Фәрид Мифтаховның хатын-кызлар турында карашлары

Тиздән язның иң матур бәйрәме 8март-халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Елның бу көнендә нәфис затларга аерым игътибар күрсәтелә. Алар хөрмәтенә төрле чаралар, бәйгеләр уздырыла. Хатын-кызларыбызга багышланган фондлар үз эшчәнлекләрен аеруча киң җәелдерә.

Әңгәмә корырга ул шәхестән дә кулайрак кеше булмас. “Әнием-Мама” хәйрия фондын 2003 нче елдан  бирле  җитәкләгән танылган татар меценаты, җәмәгать эшлеклесе, автор-башкаручы  Фәрид Фәиз  улы Мифтахов ул!

Г.А: Фәрид Фәизович, әйдәгез әле тормышның бизәге, нуры булган хатын-кызлар турында сөйләшик!

Ф.Ф. Әйдәгез! Хатын-кызларны ни дәрәҗәдә белүем үземә  дә кызык.

Г.А: Сезгэ хатын-кызның кай ягы күбрәк ошый: чибәрлегеме, акылымы, күңел байлыгымы, әллә тәмле итеп пешерә белүеме?

Ф.Ф. Депутатларча җавап бирсәм  ярыймы?

Г.А. Анысы ничек була тагын?

Ф.Ф. Ә сез башта җавапны тыңлагыз, аннары аңларсыз. (Елмая)

Мине  чибәр хатын-кызның кирәкмәгән сораулар бирмичә, бик тәмле ризык пешереп, мине елмаеп каршы алуы әсир итә! (Тагын елмая)

Г.А. Шәп җавап, чыннан да, депутатларча! Депутат дигәннән, Сезгә Дәүсоветта депутат булганда, югары вазыйфадагы  хатын-кызлар белән дә еш аралашырга туры килгәндер…

Ф.Ф. Әлбәттә! Ләкин нинди генә урында утырса да, ул нәфис зат булып кала.

Г.А. Бу депутат  хатын-кызлар ирләр кадәр эшли алмый дияргә теләвегезме?

Ф.Ф. Һич юк! Кеше никадәр югарырак вазыйфаны били, ул шулкадәр үзен җаваплырак саный. Бу очракта  хатын-кызларда без — ир-атларга караганда, сиземләү, сабырлык өстенлек итә диясем килә. Әмма эш, вазыйфа бит гомерлек түгел, һәрнәрсә вакытлыча гына. Мин хатын-кызларның нинди урында утыруына карап аралашмыйм, минем өчен аларның милләтебез, туган телебез, Ватаныбызга, гаиләсенә карата уй-фикерләре кызыклы. Кайчакта депутат хатын-кызларга караганда гади эшчән хатын-кызларыбыз белән әңгәмә кору күпкә йөрәккә якын.

Г.А. Сез соц.челтәрләрдә бик актив. Меңләгән дусларыгызның күбесе-хатын-кызлар. Моны ничек аңлатырга? Бу алар алдында үз бәягезне белү белән бәйлеме? Әллә инде дуслык тәкъдим иткән хатын-кызларны рәнҗетәсе килмәүме?

Ф.Ф. Икесе дә! Күп дуслар иҗатыма гашыйк. Андыйлар белән җырларым, клипларым турында фикер алышу яхшы тәэсир калдыра. Кайберәүләр миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, мин андыйларны да тыңлыйм, кулдан килгән кадәр гозерләрен үтәргә тырышам. Ә бар шундый хатын-кызлар — аларга минем исем, статусым гына кирәк, «Мифтахов та миндә дус булып утыра” дип мактану кирәк. Андыйларга карата фикерем катгый да була ала.

Г.А: Сез яраткан хатын кыз нинди булырга тиеш? Гомумән, сез хисчән кешеме?

Ф.Ф. Ай-яй, сорауларны кабыргасы белән куясыз! Мин яраткан, хөрмәт иткән хатын-кыз — гаиләнең учагын саклаучы Ана, ире өчен бер дигән сөяркә, тормышны алып барырлык дус, киңәшче булырга тиеш.

