Флера Тарханова. Халкым минем

Флера Тарханова «Идел» журналы белән бик дустанә, якын мөнәсәбәттә яшәде. Узган елның май аенда журнал битләрендә аның «Халкым минем» исемле триптихы дөнья күргән иде.

Халкым минем
(триптих)

I. Рух вә иман
Каләмемне манып Ай нурына,
Язам татар рухы турында…

Җиһангирлар Җиргә төшеп нигез корды,
Тәртип саклап, бар Җиһанны күзләп торды.
Рух вә иманлы итсә дә үзенең халкын,
Язмыш аны сынар өчен меңгә борды…

Гасыр арты гасыр килде йөгереп-атлап,
Һәр килүдә өр-яңадан тормыш башлап.
Сыешалмый калыбына, купты Җиһан:
Изелде рух, изге җаннан китте иман,
Җан халкына ачу катыш рәнҗү ташлап.

Камил итеп яратылган бу Җиһанны
Явызлык һәм яхшылыкка бүлде Адәм.
Тора-бара тик явызлык өстен чыкты,
Рухка кирәк яхшылыкны күмде матәм.

Бар мохитне урап алган канлы дәһшәт
Тиз сындырды гел төз йөргән халкым билен.
Милләтнең иманын сытып һәм яндырып
Очырды, тәмам бетсен дип, җилгә көлен.

Бөтереп искән җилләр аны алды китте,
Кыйтгаларның туфрагына илтеп сипте.
Югалмады көлнең хәтта бер бөртеге:
Һәр кыйтгада шытып чыкты иман нуры –
Нигезенә кире кайтыр көнен көтте…

Ул чорларда ата-бабаларның рухын,
Ни тырышып, кала алмадык без саклап.
Сукты сәгать: китте әдәп, үлде гадәт –
Ничә йөз ел йөрдек хәтерләрне таптап.

Бер-бер артлы кыелып төште манаралар,
Туктап калды рухи юлны җанга салу.
Иң авыр йөк булып ятты иңебезгә
Милли аңга, чын иманга тугры калу.

Иманыннан аерылганга, рух югалды –
Хәтта рухи кардәшлек тә китеп барды.
Ни кызганыч: бөек татар дөньясына
Кара фикер, кара яла берегеп калды.

Тарих үзе омтыла тик хакыйкатькә,
Ә хакыйкать кайчак тапмый үз «киштәсен».
Телләренә аны бозып салганнардан
Чынбарлыкның ялган шәклен ишетәсең.

Чистарынып бетеп булмый шул яладан –
Әледән-әле калкып чыга өр-яңадан.
Кайчакларда уза хәтта чик-чакмадан –
Татарларны күрсәткәндә гел карадан.

Тел, моң, хәтер бердәмлеге – рух саулыгы –
Асылында яту тиеш һәр милләтнең.
Әмма ничә гасыр буе бу саулыкның
Бәяләми яшәгәнбез бар кыйммәтен.

Тамырларны йолкып атып нигезеннән,
Югалттык гаять озакка милләт җанын.
Халкымның изге җиренә шаулап акты
Меңгә телгәләп өзелгән тамыр каны.

Борынгыдан тезелеп килгән даулы еллар
Җирсезләрнең хәтеренә эзләр салмый.
Узганыннан баш тартканнар һичберкайчан
Киләчәккә халкы белән үтә алмый.

Бер хакыйкать: рухи яктан зәгыйфь кавем
Тулы канлы яши алмый – гомере кыска:
Гадел тормыш, матур язмыш – гел хас түгел,
Башы керсә, аяклары булыр тышта.

Яңартуны көтә иман – инде күптән:
Әмер килде әллә кайчан Тәңре-Күктән.
Милләт өчен фида җаннар васыять иткән
Татарларга бердәмләшү вакыты җиткән.
II. Моң
И газиз халкым минем,
Моңыңда тирбәлермен.
Туфрагыңнан аерылмыйча,
Җитмешкә төрләнермен…

Кыйтгаларда балкып чыккан иман нуры
Кайтарды кабат халкыма милли моңын –
Татар рухының Галәмдә берөзлексез
Серләшүен, киң сулышын йөрткән җырын.

Авыр язмыш, сөю-сагыш – моңга сәбәп.
Милли моң – татар кагылган һәр нәрсәдә.
Моңнан туган бөтен аваз – җан түрендә,
Моңга чумган җан иңрәве – саф һәм садә.

