Финал өчен көрәш башланды

14 март – 7 апрель көннәрендә Россиянең 8 субъектында V  WorldSkills Russia-2017 «Яшь профессионаллар» милли чемпионатының сайлап алу турлары уза. Биредә студентлар 56 компетенция буенча көч сынашачак.

Татарстаннан ярышларда 53 компетенция буенча 71 студент катнашачак. Февраль-март айларында алар республика буенча урнашкан 27 махсуслашкан үзәктә үз осталыкларын шомартты.

22-29 март көннәрендә Казан да үзендә IT юнәлешендә сайлап алу туры үткәрә. Ярышлар Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында биш юнәлеш буенча барачак. Бездә узган ярымфиналга Россиянең барлык төбәкләреннән 330 катнашучы һәм 64 эксперт килер дип көтелә.

http://shahrikazan.com

Комментарий язарга