14.30ны 14.35кә үзгәртергәме, яки яшьләр министры яшьләр белән очрашты

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелеге бүген Черек күлдә яшьләр белән очрашты. 14.30да башланган очрашуның берникадәр сере дә бар икән. Очрашуда «Идел» журналы да мөрәҗәгать белән чыкты.

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм аның урынбасарлары белән очрашуга яшьләр җәмәгатьчелеге көндезге икегә чакырылган иде. Чара буласы урынга килгәч тә, кайберәүләр аптырашта калды. Чөнки банерларда 14.30 дигән саннар эленеп тора иде. Министрлык җитәкчелегенә рәхмәт, чара төгәл 14.30да башланды. Ләкин бу саннарның хикмәте башкада булган икән. Алып баручылар ошбу ведомствоның аудиториясе, ягъни объектлары итеп 14 яшьтән алып 30 яшькәчә булган категорияне атады. Дөрес, очрашу барышында саннарга төзәтмә кертү турында фикер йөртешеп алдылар. Әйтик, Дамир Фәттахов яшьләр категориясен арттыру мөмкинлеген пенсия реформасы белән бәйләп караса, яшь галимнәр исә (шушы даирәгә хас булганча) 35 яшькә кадәр озайту тәкъдиме белән чыкты.

Дамир Фәттахов очрашуны Халыкара яшьләр көне белән котлаудан башлады. Ул мондый очрашуларның инде шактый оештырылганы, башка шәһәрләрдә дә узуын искәртеп үтте, алай гына да түгел, мондый очрашуларның кирәклегенә һәм һәрчак узып торырга тиешлегенә басым ясады. «Без — тормышыбызда бүген баручы барлык яхшы эш-гамәлләрнең драйверлары. Без — киләчәкне булдыручылар!», дип ассызыклады, шуның белән бергә яңа министрлыкның оешу тарихына һәм әһәмиятенә тукталды. Шул ук вакытта, яшь дип аталу аерым бер категориягә хас бердәнбер сыйфат икәнен, һәр яшь кешенең аерым бер дөнья, төрле характер, үзгә эш-алымнар икәнен искәртте. Мондый очрашулар әнә шуның белән — төрле катламнарны, карашларны ишетү өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Очрашуның форматы да кызыклы оештырылган. Министр сүзеннән соң моңа кадәр министрлык сайтында тәкъдимнәрен язучылар үз тәкъдим-проектларын публика алдында тәкъдим иттеләр. Алар берничә блогка — эш урыннары белән бәйле проблемалар, иҗат мәсьәләләре, массмедиа, белем алу кебек юнәлешләргә бүленгән иде. Дамир Фәттахов һәм урынбасарлары аларның һәрберсен игътибар белән тыңлады һәм, үз фикер-карашын да җиткерде. Кемдер мобиль кушымталар булдыру буенча ярдәм сорады, кемдер балалар өчен театр үсешендә ярдәм көтүен җиткерде. Кайберәүләр инклюзив хореография юнәлешендә проект тәкъдим итсә, икенчеләр скейтпарк идеясен яклады. Шунысы мөһим, җитәкчелек барысын да ишетте һәм үзенең эш «стратегия»сенә язып-теркәп барды.

Очрашуда «Идел» журналы җитәкчесе Радик Сабиров та үз фикерләрен җиткерде. Ул, иң элек, яшь министрлыкны тәбрикләп, Дамир Фәттаховны журналның редколлегия әгъзасы булырга һәм алдагы номерларның берсенә әңгәмә эшләргә чакырды. Шөкер, бернинди каршы килү булмады, министр ике тәкъдимгә дә ризалыгын җиткерде, бергәләп эшләү буенча фикерләшү өчен очрашуга чакырды. Аннан килеп, мөхәррир яшьләрнең үзләренә дә мөрәҗәгать итте: «идея-проектларыбызны халыкка җиткерү өчен мәйданчыклар юк дип әйтәсез, әйдәгез, боларны журнал битләрендә яктыртабыз». Реакция шунда ук булды: микрофонны куюга мөхәррир янына биш-алты яшь кеше үз тәкъдимнәрен ирештерә башлады…

1

Комментарий язарга