Фәрид Мифтаховны бизнес ашка чакырганнар

Кичә Казанның бер ресторанында Татар конгрессының Казан бүлеге башлыгы Фәрид Мифтахов белән кичке аш булды. Бизнес ашка Фәрид  Фәизовичны «Инициатива» бизнес клубы катнашучылары чакырган. Клуб күптән эшләр килә, үсеш ала. Ул үз эчендә төрле өлкәләрдәге эшкуарларны берләштерә. Клуб катнашучылары күптән таныш булсалар да, үзләренең коллегалары турында яңалык ишетү, уңышлары белән кызыксыналар.

Фәрид Мифтахов — Татар конгрессының Казан бүлеге башлыгы. Хезмәт юлын ул гади эшче буларак башлый, тырышлыгы барәбәренә Фәрид Фәизович эшкуарлык һәм җәмәгать эшчәнлеген өлкәсендә зур уңышларга ирешә.

Бизнеста нәрсә мөһим? Акчамы? Фәрид Мифтахов фикеренчә, иң мөһиме – “алтын урталыкны” табу. Әлбәттә, акчасыз яшәп булмый, тик акча үтерергә, акылдан яздырырга мөмкин. Мисал буларак Фәрид Фәизович гади пычакны китерә. Ул ипине, итне кисә, тик кеше үтерми. Татарларда шундый гыйбарә бар:  “Эшләгән эшеңнең бәрәкәте булсын”. Шулай ук  Фәрид Мифтахов яшәеш кыйммәтләренә дә игътибар итә: булганыңа сөенеп яшәргә кирәк, чөнки, син күкләрдә очкан арада, бөтен нәрсәдән дә колак кагарга мөмкин.

Кичке аш Рамазан аена туры килгәнгә, ифрат формасында үтә. Бу клубның бөтен эшкуарлары да ураза тота, намаз укый. Фәрид Мифтахов да шулар рәтендә. Кичәдә катнашучылар канәгать калдылар һәм тагын күрешергә сүз дә куешалар.

3JzuOEmKWFg

Комментарий язарга