Мин  хисчән  кеше! Хисчән булмасам, җырлар иҗат итә алыр идеммени? Җыр сүзләрен йөрәк аша кичереп  башкарсаң гына, ул тыңлаучыга барып җитә. Ә клиплар төшергәндә, эмоцияләр чиктән аша: анда сөенәсең дә, күзгә яшьләр дә килә, күңел дә тула, кәеф тә күтәрелә.

Менә “Төшләремә ешрак кер, Әни” клибын төшергәндә, мин гаиләбез альбомыннан әнинең фотоларын карыйм, аңа атап догалар кылам. Күз алдына инде күптән бакыйлыкка күчкән Әни килеп баса. Әниле балачагым, үсмер елларым хәтердә яңара. Монда инде хисләрне тыеп калып булмый да.

90 меңнән артык кеше караган “Бәхет кошы”н төшергәндә, анда хатын-кызларның да катнашуы бер сөендерсә, тамашачының яратып каравы  горурлык хисләре дә уятты.

Г.А: Фәрид Фәизович, гадәттә, ир-атларның күзе сылу, матур киенгән хатын-кызларга төшә. Төрле чараларда, тамашаларда катнашканда, хатын-кызлар даирәсендә сез үзегезне ничек тотасыз?

Ф.Ф. Мин дә  ир кеше ләбаса! Күзләр карар өчен бирелгән! Карыйм, матурлыкка сокланам, кайчак комплиментлар әйтергә булдырам, әмма шуннан артыгына үземә ирек бирмим. Я гашыйк булып куярлар да, йөрәккә авыр булыр (Рәхәтләнеп көлә)

Г.А: Сез — хаҗи кеше. Мөселманча киенгән хатын-кызларга карашыгыз ничек?

Ф.Ф: Эш бит хатын-кызның киемендә генә түгел, минемчә. Гади күлмәк кенә кигән хатын-кызның да күңеле бик саф, бай булырга мөмкин. Ә дин юлындагы хатын-кызларга, әлбәттә, мөселман киеменнән йөрү  урынлы дип саныйм. Мөселман киемнәре күргәзмәләрендә үзем дә катнашканым бар.

Г.А. Сезнең белән иңгә-иң куеп тормыш алып баручы кеше турында да берничә сүз. Наилә ханым 29 ел бергә яшәү дәверендә сездә хыялдагы кешесен тапты дип уйлыйсызмы? Сез шәп ирме?

Ф.Ф. Шәп! Гаиләмне кайгыртам, хатыныма да, балаларыма да бер дигән яшәү шартлары булдырдым, алар белән бергә матур итеп тормышны алып барам, ял вакытларын оештырам, күршегә йөрмим (көлә). Мин аны бәхетле иттем дип уйлыйм. Ләкин шул ук вакытта мин аның үз өстендә дә эшләвен телим.

Хатын-кыз кухарка гына булырга тиеш түгел, ул үзенең интеллекты өчен үзе борчылмаса, рухи яктан үсүдән туктый.

Г.А: Сезнең гаиләдә кем баш?

Ф.Ф. Гаиләне ир-ат алып барырга тиеш дип саныйм. Мин Наиләнең сүзенә колак салсам да, карарны үзем кабул итәм. Аңа минем белән килешергә генә кала.

Г.А: Сезнең өйдә үзгәрешне күбрәк кем ярата: сезме, кызларыгызмы, әллә Наиләме?

Ф.Ф. Күбрәк мин яратамдыр. Кайчак бүлмәләрдәге җиһазларның урыннарын күчерүдән дә тәм табам. Тормыш үзгәреп киткән сыман тоела.

Г.А. Сез көнчеме?

Ф.Ф. Кемгә карата бит?! Әгәр бизнеста, эшендә уңышлы хатын-кыз икән, андыйларга сокланып, ак көнләшү белән  карыйм, «Вәт бу булдыра!” дим. Хатыныма карата ышанычым бар, шуңа бу очракта көнләшү урынсыз.

Г.А. Сез хатын-кызлардан гафу үтенгәнегез бармы? Ул вакытта нинди хисләр кичерәсез?

