Фатих Кәрим

Совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында туа.

 

АНТ

Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә — балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм…

Бәлки, соңгы тапкыр — күрештек,
Кочаклаштык, озак үбештек.
Сизә бала, карый күзләремә:
«Сакла безне!» — ди ул күңеленнән,
Ана күкрәгеннән суырып алган
Сөт тамчысы алсу иренендә.

Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.

Әдипнең шигырьләре безнең хәтеребездә мәңге булыр!

Комментарий язарга