән өчен беркем сүз әйтми сиңа. Ә өйрәнәсең килми икән – бу инде синең сайлау, синең җаваплылык. Гаеплеләрне читтән эзләргә кирәкми.

Фонограммадан тамак шешә

Җырчылар әкренләп икегә бүленеп бара кебек. Кемдер сәхнәне сайлый, кемдер – банкетны. Дөрес, икенчесендә акча. Монда эш синең максатың нинди булудан тора. Мин – шөкер итеп яшәүчеләрдән. Бөтен җиргә «кысылып» вакланырга, энергияне сарыф итәргә яратмыйм. Татар-чуаш-урыс халкы арасында җыр аша дуслыкны саклау, халык белән булу – миңа иң кадерлесе. Әгәр моны булдыра алам, халык кабул итә икән – димәк, мин дөрес юлда. Чөнки ишек кагып, ниндидер исем, дәрәҗә сорап йөрүчеләрдән түгелмен. Интернетта халык сорый миңа исем. Журналистлар әңгәмәләргә үзләре чакыра. Чит төбәкләр дә безне җыр аша эзләп таба. Хәйрия проектларын тормышка ашырырга телибез. Яратып эшләгәндә генә юллар ачыла. Тамашачыны алдап булмый. Һәркем үзенә кирәген сайлап ала белә.

Фонограммага да катгый фикердә торырга ярамый. Аның кирәкле урыны һәм вакыты бар. Җырчының сәхнәгә беренче адымнарын ясаганда сыйфатлы аппаратурага да, үз эшен белгән оператор ялларга да мөмкинлеге булмый. Шуңа каушау, курку да өстәлә. Телевидение өчен яздырыла торган концертта аерым техник таләпләр куела. Бу сәбәпләр аның чыгышын юкка чыгарырга мөмкин. Дөрес, үзең җырлау – чын артистларның үсеш дәрәҗәсен күрсәтә. Фонограммага җырлау, тавыш өчен, киресенчә, зарарлы да әле. Тавышны кысып җырласаң, тамаклар шешеп чыга. Бер очракны сөйлисем килә. Әле күптән түгел концерт алдыннан авырып киттем. Күздән, борыннан туктаусыз ага, күзне дә ача алмыйм. Фонограмма куйыйк, ди оештыручылар. «Юк, сәхнә терелтә диләр бит, менә карыйбыз инде», – дип, кулыма кулъяулык тотып чыктым. Аллаһның рәхмәте, икенче куплетта ул кулъяулыкны кая куярга белмәдем, чөнки комачаулый башлады, кирәге чыкмады. Сәхнәдән терелеп кердем! Димәк, артистларның сәхнә турында әйткән тылсымлы сүзләре бер дә арттыру түгел ул.

Милли костюмнар кимисең, диючеләр дә бар үземә. Кием генә түгел, зур җаваплылык та бит ул. Күлмәк төсләрдән генә тормый. Татарныкы дип яшелле-сарылыны киеп, чуаш дип аклы-кызыллыны киеп кенә булмый. Әгәр чын милли кием тектерергә уйласаң, үзе бер фәлсәфә. Әйтик, чуашларның акка чиккән һәр тамгасы нидер аңлата. Дизайн гына түгел, тормышларын чиккән алар киемгә. Ул бизәккә карап кемнең кияүдә, кемнең ничә баласы булуын да, кемнең матди хәле ничек икәнлеген да чамалап булган. Махсус милли кием өчен үземне әле үсәргә тиеш, дип саныйм. Ә концерт костюмнарыма матур милли элементлар кушып җибәрәм. Табигатьтә төсләр күп, чикләнергә ярамый.

Фәридә Фәйзуллинадан рецепт

Яшелчәләр белән ясмыктан кәтлит

Ясмыкны кичтән суга салып калдырабыз. Иртән бүрткән ясмыкны иттарткычтан чыгарабыз яисә блендер ярдәмендә изәбез. Аерым савытта вак итеп туралган суган белән, угычтан уылган кишерне майда кыздырып алабыз. Кыздырылган яшелчәләрне ясмык белән бутап, тоз, борыч кушабыз. Теләгән кеше сарымсак та кушып җибәрә ала. Кулны бераз онлап, кәтлитләр ясыйбыз һәм табада кыздырабыз. Әзер кәтлитләрне шул килеш тә ашарга мөмкин, теләгәнчә соус өстәп, духовкада тагын бераз пешереп алырга да була.

Кәтлитләрне өстәлгә ярымпешерелгән яшелчәләр белән бирәбез. Ташкабак, кыяр, помидор, суган, кишер, татлы борычны бик эре итеп турап, әкрен утта бераз пешереп алабыз. Изелеп беткәнче пешерергә ярамый, алар ярым чи калырга тиеш, югыйсә бөтен файдалы матдәләр юкка чыга.

Фэридэ Фэридэ1 Фэридэ2 Фэридэ3 Фэридэ4 Фэридэ5 Фэридэ6

Комментарий язарга