Фәрид Мифтахов «Мең рәхмәт» хәйрия концертында катнашты (ВИДЕО)

12 февральдә Тинчурин театры бинасында бик күп җырлар авторы Ирек Габдрахмановның беренче иҗат кичәсе узды. «Җырлы язмыш» исемле хәйрия концерт Татарстан һәм Башкортстан артистларын бер сәхнәгә туплады.

Miftahov

Бу концерт былтыр 28 ноябрьдә УНИКСта узган “Мең рәхмәт” хәйрия фестиваленең дәвамы. Проектның авторы — журналист Рөстәм Исхаков. Әлеге кичәдә Фәрид Мифтахов та чыгыш ясады. Фәрид Мифтахов белдергәнчә, мондый чараларда катнашкан һәркем зур савап эшли, шул ук вакытта хәйрия чаралары тәрбия ысулы да. “Без бирегә килеп бер-беребез белән дуслашабыз, аралашабыз, фикердәшләрне табабыз. Битараф булмаган кешеләр генә җыела монда”, – дип саный ул.

Белешмә: Ирек Габдрахманов Башкортстанның Бүздәк районы, Яңа Актау авылыннан. Халыкка бик күп җырлар авторы буларак таныш ул. 2012нче елда Франциягә чыгып китәргә мәҗбүр булган, аннан Германиягә күченгән. Артык авырлыктан котылырга ярдәм итмәсләрме, дип шулай эшләгән. Германиядә аңа «эндокрин системасы какшау» дигән диагноз куйганнар, шуның белән эш беткән – ярдәм итә алмыйбыз, дигәннәр. Бүген үк туган ягы Башкортстанга кайтып китәр иде – чит илдә бернәрсә дә тотмый аны. Тик кайта алмый: гәүдә авырлыгы 300 килограммнан арткан Ирек әфәндене бер генә самолет та туган ягына алып кайтырга теләми. Башкортстандагы йорты бик начар хәлдә. Аны төзекләндерергә кирәк, ә ремонтка акча кирәк. Узган елны оештырылган концерттан кергән акчаның бер өлеше – хосписка, ә 70 мең сумы Ирек Габдрахмановка тапшырылган булган инде. Әлеге концерттан кергән акчаны Ирек Габдрахмановка күчерергә, шул рәвешле аңа туган ягына кайтырга ярдәм итәргә телиләр.

http://tatar-today.ru/, «Безнең гәҗит»

DSC_0188-1024x681

 

 

Комментарий язарга