Халкын сөйгән бөтен җанда чын рух ята,
Күңел күгендә моңланып таңнар ата.
Моң ургыган чишмәләрнең изге суын
Эчеп үскән һәрбер татар моң тарата.

Тукай моңы, Сәйдәш моңы, Сара моңы… –
Татар моңын илаһи моң иткән моңнар.
Шул даһилар эзе калган һәр сукмакта
Милләтне милләт итүче рух вә моң бар.

Моң – халкымның элгәрдән килгән «варисы»,
Җирен саклап яуда узган чал тарихы,
Шәһит киткән бабаларның, балаларның,
Җимерелгән калаларның нигез рухы.

Халык әгәр Галәмнәрдән иңгән моңны –
Тамырлардан әрнү белән сыкрап чыккан
Авазларның бәгырьләрдә төрләнешен,
Аннан туган гүзәл аһәң тирбәлешен –

Үзәгендә сакламаса, тупаслана:
Хис таркала, аң вә уй гамь юктан тала,
Дөньяга хиссез караучы мондый халык
Назлы тыннан, милли моңнан мәхрүм кала.

Чөнки моң һәр күзәнәккә үтеп керә,
Бөтен җанны эретүче назга төрә.
Анда – Галәм, анда – Җиһан, анда – Инсан,
Анда – иманга илтүче изге Сүрә.

Моң чишмәсе әледән-әле гөрләп тула,
Тик җай алсын, кереп бары милли юлга.
Татар моңы яңа үрләр яулап килә –
Яшьләр чыкты киң мәйданга, сусап моңга!

Агылды моң карурманнар аша үтеп,
Киң далалар һәм дәрьялар буйлап китеп…
Татарны туплый иң әүвәл милли моңнар,
Төптә яткан хәтер йомгакларын сүтеп.

Гавам күңелен иркәләүче моң булганда,
Киләчәге нык өметле милләтемнең.
Яңгырасын татар моңы төрле телдә,
Дәрәҗәсен төшермичә милли телнең.

III. Тел

«И Туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле…»
(Г. Тукай)

Тел, моң, хәтер тарихларда ятса батып,
Хәтерсездә тел ачылмый – зиһен ватык.
Сагышланып, хәсрәтеннән моңайса да,
Уй һәм сүзләр туар бары вакыт-вакыт.

Теле бетсә, милләт үзе – боз өеме:
Эреп ага, милләтнең йөзен югалтып.
Эзен сала инде читләр сузган юлга,
Язмыш сызган үз юлыннан кире кайтып.

Югыйсә бит төркиләрнең кайнар рухы
Күптән сеңгән татарның милли җанына.
Барлык кардәш халыкларның фигылендә
Бөек татар милләте рухы чагыла.

Шуңа бездә бар да уртак, бар да охшаш:
Уртак хәтер, уртак моң һәм нык якын тел.
Бәхәсләрдә, гәптә фикер уртаклыгы –
Саннан төшеп калмас өчен үз телең бел.

Һәрбер чорда телләр ачты йозакларны,
Алып атты читләр корган тозакларны,
Хәтерләргә кереп калып, тарих яза,
Эш-гамәлләр булсын диеп йөз акларлык.

Заманында якын-тирә, күрше халык
Телебезнең көч-гайрәтен торды татып.
Татар теле өстен торды хәйран вакыт –
Тирән суның агымнарын тиз туктатып,
Зур ташларны иң вак кисәкләргә ватып.

Сөйләм теле, язма телләр – тармак тамыр –
Бик күпләргә ачыклады ана йортны,
Безнең эрага кадәр өченче гасыр
Скиф, сарматтан «баш күтәргән» төрки котны.

Тел качырып, кот очырып йөрүче аз –
Ясый алмый милләткә алар инкыйраз.
Халкым теленең көченә бер раслама –
Меңләгән ел элек туган язма мирас.

Үз теленнән ваз кичкәннәр – милли рухсыз,
Милли моңсыз, шуңа йөзе сытык, нурсыз.
Һич борчымас аны халкының язмышы:
Юк аларда рухның телдә чагылышы.

Тел ул – һәртөрле милләтнең нигез ташы,
Моңга сусап йөргәннәргә – чишмә башы,
Хәтергә бушлык, хилафлык китермичә,
Рух һәм иманда яшәткән Ай-Кояшы…

U4IQ_eUWcKY

Комментарий язарга