Фатир (Хикәя)

Шулай бер көнне, кызу-кызу әштән кайтып барышым. Шулчак кемнеңдер:
— Балам, бераз гына вакытыгыз булмасмы икән? — дигән тавышка, тукталып калдым. Артыма борылып карасам, юл читендәге әскәмиядә ялгыз гына, өс-башларыда таушалган бер әбекәй утыра иде.

— Әйе, әби җаным ни булды, тынлыйм үзегезне — диеп, янына ук килеп утырдым.
Әбекәй сузен башлый алмыйча бер мәлгә тынып торды. Кулындагы чупрәк кисәгенә бит урталарыннан тәгәрәп- тәгәрәп тошкән куз яшьләрен сөртә-сөртә, кесәсеннән йомарланып беткән бер кәгазь чыгарып мина сузды.
— Менә балам, укып кара әле.
Мин, таушалып беткән кәгазьне ачып укырга керештем.
Анда әбинен уз теләге белән фатирын ниндидер бер хатын-кыз исеменә кучеру хакында, нотариуста теркәлгән язма иде. Әзерәк кенә әшнен нидә икәнлеген тошенсәм дә, сорарга булдым әбекәйдән:

— Ни очен кучердегез сон башка кеше исеменә әби жаным, ул кемегез була сезнен?
-Ул, минем гомер буе бергә яшәгән тормыш иптәшемнен кызы балам, иптәшем гур иясе булды инде 4 ел әлек. Урыны ожмахта булсын! Мина өйләнгәндә кыз баланын әнкәсе вафат булып, икесе генә яшиләр иде. Торырга да урыннары юк иде. Таныштырдылар безне, минем балаларым булмады, кияугәдә соң чыктым. Уземне яратып бетермәгән, бер ир-атка кияугә чыгып бергә яши алмый аерылышкан идек, балаларыбыз да булмады. Инде шуннан, Харис бабан килеп чыкты.
Ятим баланы да кызгандым, ул балага әни булырмын дидем. Узем дә әни сузе ишетеп яшәуне теләдем бигерәк, кимсенә идем шул, ай кимсенә идем.
Мин сине тоткарлыйм инде кызым, уз мәшәкатьләрендә аз тугелдер. Син нишләтә аласын инде!? Ярар, берәр кешегә әчемне генә бушатасым килгән иде балакаем. Гомерем дә куп калмагандыр да инде. Ни өчен бирелде икән бу җаза, уз өемә кайтып кайнар аш ашыйсым, чәй әчәсем киләдә бит.
— Әби жаным, мин сезне бу хәлдә калдырып китә алмыйм. Дәвам итегез, сөйләгез кая сезнен фатирыгыз, нигә урамда утырасыз? Фатирны кучереп, урамда калмагансыздыр бит инде?
— Калдым шул балам, калдым!
Кияугә чыкканчы авыр әштә әшләдем, акчам әйбәт чыга иде. Узем әшләп алган фатирым инде. Менә бит газиз Ходаемнын бирмеш көне, нихәлләр дә әшләп булмый. Картлык конемдә ни курсәтте — диеп, тагын бер елап алды.
— Ә устергән кызыгыз, ул кайда?
— Иии, Зәйтунә. Зәйтунә исемле ул.
Әбекәй шулай диде дә тагын тынып калды.
Йомарланып беткән кәгазьдә дә, Зәйтунә Харисовна диеп язылган тугелме сон ләбаса.
— Фатирыгыз кайда әби жаным? Хәзер кайтабыз өегезгә, сөйләшергә кирәк мина Зәйтунә белән.

— Менә мин торган фатыйрнын тәрәзәсе — диеп, беренче каттагы буяулары да купшакланып беткән, бер тәрәзәгә төртеп күрсәтте.
— Көндә уземнен тәрәзә каршында, үз өемә керә алмый утырам инде балам.
Бу әбекәйне ни кодрәтләре житеп урамга куып чыгаруларын, бер ничектә анлый алмый идем мин. Кеше бит ул — кеше. Җүнле кеше, әтен дә урамга куып чыгармый.
Йә Аллам! Узең сакла шундый тормышлардан!
— Кайчаннан бирле урамда утырасыз сон әбекәй, ничек алар шушы хәлгә түзәләр? Ничек күзенә карап узып китәләр сон яныннан?
-Юк балам узмыйлар алар моннан, кеше кертеп торалар. Үзләре кешелектән чыгып беттеләр инде. Акчасын гына алып китәләр фатир өчен. Андада мина тавыш- тынын чыкмасын дип, куркыталар. Тора торган кешесе дә Зәйтунәнен, төрмәдән чыккан кеше. Рәхмәт яусын, монынчы яшли дустымда тордым. Ул да вафат булып куйды. Бер туганым да юк шул башка. Өебездә дә әлекеге курше-тирә үлеп бетте инде, яшьләр күбесе. Хәер, ашарга нидә булса куеп китәләп узе, коры-сары. Иии балам, беребездә мәнгелеккә килмәгән. Берәм-берәм китәсе, ни хәлләр итәсен инде. Менә, теләгәндә теләгеңне тели белергә дә кирәк балам. Картлык көненнәрен, матур булып килсен икән. Егәрең беткәч кенә, бер кемгә кирәкмисең.
Әбекәй сөйләдедә- сөйләде узенен зар моннарын. Ә мин, булдерми генә тынлап утыра бирдем.
— Әби жаным, әйдәгез безгә киттек, минем өч булмәле фатирым бар. Тормыш иптәшем дә бик җайлы кеше, балаларым акыллы. Каршы булмаслар. Әби-бабайларыбыз безнен дә яшьли киттеләр шул. Әбиле булырлар, оныкларын итеп карарсын балаларыма.
Юк балам рәхмәт. Үз оем янында улсәм дә, үз оемдә улгән кебек булыр. Гомерем калмады инде, көтәргә юк балам. Ходай, бәхетеннән аермасын!
— Әби җаным, иртәгә тормыш иптәшем белән килеп алабыз, алып китәбез узебезгә. Җәйләр үтәр, җәеннән сон янгырлы көзе, салкын кышы киләсе бар…

Өйдәгеләр барысыда, әбине өебезгә алып кайту дигән фикерне хупладылар. Барыбыз бергә жыелышып, бер бүлмәбезне әбекәй өчен әзерләп тә куйдык. Матур гөлләребезне шул булмәгә кертеп урнаштырдык. Ямь өстәп торсын дидек.
Йә Ходаем! Без кемнедер бәхетле итсәк, бу бит нинди зур савап, дигән жылы уйлар белән шатланып уяндым иртәсен. Гаиләбез белән жыелышып, киттек әбекәй утырган җиргә. Килеп житәрәк, әби утырган әскәмия янында медицина ярдәм курсәтү машинасы тора иде. Ай, әбекәй җаным! Шул чак, йөрәкләрем тошеп киткән кебек булды! Ни булган диеп, кешеләр төркемен аера-аера, алга уздым. Йомарланган кәгазен кукрәгенә кысып тоткан көйлеш, әскәмиядә әбекәй ята иде…

 

Комментарий язарга