Фирдүс Тямаев телсез калды

Бер төркем артистлар һәм журналистлар Казандагы Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан нигез салынган хосписта булып, андагы балалар, аларның әти-әниләре белән аралашты.

Әлеге үзенчәлекле сәфәрнең максаты шул: 28 ноябрь Казанның Уникс залында «МЕҢ РӘХМӘТ!» – зур хәйрия фестивале үтә. Билет сатудан кергән акчаның бер өлеше шушы хосписка тапшырылса, калганы популяр җырлар авторы, тумыштан ук симерүдән интеккән, бүгенге көндә чил илдән кайта алмаучы Ирек Габдрахмановның Башкортстандагы йортын төзекләндерүгә тотылачак. Ирек Габдрахманов җырларын Габделфәт Сафин, Айдар Галимов, Рәсим Низамов кебек танылган артистлар башкаруын беләбез. Ирек әфәнде тумыштан эндокрин системасы дөрес эшләмәгәнлектән, артык авырлыктан җәфалана, ярдәмгә мохтаҗ.

хоспис1

Анжела Вавилова исемендәге хосписка кем килсә дә ачык йөз белән каршы алалар, нинди генә кечкенә күчтәнәчне дә зурлап кабул итәләр. Билгеле, татар эстрадасы артистлары да, ә алар арасында Фирдүс Тямаев, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Ялалов, шулай ук хәйрияче Фәрид Мифтахов һ.б. бар иде, буш кул белән килмәде. Кемдер пакет-пакет тәм-томнар, кемдер тартма-тартма җиләк-җимеш күтәргән.

Кунакларны хосписның кышкы башкачасында фондның җитәкчесе Владимир Вавилов үзе каршы алды. Ул сүзен әле генә Мәскәүдә кайтып төшүе, хосписны киңәйтергә теләүләре турында сөйләүдән башлады. «Без бит Аурупода иң яхшы хосписларның берсеннән саналабыз, – ди Владимир Вавилов. – Киңәергә телибез, көн саен әти-әниләрнең «безне генә алыгыз инде», дип елап килүләрен күрү авыр, чират зур. Күптән түгел бездә комиссия булды. Алар әйтүенчә, балалар арасында яман шеш белән авыручылар саны – 47, ә мөмкинлекләре чикләнгән сабыйларныкы 67 процентка арткан. Ә монда нәкъ шундыйлар килә: кемнеңдер соңгы көннәре, кемнеңдер нарасые  авыр хәлдә, барысы да биредә юаныч таба. Аларга тиешле медицина ярдәме  күрсәтелә, моның өчен шартлар бар. Хәзер түләүле клиникалар акча эшләү ниятеннән реабилитация уздырабыз дип, ниләр генә уйлап чыгармыйлар да, ниләр генә вәгъдә итмиләр! Дәваланмый торган авырулар булуын танырга кирәк! Шуңа да реабилитация юнәлешен үстерергә телибез. Бер бүлмәле фатир кебек яшәү урыннары булдырып, баланы шунда азмы-күпме үзен тәбрияләргә өйрәтү зарур. Алайса әти-әниләрдән:  «Без балабыздан алда бакыйлыкка китүдән куркабыз. Бездән соң аны кем карар инде», – дигән борчылу сүзләрен еш ишетәбез. Авыруны дәвалап булмаса да, сырхау кешенең тормыш сыйфатын күпкә яхшыртырга мөмкин бит! Безнең максат та шул».

Владимир Вавилов белән аралашканнан соң, барлык кунаклар хоспис тормышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә унҗиде бала сыену тапкан. Аларның күбесенә эпилепсия, балалар церебраль параличы кебек катлаулы диагнозлар куелган, кайберләре мөстәкыйль рәвештә ашый да алмый. Хәер, болар турында аерым-аерым язып тору артык. Иң мөһиме, кемгәдер гомеренең соңгы көннәрен, кемгәдер авырту аеруча кискенләшкән чорда, бернигә мохтаҗлык кичермичә, тәрбиядә, игътибар һәм мәхәббәткә күмелеп яшәү мөмкинлеге тудырыла. Хосписның эшләү фәлсәфәсе дә шунда.

«Бирегә  беренче килүем генә түгел, – ди җырчы Дилә Нигъмәтуллина. – Мондагы балалар бик сизгер, синең мөнәсәбәтеңне шундук тоялар, үзләренең энергетикасы да яхшы. Әйе, беренче мәртәбә аларны күргәндә авыр булды, кат-кат килгәч, күнегелде. Гомумән, мондый урында булу, күрү кирәк. Моннан чыккач, чапкан җиреңнән туктап, тормышыңа анализ ясыйсың, нинди бәхетле икәнеңне аңлыйсың, чистарынып каласың».

Хосписны таба алмыйча, аны өч мәртәбә урап, адашып йөргән Фирдүс Тямаев машинасын төшкәндә хәтәр генә кызган иде булса кирәк. Бирегә кереп, балалар белән аралашкач, әниләрен тыңлагач, бөтенләй телсез калды, сүз дә әйтә алмады, хәтта күзләре яшьләнде. Яралы язмышлар белән очрашу кешене әнә ничек үзгәртә..

хоспи2 хоспи3

…Озакламый Яңа ел җитә. Хоспистагы балалар да, калган сабыйлар кебек үк, Кыш бабайны көтә, аңа ышана, хатлар язалар. Аларның да бәйрәмдә башкалар кебек үк күңел ачасы, шатланасы, сөенәсе, тәм-томнар белән сыйланасы килә. Ә бит һәркайсыбыз шушы изге эштә үзеннән өлеш кертә, биредәге балаларны куандыра ала. Аның күп тә кирәкми, теләк булу һәм җылы сүзләр дә җитә…

a5907a5c-9ae7-4b0a-baef-8630bb374065 (1)

Ә инде «МЕҢ РӘХМӘТ!» – зур хәйрия фестивалена билетлар барлык «ЕВРОСЕТЬ» салоннарында Кассир.ру, Концерт.ру, Уникс кассаларында сатыла. Билет бәясе 500 сумнан 1600гә кадәр.

Комментарий язарга