Ф.Ф. Әгәр катырак әйтеп ташлаган булсам, гафу үтенәм. Мин бит ир кеше, кызып киткән чаклар да була…

Г.А. Хатын кызлар белән мөнәсәбәттә үкенгән чакларыгызны хәтерлисезме?

Ф.Ф. Шундый аралашасы килгән көчле, талантлы хатын-кызлар була… Ләкин инде соң була… Я кайберләре бакыйлыкка күчә, я теләк сүнә… Я: ”Ник теге чакта болай әйттем икән ?” — дип үкенгән  дә бар. Беркем дә хаталардан хали түгел, кылган гамәлләр хакында уйлап, төзәлеп була, без кешеләр хайваннан шуның белән аерылабыз ич!

Г.А: Фәрид Фәизович,сез матди яктан аягында нык басып торучы ир-ат! Хатыныгызга сез бүләк иткән иң кыйммәтле бүләк нәрсә?

Ф.Ф. Элек әйткәннәр бит: ”Кеше юрганына карап аягын суза” дип. Гаиләмдәге хатын-кызларымны сөендерерлек бүләкләр еш алам. Неллига (Наиләгә) кызыбыз тугач, бриллиант  кашлы йөзек алган идем. Машина, туннар… — аларны инде исәпкә алмыйм.

Г.А. Бер әңгәмә вакытында: ”23 февральгә ике урынлы самолетта очарга сертификат бүләк иттеләр менә. Әле очмаган… Нәрсә белән кызыксынганны, нәрсә кирәген чамалый алар. «Очып карарга иде бер!» дигән хыялым чыннан да бар иде!” дигәнегез истә. Быел “Бәхет кошы” дигән клип төшергәндә, үзегез дә самолетта очтыгыз! Кадерлеләрегез бүләге чынга ашкан, димәк?!

Ф.Ф. Әйе, кызык, рәхәт булды.

Г.А. Хатын-кыз ул тукталыш (остановка) сыман. Аның янында туктарга да, туктамыйча гына узып китәргә дә мөмкин. Сезнең тормышта һич тә тукалмыйча китү мөмкин булмаган хатын–кызлар очрадымы?

Ф.Ф. Әйе! Шундыйларның берсе дип 48 мәктәптә озак еллар укыткан сыйныф җитәкчем Асия Солтановна Рафикованы саныйм. Аның белән аралашу мине мәктәпне яратырга өйрәтте.

Г.А.Гаиләдә кем күбрәк яратырга тиеш дип саныйсыз?

Ф.Ф. Минемчә, хатын-кыз ир-атны күбрәк яратса, мондый гаилә тотрыклырак була бугай. Хатынның ирен яратуы ризык әзерләгәндә дә, балалар тәрбияләгәндә дә чагылмый калмый. Яратса, ире белән барлык  авырлыкларны кичәргә дә әзер ул. Кичеп тә чыга.

Г.А. Сезнең өчен идеаль хатын-кызлар бармы?

Ф.Ф. Беркем дә  бар яктан камиль була алмый. Кемдер ямьсез, әмма бик акыллы булрга мөмкин, яки киресенчә. Идеаль кеше булмый.

Г.А. Фәрид Фәизович! Сезнең  өчен иң  гүзәл кешене беләсе килә бит инде! Кем ул?

Ф.Ф. Бу сорауга мин Һади Такташ шигыре белән җавап бирсәм ярыймы:

Ана — бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга?!

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке — Ана булуда.

Баласына Ана кеше бервакытта да хыянәт итми, баласының ничә яшендә булуы аңа мөһим түгел, ул аны бишектә чакта да, баласы олыгаеп беткәч тә бер төрле ярата. Ә Әниләр мәхәббәтенә бары тик олы, керсез, гомерлек мәхәббәт белән генә җавап бирергә мөмкин!

Г.А. Ачык күңелегез, килешле җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Ф.Ф. Ә мин үз чиратымда барлык хатын-кызларыбызны язның иң күркәм бәйрәме  8 март белән котлыйм. Яратып һәм яратылып яшәгез, гүзәл затларыбыз!

1

Әңгәмәне Гөлнур Айзат оештырды

Комментарий язарга